"КАМАЗ-мастер" "Дакар" ярышларында 11 ел эчендә иң яхшы нәтиҗәләр белән җиңде

Архив фотосы

Беренче дүрт урынны Русия такымы алган. Җиңүчеләрне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

Русиянең Дмитрий Сотников җитәкчелегендәге "КАМАЗ-Мастер" такымы экипажы, йөк машиналары арасында "Дакар" раллиенда икенче тапкыр рәттән җиңү яулаган. 2011 елдан башлап беренче мәртәбә алдынгы дүрт урынны Русия такымы алган.

Ралли-марафон Согуд Гарәбстанында узды һәм 14 гыйнварда Җиддә шәһәрендә төгәлләнде.

Ярышта катнашучылар йомгаклау өлешендә 164 километр озынлыктагы махсус юлны узган. Беренче булып финишка Дмитрий Сотников килгән, икенче булып - Big Shock Racing-тан Мартин Мацик, ә аның артыннан "КАМАЗ-мастер" узышчысы Эдуард Николаев һәм Андрей Каргинов. Антон Шибалов финишка алтынчы булып килгән.

Ярыш нәтиҗәләренә күрә, беренче дүрт урынны "КАМАЗ-мастер" узышчылары алган: Сотников - беренче, Николаев- икенче, Шибалов - өченче, Каргинов – дүртенче урында.

"КАМАЗ-мастер" ярышчылары "Дакар"да алтынчы тапкыр рәттән җиңде. Сотников "Дакар"да 2021 елда җиңгән иде. 2017 һәм 2019 елларда ул ралли-марафонда икенче урыннарны алды.

"Дакар-2022"дә җиңгән "КАМАЗ-Мастер" такымын Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та котлады.

"Бу- искиткеч триумф һәм бөтен КАМАЗ дружинасының югары осталыгына, дөньяда тиңнәре булмаган Татарстан мустангларының бәхәссез өстенлекләренә - ачык дәлил", дип белдерде президент.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!