Уйгыр мәсьәләсе аркасында бойкот һәм чит ил журналистларына мөнәсәбәт. Пекин Олимпиадасы гаугалары

OLYMPICS-2022/

Уйгырларны җәберләү Пекин Олимпиадасына ничек тәэсир итте, уеннар вакытында ковид таралмасын өчен оештыручылар нишли, Кытайда чил ил журналистларына нинди мөнәсәбәт күзәтелә? Азатлык Пекин Олимпия уеннары тирәсендә төп гаугаларны барлады.

4-20 февраль көннәрендә Пекинда 24нче кышкы Олимпия уеннары уза. Кытай башкаларсы бу хокукны 2015 елда яулаган һәм уеннар башланганчы ук тарихка кереп калган: моңарчы һәм җәйге, һәм кышкы Олимпиаданы кабул иткән шәһәр булмаган. 2008 елда узган Олимпиададан шактый инфраструктура сакланып калган, бу уеннарны үткәрергә шактый ярдәм итә.

Олимпия уеннарында 92 илдән 3 меңгә якын спортчы катнаша. Уеннар башланганчы ук алар тирәсендә җәнҗал һәм гаугалар күп булган. Моңа Кытайдагы кеше хокукларының хәле, уйгыр һәм башка мөселман халыкларны җәберләү, коронавирус пандемиясе аркасында кырыс шартлар һәм башка вакыйгалар тәэсир ясый.

БУ ТЕМАГА: Пекин Олимпиадасында татар спортчылары

Азатлык быелгы Олимпия уеннары тирәсендә күтәрелгән иң мөһим һәм шау-шулы гаугаларны барлый.

ДИПЛОМАТИК БОЙКОТ

Беренче булып Пекиндагы Олимпия уеннарына "сәяси бойкот"ны (аны "дипломатик бойкот" дип тә атыйлар) АКШ игълан итте. Моның сәбәбе булып Кытайда кеше хокукларын даими рәвештә бозу тора. 2021 елның декабрендә Ак йорт сүзчесе Джен Псаки бойкот карарын Кытайда уйгыр һәм башка мөселман азчылык халыкларын җәберләү белән аңлатты, "кеше хокукларын яклау американнарның ДНКсында бар", диде ул.

Сәяси бойкот спортчыларның уеннарда катнашуына йогынты ясамый, ул илнең сәясәтчеләренең уеннарга килмәвен аңлата. Бу төр протест чарасына унга якын ил кушылды: Австралия, Канада, Британия, Япония, Эстония, Латвия, Швеция, Нидерланд, Дания. Бу ил спортчылары уеннарда актив катнаша.

Рәсми Пекин бу карарны җиңел кабул итмәде, бу бойкот спортта битарафлык принцибын боза дип белдерде. Уйгырларны һәм башка мөселман халыкларын җәберләү гаебен Кытай, гадәттәгечә, кире кага, алар "ялган һәм имеш-мимешләргә нигезләнә" дип белдерә. Кытай бойкот белдергән илләргә карата җавап чаралары булачак дип белдерде, нинди чаралар икәне әйтелмәде.

Русия дә сәяси бойкотны ошатмады, "Олимпия уеннары сәясәттән азат булырга тиеш" диде. Русия президенты исә, гомумән, сәяси бойкотны АКШның Кытайны үсештән тоткарлап калу омтылышы белән аңлатты.

Дилнигәр Илһамҗан сулда

Сүз уңаеннан, Олимпия уеннары ачылышында Олимпия утын тотучылар арасында уйгыр спортчысы Дилнигәр Илһамҗан да булган. Хокук яклаучылар һәм халыкара оешмалар моны "сәяси пропаганда" дип атады. "Бу шаккатыра, геноцид дәвам иткән вакытта уйгыр спортчысын шул рәвешле әдәпсез куллану. Бу Кытай хакимиятенең хәбәре: без сезне контроль итәбез һәм без теләгән нәрсә эшлибез, моның өчен безгә җавап тотасы булмаячак", дип белдерде Guardian басмасына Халыкара уйгыр конгрессы вәкиле Зумретай Аркин. Кытай бу гаепләүләрне кире какты.

Белгечләр фикеренчә, сәяси бойкотта икътисади яктан көчле илләр генә катнаша, чөнки башка илләр Кытайга икътисади яктан бәйле. Азия һәм Африка илләре Кытай икътисадын экспорт һәм инвестицияләр чыганагы өчен алыштыргысыз дип күрә. Кытай белән каршылыклары булган Малайзия, Вьетнам, Филиппин, Көньяк Корея кебек илләр рәсми яктан бойкот кебек чаралардан ерак торырга тырыша.

КЫРЫС КОВИД КАГЫЙДӘЛӘРЕ

Sports.ru басмасы әлеге Олимпия уеннарын "Олимпиада-паранойя" дип атады. Кытайлар Токиодагы Олимпиада шартларын караган да, кагыйдәләрне кырысрак ясарбыз дип уйлаганнар, ахырысы, дип яза басма журналистлары. Сәбәбе – ковидка каршы моңарчы күрелмәгән чаралар.

Пекин һава аланы хезмәткәрләре Олимпиада кунакларын каршы ала

Олимпиада турында язарга килгән журналистлардан ковид-тестны очкычтан чыгуга ук алганнар. Кунакханәдә алардан паспорт һәм аккредитация таныклыгын тартып алганнар, аларны анализ нәтиҗәләре әзер булгач кына биргәннәр.

Журналистлардан да, спортчылардан да тестны көн саен алалар. Гомумән, чарада катнашучылар барысы да халыкта "куык" дип аталган территориядән чыга алмый. Шулай итеп, журналистларның да хәрәкәт итүе чикле, спортчылар да кунакханәдән чыга алмый. Журналистлар да, спортчылар да бу шартларга шактый зарлана. Чит ил җанатарларының Олимпия уеннарына кертелмәвен әйтеп тә узу артык булыр кебек.

ЖУРНАЛИСТЛАРГА МӨНӘСӘБӘТ

Олимпиада башлануга ук кайбер журналистлар тискәре мөнәсәбәткә зарлана башлады. Иң гаугалы вакыйга Нидерланд журналисты Шёрд ден Дааска бәйле. Журналист урамда туры эфирда NOS Нидерланд телеканалы өчен тапшыру алып барганда, аның янына "Иминлек хезмәте волонтеры" сакчысы килеп, кычкыра башлаган. Журналист туры эфирын дәвам итәргә тырышса да, сакчы аны кулыннан тотып, камерадан ераграк этә башлады.

Шуннан соң камера алдында башка сакчы барлыкка килеп, операторга төшерергә мөмкинлек бирмәскә тырышты, дип яза Insider. "Кызганычка, бу Кытайдагы журналистларның көндәлек чынбарлыгына әйләнә бара. Журналистның хәле яхшы, ул сөйләвен берничә минуттан дәвам итә алды", дип язып чыкты телеканал.

NOS телеканалының баш мөхәррире Марсель Желауф исә бу вакыйганы Кытайда чит ил матбугатына мөнәсәбәтнең иллюстрациясе дип атады. Шёрд еш кына Кытайда журналистларга эшләргә авыр дип сөйләде һәм күрсәтте, диде ул.

"Columbia Journalism Review" басмасы язганча, кайбер чит ил журналистлары үз кесә телефоннарын өйләрендә калдырып, Кытайда вакытлы телефоннарны куллана. Журналистлар Кытай аларның эшчәнлеген күзәтә ала дип борчыла, дип аңлата басма.

Халыкара "Журналистларны яклау комитеты" (The Committee to Protect Journalists) оешмасы да Олимпия уеннарында эшләүче журналистларга охшаш киңәшләр бирә. Журналистларга Пекинда эшләү вакытында вакытлыча яңа почта адресын булдырырга киңәш ителә. Моннан тыш өйләренә кайтканнан соң җиһазларны ташларга кирәк, дигән киңәш бирелә.

КАНАДА-РУСИЯ СПОРТЧЫЛАРЫ ОЧРАШУЫ

Коронавирус аркасында ике илнең спорт такымнары арасында да кечкенә низаг булып алган. 7 февраль көнне хоккейдан Канада һәм Русия хатын-кызлар такымнарының ярышы бер сәгатьләп соңарып башланган. Моның сәбәбе турында башта рәсми хәбәр ителмәсә дә, Русиянең "Матч-ТВ" хәбәрчесе Илья Юдин шундый аңлатма биргән: Канада такымы спортчылары уенга бары тик Русия спортчыларының ковид тесты нәтиҗәсен белгәч кенә чыгарга ризалашты.

Русия һөҗүмчесе Ландыш Фәләхова һәм Канадалы Брианна Дженнер маска киеп уйныйлар

Русия үз тарафыннан бу тест нәтиҗәләрен күрсәтә алмагач, ахыр чиктә барлык уенчылар битлекләрдән уйнаячак дигән карар кабул ителгән, дип яза Sport-express. Русия журналистлары бу вакыйганы "Канада уенны өзә язды" дип тасвирлады, гәрчә, Русия белән Көнбатыш илләрдә ковидка мөнәсәбәт һәм аны кабул итү төрлечә булуы билгеле.

Ахыр чиктә, барлык спортчыларның тискәре анализ нәтиҗәсе килгәч, икенче период азагында Русия уенчылары битлекләрне салган. Рәсми затлар аннары биргән аңлатмаларда бу Канада ягының таләбе түгел, Халыкара хоккей федерациясенең шарты булган дип әйтелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!