— Безнең торак-коммунал хезмәтләр тармагында бик күп проблемнар җыелды, — дип белдерде чара башында "СтопБашРТС" хәрәкәте координаторы Алберт Рәхмәтуллин. — Шәһәрнең Орджоникидзе районында дистәләрчә йорт кайнар сусыз утыра. Идарә ширкәтләре аларның хуҗаларын җыеп, ул йортларны хезмәтләндерү өчен күбрәк түләүне таләп итә башлады. Алар, безнең сорауларга җавап биреп, янәсе акчалары булмавын, урам җыештыручыларның хезмәт хакын күтәрергә кирәклеген белдерә. Ә торак-коммунал хезмәтләре бәяләре гел арта бара, җәен тагын арттырачаклар.
Рәхмәтуллин әйтүенчә, ике ел элек "СтопБашРТС" хәрәкәтенең күпчелек активистлары пенсионерлар, инвалидлар һәм күп балалы гаилә әгъзалары булса, хәзер аңа урта керемле кешеләр, шул исәптән кече һәм урта бизнес вәкилләре дә кушыла.
Эшмәкәрләр дә торак-коммунал хезмәтләре бәяләрен тиешенчә түли алмый башлады
— Инде хәзер эшмәкәрләр дә торак-коммунал хезмәтләре бәяләрен тиешенчә түли алмый башлады, чөнки башка бөтен нәрсәләр дә кыйбатлана — азык-төлек, көнкүреш куллану әйберләре, ягулык… Халыкның социаль яктан якланмаган катлавы турында ни әйтергә кала? Гомумән, кешеләр торак-коммунал хезмәтләр өчен түли алмаслык чиккә җитте, ә аларның бәяләрен тагын да күтәрү түләми башлауга китерәчәк. Ресурслар белән тәэмин итүче ширкәтләр алдында инде хәзер үк миллиардларча сум бурыч җыелган, — диде Рәхмәтуллин.
БУ ТЕМАГА: "Бәяләр арту Башкортстанда да социаль шартлауга китерә ала"Җыен ахырында кабул ителгән резолюциядә шундый таләпләр бар:
- Торак-коммунал хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр киртәсен 20 проценттан 10 процентка төшерү;
- Барлык торак-коммунал хезмәтләр тарифларын туңдыру;
- Пенсионерларга айлык өстәмә түләүләрне 20 мең сумга җиткерергә;
- Кешеләрнең бу хезмәтләр өчен 3 елдан элек җыелган бурычларын сызып ташларга.
- Җылылык һәм кайнар су тарифларын 40 процентка төшерергә.
- Соңгы 3 елда җылылык өчен артыгын түләгән акчаларны кире кайтарырга.
Чарада катнашкан активистлар шулай ук Уфа мэры Сергей Грековның һәм Андрей Назаров җитәкчелегендәге республика хөкүмәтенең вазифаларыннан китүен таләп итте. Торак-коммунал хезмәтләр тармагындагы бүгенге авыр вазгыять өчен нәкъ менә алар гаепле дип белдерелде. Уфа шәһәр шурасыннан һәм Башкортстан парламентыннан "үз эшләрен канәгатьләндерерлек түгел дип тану һәм үз-үзләрен тарату" таләп ителде.
Резолюциядә "Башкорт генерация ширкәте" һәм "Башкорт тарату җылылык ширкәте"н (БашРТС) дәүләт карамагына күчерү кирәклеге турындага элекке таләпләр дә бар.
Алберт Рәхмәтуллин әйтүенчә, бу резолюция Русия президенты Владимир Путинга, Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка, Башкортстан Дәүләт җыелышына һәм Уфа шәһәр шурасына юллана.
Җыен ахырында Рәхмәтуллин 5 февральдә Уфа Конгресс-һоллы каршында әлеге таләпләр белән "Кулга-кул тотыныйк, дуслар" исемле флешмоб уздырылачагын игълан итте.
БУ ТЕМАГА: Халыкның кереме кими. Уфаны бет базары бастыКүптән түгел Азатлык белән әңгәмәдә Рәхмәтуллин республикадагы хезмәт хаклары Казакъстандагы белән бер дәрәҗәдә булганда башкортстаннарның сыекландырылган газ һәм торак-коммунал хезмәтләре өчен андагыдан өч мәртәбә күбрәк түләп килүен белдергән иде. Аның әйтүенчә, бу әлеге тармакларның Башкортстаннан читтәгеләр контролендә булуы белән бәйле һәм республика хакимиятә бәяләрне төшерү өчен аларга каршы чыгарга курка.
Радий Хәбиров федераль дәрәҗәгә чыгып, дәүләт олигархлар структураларының аппетитын киметү мәсьәләсен күтәрә алмый
— Республика җитәкчелеге ул юлдан барырга курка. Мәсәлән, безне җылылык белән тәэмин итүче БашРТС — җылылык һәм электр энергиясе җитештерүче Башкорт генерация ширкәтенең кече ширкәте. Ә Башкорт генерация ширкәтенең хуҗасы — "ИнтерРАО". Ә "ИнтерРАО"ның хуҗалары олигархлар, Путинның дуслары Игорь Сечин һәм Борис Ковальчук. Әлбәттә, Радий Хәбиров федераль дәрәҗәгә чыгып, дәүләт олигархлар структураларының аппетитын киметү мәсьәләсен күтәрә алмый. Алар 2013 елда җылылык-энергетика комплексыбызны кулларына төшергәннән соң мөмкин булган барлык юллар аша үз керемнәрен арттыру турында гына уйлый, — диде Рәхмәтуллин Азатлыкка.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!