Бу юк ителгән һәйкәл урыны өчен көрәш инде берничә ел дәвам итә. Шәһәр хакимияте бу урынның тарихи урын булганын белә торып аны берничә төзелеш ширкәтенә бирә алмагач, хәзер өч кешегә хосусый төзелеш өчен биргән. Хакимият моны кырымтатарларның тарихи һәйкәлләрен, хәтта аларның җир астында калган эзләрен дә юк итү өчен эшли, ди активистлар. Кырымтатар тарихының тагын бер һәйкәле мәңгелеккә югалырга мөмкин дип борчыла алар. Галимнәр фикеренчә, бу урта гасыр комплексы Кырым ханлыгында ханнан соң дәрәҗәсе белән икенче кеше булган Калга-солтан сарае эзләре. Кырым башкаласындагы Воровский урамындагы бушлыкка соңгы 30 елда кем генә дәгъва итмәде. Эре төзелеш ширкәтләре биредә сәүдә-күңел ачу комплексы, элиталы торак кварталы, супермаркет һәм тагын әллә нәрсәләр төзергә теләде.
70нче еллар ахырында сыра заводы урынында сарайның кайчан сүтелгән булуын чамаладылар, аның урнашу урыны турында фаразлар әйтелде, әмма төгәл мәгълүмат җитмәде. 2017 елда тарихчылар сигез буш урында археологик тикшерү үткәрде. Казынулар нәтиҗәсендә үзенчәлекле кладка, төзелеш керамикасы, чишмәгә салынган керамик суүткәргеч, фарфор һәм пыяла савыт-саба ватыклары, тәмәке трубкасы, Кырым ханнары исемнәре язылган тәңкәләр кебек мөһим әйберләр табылды.
Әлеге территория Кырым республикасының мәдәни мирасны саклау дәүләт комитеты тарафыннан археология һәйкәлләре реестрына кертелде һәм дәүләт тарафыннан саклауга алынды. Шулай итеп, бу территориядә нинди дә булса төзелеш эшләрен алып бару катгый тыела. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр хакимияте анда теләсә нинди төзелеш эшләрен тыю турында карар чыгарган һәм мәхкәмәгә мөрәҗәгать иткән. Мәхкәмә Кырым төзелеш министрлыгының бу җир кишәрлегендә капиталь корылмалар төзү тыела дигән хатына нигезләнеп, бу мөрәҗәгатьне канәгатьләндергән, ләкин Кырым хакимияте үзенең карары белән бу җир кишәрлегенең чикләрен үзгәртеп, аны саклау зонасыннан чыгарган. Хосусый йорт төзелешенә юл шулай итеп ачылган.
Калга-солтан сарае урынында төзелеш алып барган җир хуҗасы Орест Шаярлиевнең казыну эшләре алып барган Эмиль Сейдалиевны гаепләп "мин сине электр урындыкка утыртырга тырышырмын, тәңкәләрне монда син ыргыттың" дип кычкыруы видеога да элеккән иде.
Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте исә бөтен территорияне саклау зонасына кертүне таләп итә. "Чикләр бөтен территорияне максималь колачларга тиеш. Без Калга-солтан комплексы территориясе хәзерге вакыттагы юлдан һәм парктан читкәрәк җәелүен тарихи документлардан беләбез. Шуңа күрә саклау зонасына бөтен территорияне кертергә кирәк", - дип ассызыклады мөфти урынбасары Айдер Исмаилов. Кырым мөселманнарының Диния нәзарәте матбугат хезмәте тарихи җирлек территориясендә хосусый төзелеш өчен җир бүленгәнен прокуратура тикшерәчәген хәбәр итте.
Кырымтатар җәмәгатьчелеге әле генә табылган бу һәйкәлне өйрәнеп тә өлгермәгән чакта, анда инде төзелешкә мөмкинлек биргәннәренә каршы чыга һәм сарайны тарихи чыганакларда тасвирланганча торгызырга мөмкин дип саный.
Кырымның милләтләр эшләре дәүләт комитеты рәисе Айдар Типпа, хәзер без бар көчебез белән төзелеш бармаган урынны саклап калу өчен эш алып барырга мәҗбүр, югыйсә аны да югалта алабыз, дип белдерде.
Шуны әйтергә кирәк, хосусый төзелеш өчен җир тарихи урынның иң алдында аерылган. Димәк, монда төзеләчәк йортлар Калга-солтан сарае урынын тулаем ябарга мөмкин. Бу очракта әлеге урын үзенең тарихи йөзен югалтачак.
"Минемчә, Акмәчет шәһәре хакимияте әлеге ике җир кишәрлеге хуҗаларына компромисс сыйфатында башка урында җир тәкъдим итә алыр иде", дип саный Кырым мәдәният министрының һәйкәлләрне саклау өчен җаваплы урынбасары Андрей Ростенко.
Шул ук вакытта һәйкәлләрне саклау белгечләре үзләре карарны озакка сузып, бәхәсле урында йортлар сафка басканын көтсә, аларны сүтү мөмкин булмаячагын таный.
Шуны да әйтергә кирәк, 2014 елдан соң кырымтатарлар аларга Украина чорындагы шәһәр хакимияте җир аерырга вәгъдә иткән буш урыннарда йортлар төзи башлаган мәлдә Русия Кырымны аннексияләгәннән соң, хакимият Акмәчеттә кырымтатарларның төзелеп беткән йөзләрчә йортын "канунсыз төзелде" дип бульдозерлар белән җимерде. Калга-солтан тарихи урынында исә шул ук хакимият канун бозулар белән җир аера, җәмәгатьчелек фикерен санга да сукмый, төзелешкә юл куя.
Активист Тимур Шабутов, без бер төркем яшьләр дистә ел бу мәсьәләне күзәтеп, өйрәнеп киләбез. 2008 елда "Гринвуд" һәм башка ширкәтләр Калга-солтан сарае җирендә торак йортлар төзәргә җыенуын белгәч, алар белән очрашып, моның тарихи урын булганын, монда төзергә ярамаганын аңлаткач, алар бу җирдән ваз кичергә булды, диде.
— 2012 елда монда күңел ачу үзәге төзергә җыендылар. Без алар белән дә сөйләштек, аннары шәһәр хакимияте боз сараен төзү өчен җирне аеру хакында карар чыгарды. Без, яшьләр, мөфтият белән бергә, ул вакыттагы Акмәчет шәһәр мэры Виктор Агеев белән очраштык. Моннан соң бу карар бетерелде. Ә менә 2014 елда бу җирне инде хосусый йорт төзелеше өчен аерганнары мәгълүм булды. Анда өч җир кишәрлеге хосусый йорт төзелеше һәм тагын бер өлеше коммерция корылмалары өчен аерылган. Без хосусый йорт төзелеше өчен аерылган җирдә кечкенә чиркәү калкып чыкканына шаккаттык. Бездә бу төзелешне башлаган кешене өстән кемдер җитәкләп бара дигән фикер туды. Ул төзелешне башлаганда, без бу урын тарихи урын, төзергә ярамый дигәнгә, ул тупас рәвештә "мин бу урын өчен 100 мең доллар түләдем" дип кычкыра башлады. Без, төзелешне туктат, сарыф ителгән акчаңны туплап кайтарырбыз дигәч, ул уйланып калды, вакыт узгач тагын кузгалып китте. Минемчә, аңа кемдер ниндидер өмет бирә, читтән ничектер тәэсир итеп, киеренкелек тудырырга маташучылар бар кебек тоела.
Икенчедән, төзелешнең максаты инде хосусый йорт, кибет һәм кунакханә комплексы дип үзгәртелгән. Бу үзгәртүләр ничектер бик җиңел бирелә аңа. Кешеләр шәһәрнең бер читендә җир ала алмыйлар, ә монда шәһәр үзәгендә, тарихи урында җиңел генә җир аерылган. Ә бит аңа аерылган җирдә сарайның нигезләре, идән плиталары табылганын ул казынулар вактында үзе күрде. Аның артында кемдер тора...
БУ ТЕМАГА: Мәскәү Кырымны борынгы урыс җире итеп күрсәтү тырышлыгын дәвам итәШуны да әйтергә кирәк, төзүче чиркәү төзелешенә митрополит имзасы белән фатиха биргән ниндидер кәгәзьләр дә күрсәткән була. Ә Кырым православ епархиясенең матбугат үзәге Акмәчеттә Воровский урамында төзелгән чиркәүгә бернинди катнашы булмады, епархиянең моңа фатихасы булмады, дип хәбәр итте. Кем хаклы монда һәм кем хаксыз икәне сер булып кала, ләкин Калга-солтан сараенда Миңлегәрәй төзегән мәчет урынында хәзер кечкенә чиркәү - часовня төзелде. Кырымтатар активистлары моны динара низагка юл ачкан провокация дип саный.
АQAYLAF блогы модераторы Шериф Османов, Калга-солтан сарае урыны мәсәләсендә миндә рәсми булмаган мәгълүматка күрә бу кеше артында аны яклаган сәяси көчләр тора, ди.
— Минем канунсыз төзелешне алып барган кешегә түгел, ә җирле хакимияткә сорауым бар. Бу урынны хакимият сакларга тиеш. Без нинди зур, көчле дәүләтнең варислары, тәхеткә ханнарны утырткан илебез булганын күрәбез, ә хәзер безнең тарихи урында ниндидер аңлашылмаган төзүче белән сөйләшү дәрәҗәсенә төштек. Бу урын хакимиятнең милке түгел, ул халыкның тарихи урыны. Без манипуляцияләргә юл бирмәскә тиешбез. Әгәр дә безнең буын канун нигезендә бу объектны яклап калмаса, монда ниндидер коммерция үзәге төзелсә, киләчәк буыннарыбыз безгә моны гафу итмәс, минем улым моны миңа гафу итмәс. Өч гасырдан артык яшәгән дәүләтнең тарихын кемдер яшермәкче буламы? Безнең стратегик вазифабыз — Акмәчетнең үзәгендә урнашкан бу энҗене саклап калу.
Кырымтатар яшьләре "Калга-солтанны саклыйк" дигән флешмоблар оештыра башлады.
Калга-солтан сарае җирендә археологик казынулар алып барган тарих фәннәре кандидаты Эмиль Сейдалиев, үз тарихын белмәгән, аны өйрәнмәгән, сакламаган халыкның киләчәге юк, ди.
— Бу сарай Кырым ханы "урынбасары" калга-солтанныкы. Кырым ханы тәхеттән төшерелгән яки үлгән очракта калга-солтан хан булып калу хокукына ия булган. Калга-солтан — Кырым ханлыгында икенче кеше. Өстәвенә, ул гаскәр башлыгы булган.
Кырым ханлыгы кинәт кенә барлыкка килми һәм каядыр эзсез юкка чыкмый. Бу Кырымда һәм Көнчыгыш Европада гына түгел, ә тагын да зуррак җирлектә барган җитди сәяси процесслар белән бәйле булган. Кырым ханнары үзләрен Алтын Урданың варислары итеп хис иткән. Ә Алтын Урда җирләре Дунайдан алып бүгенге Казакъстан җирләренә кадәр сузылган булган.
Калга-солтан сараеның кырымтатар тарихы өчен әһәмияте бәяләп бетергесез дип саный филология фәннәре кандидаты, Кырымтатар теле, әдәбияты, тарихы һәм мәдәнияте фәнни-тикшеренү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Нариман Абдульвапов.
— Минемчә, хакимият вазгыятьне аңлатырга тиеш. Монда ниндидер вакуум бар. Кеше төзи, кешеләр ачулана. Бу гадәттән тыш мөһим объект булуы турында сөйләргә дә туры килми. Дистәләрчә еллар буена бу изге урын дип берәү дә аңа тимәде. Акмәчеттә кырымтатарлар белән бәйле урыннар болай да күп түгел. Ярар, Кебир җәмигъ бар һәм 19нчы гасырдан калган 5 мәчет, вәссәлам.
БУ ТЕМАГА: Кырымтатарларның яшерелгән тарихын яңа табылган кабер ташлары ачаКырым ханлыгы тарихы - Көнчыгыш Европаның, аннан да зуррак географиянең мөһим бер өлеше. Ханлыкның 330 ел яшәгәне аның көче, яшәү сәләте турында сөйли. Безнең өчен проблем шунда ки, хәзерге вакытта Кырымда Кырым ханлыгы тарихы азчылык тарихы булып тора. Кызганычка каршы, Кырымда яшәүче күпчелек халык бу тарихны үз тарихы дип санамый. Кырым ханлыгының тарихы җитәрлек дәрәҗәдә матбугатта, мәгариф өлкәсендә юк дип әйтергә була.
Хәзерге Кырымда, Акмәчеттә генә түгел, Кырымның башка урыннарында да, иске мөселман зиратлары булган урыннарда төзелешләр бара.
Алушта янындагы Шума (Верхняя Кутузовка), Корьбек (Изобильное) авылларында иске мөселман зиратлар өстендә хосусый йортлар төзелеше бара. Төзелеш урынында кеше сөякләре, гарәп язулары булган җимерелгән кабер ташлары ята. Кизләүдә иске мөселман зираты урнашкан урында мәктәп, берничә бина инде күптән тора, хәзер монда шугалак төзергә җыеналар.
Никита бистәсендә (Ялта) депортациягә кадәр зират урнашкан территориядә 3 җир участогы төзелеш өчен бирелгән. Бу ата-бабалары бу урында җирләнгән Никитадан чыккан кешеләрнең ачуын чыгара.
Бакчасарай районы Багатыр авылында фельдшер-акушерлык пункты ноктасын мөселман зираты урынында төзергә җыенганнар, ләкин бер кырымтатар аңа караган хосусый җиренең бер өлешен фельдшер-акушерлык пункты өчен биреп зиратны төзелештән коткарган. Ак-Монай авылында зираттан газ торбалары узган. Аян авылында иске мөселман зиратында кара археологлар каберләрне җимерәләр. Шумхай (Заречное) авылыннан узачак Таврида юлының бер өлеше бу зираттан узар дип куркалар. Иске Кырымда зират өстендә стадион төзергә җыеналар.
БУ ТЕМАГА: "Кырымтатарларның чын тарихын язарга тырышабыз"
Калга-солтан сараенда, иске мөселман зиратларында җәелә барган төзелешләр бер үзәктән чыккан өндәүләр нигезендә сәяси максатлар белән системлы рәвештә башкарыла дигән хис туа. Кырымда тарихи кырымтатар һәйкәлләрен аяусыз рәвештә бетерү монда гасырлар буе яшәгән халыкның борыңгы эзләрен бетерүгә тиң җинаять дияргә була. 1783 елда Кырым ханлыгы яулап алынган соң, патшабикәнең "Кырым - кырымтатарларсыз" дигән сәясәте бүгенге көндә дә кулланылышта булганы күренә.
Украин мәдәният министрлыгы бу уңайдан халыкара оешмаларга мөрәҗәгать итеп Русия археологларының Кырымда канунсыз казынуларына реакция белдерүләрен сорады.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!