АКШ демократлары Русия президенты Путинга каршы чикләүләр әзерләгән 

Ак йорт демократларның канун өлгесен хуплаган. Чикләүләр Мәскәү Украинага һөҗүм иткән очракта гамәлгә керәчәк диелә.  

АКШта сенатор-демократлар, Мәскәү Украина җирләренә бәреп кергән очракта, Русия президенты Владимир Путинга каршы гамәлгә кертеләчәк санкцияләр җыелмасы әзерләгән. Бу хакта The Washington Post яза. Газета мәгълүматына күрә, Ак йорт демократларның канун өлгесен хуплаган.

Украина белән бәйле низаг киеренкеләшкән очракта Русияга карата АКШның чикләүләре турындагы тагын бер канун өлгесен сенатор-республикачылар әзерләгән.

Документ Балтыйк диңгезе төбеннән Русиядән Германиягә узучы "Төньяк агым – 2" газүткәргече проектына кагыла. Президент Джо Байден хакимияте алданрак "Төньяк агым – 2"гә каршы санкцияләрдән баш тарткан иде. Вашингтон мондый гамәлләр АКШның беректәшләре белән мөнәсәбәтләрен өзәргә мөмкин дип шикләнә.

Чикләүләргә кагылышлы тавыш бирүләр АКШ Сенатында 14 гыйнварга кадәр узарга тиеш.

"Төньяк агым – 2" газүткәргече төзелеп беткән, әмма кулланылышка кертелмәгән. Хәзерге вакытта аны сертификацияләү эше бара, моңа әлегә хәл ителмәгән юридик мәсьәләләр комачаулый.

Кушма штатлар, Украина һәм Европа берлегенең кайбер илләре проектны тормышка ашыруга каршы чыга. Байден хакимияте Германия белән мөнәсәбәтләрне киеренке итмәү өчен газүткәргечкә турыдан-туры кагыла торган санкцияләрдән тыелырга булды.

Русия, Германия, Австрия һәм газүткәргеч төзелешендәге башка катнашучылар проектның бары тик икътисади сыйфатка гына ия булуын белдерә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!