Башкортстанда 100 яшьлек ветеранны үтерүчеләрне прокурор 25әр елга ирекләреннән мәхрүм итүне сорый 

2020 елның июлендә Башкортстанның Кыйгы районында ялгыз яшәүче ветеран Иван Несмеяновны үтерүләре һәм зур күләмдәге җыелып куелган акчасын урлаулары хәбәр ителгән иде.  

13 гыйнварда Башкортстанның Югары мәхкәмәсендә, Икенче бөтендөнья сугышының 100 яшьлек ветеранын үтерү турындагы җинаять эше нигезендә тарафларның фикер алышулары узган. Бу хакта республика прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җинаятьне кылуда шикләнелүче ике ир "талау" һәм "үтерү" маддәләре нигезендә гаепләнә.

Тикшерү фаразларына күрә, гаепләнүчеләр Башкортстанның Кыйгы районында ялгыз яшәүче 100 яшьлек ветеранның җыелып куелган акчасы барлыгын белгән.

Шикләнелүчеләр 2020 елның июлендә төнлә исерек килеш ветеранның өенә кергән, аны бәйләп куйганнар һәм акчаларын бирүне таләп итеп, каты гына кыйнаганнар, дип саный тикшерү.

Газаплаулардан соң ветеран 2,4 миллион сумнан артык акчасын биргән, шикләнелүчеләр бу акчаларны тигез итеп бүлешкән диелә.

Күпсанлы сынулар, бәрелүләр, муенындагы һәм уң як беләгендәге киселгән яралар аркасында ветеран урында үлгән.

Дәүләт гаепләүчесе мәхкәмәгә гаепләнүчеләрнең һәрберсенә 25 ел кырыс тәртипле колония бирүне һәм азат ителгәннән соң ирекләрен ике елга чикләүне тәкъдим иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!