2018 ел кышкы Олимпия уеннарында Русия җыелмасы бары ике алтын медаль яулады. Медальләрнең беренчесен татар кызы Алинә Заһитова китерсә, икенчесен хоккей такымы алды. Олимпиада чемпионы Алинә Заһитова бу юлы да Олимпия уеннарында катнаша, ләкин ул анда спорт комментаторы сыйфатында булачак.
Татар спортчыларының күбесе Русия җыелмасында чыгыш ясый. Икенче Олимпиада рәттән WADA санкцияләре аркасында Русия спортчылары Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясаячак, ә бүләкләү вакытында илнең гимны түгел, Пётр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен Беренче концертыннан фрагмент яңгыраячак.
Кытайда узучы кышкы Олимпиадада татар спортчыларының күбесе – хоккейчылар. Ирләр җыелмасында төп 25 уенчы арасында 5 татар спортчысы бар. Болар – капкачы Тимур Билалов ("Ак Барс"), сакчылар Артем Миңнулин ("Металлург") һәм Дамир Шәрипҗанов ("Авангард"), һөҗүмче Артур Каюмов ("Локомотив") һәм запастагы һөҗүмче Станислав Галиев ("Динамо", Мәскәү ).
Тимур Билалов 1995 елның 28 мартында Түбән Камада туган. "Ак Барс" клубы капкачысы. Тимурның әти-әнисе дә спорчылар – әтисе Рафаил Билалов баскетбол тренеры, әнисе спорт мәктәбендә завуч. Хоккей спортына Тимур гаиләсе белән Түбән Камада яшәгән вакытта килә. Аннары балалар тренеры Ленар Вилданов белән Казанга күченә. 2018-19 еллар сезонында Риганың "Динамо" клубы өчен уйный, ул такымның төп капкачысы була. Сезон нәтиҗәләре нигезендә такымның иң яхшы уенчысы дип табыла. 2019-20 ел сезонында "Ак Барс"ка кушыла. Ике тапкыр атнаның иң яхшы капкачысы дип таныла, шулай ук ноябрьнең иң яхшы капкачысы исеменә лаек була. Братина касәсе белән бүләкләнгән (2016). КХЛның иң яхшы капкачысы (2019/20).
Артем Миңнулин 1998 елның 1 октябрендә Төмәндә туа. Хоккей белән Төмәндә шөгыльләнә башлый. Магнитогорски "Металлург"ы өчен чыгыш ясый. Алкалы хоккейда Русия спорт мастеры. Европа Яшүсмерләр Олимпия фестивале чемпионы (2015), WHL (Көнбатыш хоккей лигасы) чемпионы. 2015/16 сезоныннан башлап WHL-да Канаданың "Свифт Каррент" клубында уйный.
Дамир Шәрипҗанов 1996 елның 17 февралендә Түбән Камада туган. "Авангард" такымы уенчысы. Түбән Камадагы "Нефтехимик" Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнә. Профессиональ спортта юлын 2012/2013 сезонында "Реактор" хоккей клубында башлый. 2013 елда Төньяк Америкадагы Онтарио OHL Юниорлар хоккей лигасына китә. 2015 елның августында НХЛ-ның "Лос-Анджелес Кингз" клубы белән килешү төзи. 2017 елның маенда "Лос-Анджелес" Шәрипҗановны Түбән Каманың "Нефтехимик" клубына арендага бирә. 2020 елның маенда спортчы Омскиның "Авангард" клубына күчә, һәм шул такым белән 2020/2021 сезонында "Гагарин Касәсе" бүләгенә ия була. Дамир Шәрипҗанов 2014 елда Яшьләр супер лигасы җиңүчесе, 2016 елда яшьләр Дөнья чемпионаты көмеш медале иясе, 2018 елда Русия олимпия такымы белән Германия касәсе яулый.
Артур Каюмов 1998 елның 14 февралендә Бөгелмәдә туа. "Локомотив" клубы уенчысы. Ике мәртәбә Харламов Касәсе (2018, 2019) иясе. Хоккей белән алты яшеннән шөгыльләнә. Беренче остазы Уфадан чакырып китерелгән тренер Риф Нурманов була. 12 яшендә Артур остазы белән бергә Ярославль шәһәренә китә. "Локомотив"та уйный башлавына озак та үтми, такымның әйдәп баручы уенчыларының берсенә әйләнә.
Станислав Галиев 1992 елның 17 гыйнварында Мәскәүдә туа. Мәскәүнең "Динамо" такымында уйный. Хоккейда карьерасын 2008 елда башлый. АКШ, Канада клубларында уйнаган. 2017-2019 елларда Казанның "Ак Барс" клубы өчен чыгыш ясый. "Ак Барс" белән Гагарин касәсен яулый, 10 гол кертеп, плей-оффның иң яхшы снайперы була. "Ак Барс"ка күчкәннән соң "События" газетына әңгәмәдә үзенең әтисе ягыннан татар булуын әйтә. "Әтием татарча сөйләшми, ә әтием ягыннан бабам татарча сөйләшә. Бала чактан ук аның яраткан сүзе "Әйдә" булуы истә калган. Хәзер бу сүз гел әйтелә, ул "Ак Барс" шигаре кебек яңгырый" дип сөйләгән иде Станислав Галиев.
* * *
Русиянең хоккей хатын-кызлар такымында 4 татар кызы бар. Өчесе Петербурның "Динамо-Нева" такымыннан: һөҗүмче Фәнүзә Кадыйрова, капкачы Диана Фәрхетдинова һәм сакчы Лиана Ганиева. Аларга һөҗүмче Ландыш Фәләхова өстәлде, ул СКИФ (Түбән Новгород) клубыннан.
Фәнүзә Кадыйрова 1998 елның 6 апрелендә Кукмара районы Сәрдекбаш авылында туа. Хоккей белән шөгыльләнүе дә Кукмарада башлана. 2012 елда Коми республикасына күченә һәм анда "Арктик-Университет" такымында уйный башлый, 2020 елга кадәр әлеге такым өчен чыгыш ясый, аның вице-капитаны була. 2020 ел ноябреннән башлап Петербурның "Динамо-Нева" хоккей такымы уенчысы. 2015 елда Яшьләр дөнья чемпионаты бронза медале иясе, 2016 елда дөнья чепионатында бронза ала, 2017 елда Кышкы Универсиада җиңүчесе. 2017 елда Фәнүзә Уфада хатын-кызлар хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнаша, 2018 елда Казакъстанда шул ук ярышларда ил данын яклый.
Фәнүзәне спортка әтисе алып килә. Фәһим Кадыйров – татарча көрәш остасы, ул кызының беренче тренеры да була. Фәнүзәнең олы абыйсы та Булат Әлмәтнең "Спутник" такымы өчен Яшьләр хоккей лигасында уйнады.
Кытайдагы уеннар Фәнүзә өчен икенче Олимпиада булачак. 2018 елда ул Русия такымы белән Пхенчханда узган олимпиадада катнашкан иде.
Үзенең Instagram-дагы сәхифәсендә Фәнүзә язылучылары белән татарча аралаша.
Фәнүзә Кадыйрованың сеңлесе шулай ук профессиональ хоккей уйный. Айзилә Кадыйрова Түбән Новгородның СКИФ хатын-кызлар хоккей такымының яшьләр төркеме сакчысы. Шунысы игътибарга лаек, Айзиләне туган көне белән котлаганда Түбән Новгород хоккей клубы үзенең сайтында аңа татарча котлау да чыгарган.
Капкачы Диана Фәрхетдинова да Петербурның "Динамо-Нева" такымы уенчысы. Өч тапкыр Русия чемпионы, хатын-кызлар арасында хоккей дөнья чемпионаты бронза медале иясе (2017-2019).
Диана 2000 елның 8 августында Башкортстанның Малояз авылында туган. Сигез яшендә әбисе янына Чиләбе өлкәсе Усть-Катав шәһәренә күченә. Анда малайлар белән ишегалдында хоккей уйный. Ике елдан соң Чиләбегә күчнә, анда хатын-кызлар хоккей такымында уйный башлый. Бокс, дзюдо белән дә шөгыльләнә, музыка мәктәбендә дә укый. Диана "Динамо-Нева" такымының төп капкачысы. Хатын-кызлар хоккей лигасында 15 яшеннән уйный, 2021/2022 сезонында үз командасында беренче санлы уенчы булуга ирешә. Лиганың сайтында чыккан әңгәмәсендә Диана Олимпиадада призлы урын алу турында хыяллануын әйткән.
Кайбер медиалар Диананы башкорт кызы дип яза. Әмма спортчы кыз Азатлыкка үзе "Башкортстанда туган булсам да, мин татар кызы" дип сөйләде.
Лиана Ганиева 1997 елның 20 декабрендә Актаныш районының Байсар авылында туа. 2013 елдан башлап 2017 елга кадәр Ухта шәһәренең "Арктик-Университет" клубы өчен уйный. Такымның капитаны була. 2017-2018 елларда "Горный" спорт клубы өчен чыгыш ясый. 2020 елның ноябреннән "Динамо-Нева" такымында уйный. 2015 елда Яшьләр дөнья беренчелегендә бронза медаль яулаган, 2017 елда Бөтендөнья кышкы универсиадада чемпион булган. 2017 елда Уфа һәм Астанада узган хатын-кызлар хоккей лигасының Йолдызлар матчында катнаша.
Тимераякларны Лиана алты яшендә кия. Хоккей белән Казанда шөгыльләнә башлый. 14 яшендә хоккей аның һөнәренә әверелә. Лиана өчен дә бу икенче Олимпиада булачак. 2018 елдагы Пхенчхандагы уеннарда ул көндәш такымның капкасына бер алка кертте.
Русиянең хатын-кызлар хоккей такымы тренерлары арасында Чаллыда туып-үскән Диана Канаева да бар. Диана 1997 елның 27 мартында туган. Русия хоккей җыелма такымында чыгыш ясый, шулай ук 2018 ел Пхенчхандагы Олимпиа уеннарында да катнаша. 2021 елдан "Динамо-Нева" хоккей клубының баш мөдире.
Ландыш Фәләхова 1998 елның 31 августында Татарстанның Саба районы Ике Басу Арташ авылында туган. Түбән Новгород өлкәсенең СКИФ хатын-кызлар хоккей такымында сул як һөҗүмче. Русия спорт мастеры. 2015 елда Европа чемпионы, 2019 елда кышкы Универсиада җиңүчесе. Яшьләр Дөнья чемпионатында бронза иясе (2015), Русия чемпионатында ике тапкыр көмеш медаль иясе булган (2014-2015, 2020-2021 ), Хатын-кызлар хоккей лигасы (ЖХЛ) чемпионатында бронза иясе (2018, 2019, 2021).
Гаиләдә Ландыш ике абыйсы белән үсә, аларның мавыгулары кызга да күчә. Хоккейга очраклы рәвештә генә килеп керә, сигез яшендә Байлар Сабасындагы "Тимерхан" хоккей клубында уйный башлый. Беренче остазы – Илнур Галимҗанов. СКИФ клубында 2014 елдан уйный. Өстәл теннисы белән дә шөгыльләнә, әмма хоккейны сайлый.
Русия җыелмасына Ландыш Олимпиада башлангач кына кушыла. Ул башта илнең Олимпиа җыелмасына эләкми, әмма хатын-кызлар хоккей такымында алты спортчыда коронавирус табылганнан соң (алар арасында Ганиева һәм Фәхретдинова да бар), Ландышны Пекин уеннарына чакырып алалар.
Русия хатын-кызлар хоккей җыелмасы Олимпиада кысаларында беренче уенын уздырды һәм Швейцария такымын 5:2 исәбенә отты.
* * *
Татар спортчылары иң күп катнашкан тагын бер спорт төре – тимераякта нәфис шуу. Парлы шууда Русия данын Александр Галләмов яклаячак, ә ялгыз шууда хатын-кызлар ярышында иң көчле һәм өметле спортчы – Казан кызы Камилә Вәлиева. Олмпиадада тагын бер татар кызы – Карина Сафина Грузия өчен чыгыш ясый.
Камилә Вәлиева 2006 елның 26 апрелендә Казанда туган. Тимераякта шөгыльләнүен 3,5 яшендә Казанда башлый. 2012 елда Камиләнең гаиләсе Мәскәүгә күченә, 2018 елдан ул Этери Тутберидзе остазлыгында шөгыльләнә. 2018 елда шулай ук Тутберидзе әзерләгән Алинә Заһитова Пхенчханда Олимпия чемпионы исемен яулаган иде.
Камилә юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән кыз. 2021 елның Русия чемпионы. Күптән түгел Эстония башкаласы Таллинн шәһәрендә узган Европа чемпионатында хатын-кызларның ялгыз шуу бәйгесендә алтын медаль яулады. Кыска програмда 94,45 балл җыеп дөнья рекорды куйды. Skate Canada 2021 һәм Rostelecom Cup 2021 Гран-при җиңүчесе. Моннан тыш, Finlandia Trophy 2021 турнирында беренче урын алды.
Камилә Вәлиева – спорт күгендә яңа йолдыз. Былтыр фигуралы шууда берничә дөнья рекорды куйды. Русиядә тимераякта нәфис шууда иң өметле спортчыларның берсе санала.
Камилә татар халык шагыйре Габдулла Тукай белән бер көндә дөньяга килгән – 26 апрельдә аңа 16 яшь тула. Ул Русия җыелмасында Олимпиаданың иң яшь спорчыларының берсе булып тора.
Камилә еш кына Казанга әбисе янына кайта. "Гаиләбездә татар гореф-гадәтләрен саклыйбыз, әбием һәм әнием милли йолаларыбызны яхшы белә һәм мине дә шуларга өйрәтергә тырыша. Мәсәлән, без татар милли ашларын бик яратабыз" дип сөйләгән иде Камилә бер интервьюсында. Мәскәү беренчелегендә ул "Голос" бәйгесе җиңүчеләренең берсе Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы җырга чыгыш ясаган иде. Шунан бирле алар Сәйдә белән дуслар. Этери Тутберидзе төркемендә хәтта татар көенә програм иҗат итүне дә уйлаган булганнар, ләкин Камиләне Олимпиадага әзерләргә кирәк булганга, әлегә баш тартып торырга туры килгән.
Александр Галләмов 1999 елның 28 августында Пермь крае Березники шәһәрендә дөньяга килгән. Парлы шууда Анастасия Мишина белән чыгыш ясый. Икесе бергә 2021 елда дөнья чемпионы, 2022 елда – Русия чемпионы булган, шулай ук 2022 елда – Европа чемпионы, 2019 елда исә юниорлар арасында дөнья чемпионы дәрәҗәсенә ирешкән. Русиянең атказанган спорт мастеры.
Галләмов нәфис шуу белән 2004 елда шөгыльләнә башлаган, беренче елларда ул ялгыз шууда чыгыш ясый. Спорт юлы Екатеринбурда башланып китә, 2014 елда егет парлы шууга күчә һәм Петербурга күченә. Парлы шууда юниорлар арасында да, зурлар арасында да дөнья рекорды куйган спортчы. Александр фотога төшерү һәм футбол белән мавыга.
Исеме урысча булса да, rustars.tv сайты язганча, милләте белән Александр Галләмов – татар. Егетнең Instagram сәхифәсендә Казандагы Кол Шәриф мәчете янында төшкән берничә фотосурәте бар. Аларның берсенә ул "Казан – иң яраткан шәһәрләремнән" дип язып куйган.
Камилә дә, Александр да Олимпия уеннары барышында ике тапкыр чыгыш ясаячак – аерым ярышларда да, такым белән дә. Такымнар ярышы 4 февраль башланып китә.
Карина Сафина шулай ук парлы шууда чыгыш ясый, ләкин ул Грузия данын яклый. 2004 елның 28 маенда Чиләбедә туган. Тимераякка дүрт яшендә баскан. Башта Чиләбедә ялгыз шууда шөгыльләнә, 2016 елда Мәскәүгә күченеп, Михаил Домнин белән парлаша. 2021 елдан Грузия өчен чыгыш ясый.
2021 елның сентябрендә Карина, Лука Берулава белән Грузия өчен чыгыш ясап, Словакиядә халыкара юниорлар турнирында көмеш медаль яулый. Шулай итеп, Грузиягә беренче тапкыр парлы чыгышларда юниорлар Гран-при бүләге китерә. Европа беренчелегендә Сафина һәм Берулава дүртенче урын ала.
Карина Грузия җыелмасына күчкәннән соң, бу ил Кытайда Олимпиадада катнашу хокукы алган. Быелгы Олимпиа уеннарында Карина ике тапкыр чыгыш ясаячак – ул шәхси беренчелектә дә, такым белән ярышта да катнаша. Сафина һәм Берулава парының 2021 елда CS Nebelhorn Trophy ярышында өченче урын алуы Грузиягә Олимпиаданың такымнар арасындагы ярышларында катнашырга мөмкинлек ачкан.
Карина дә еш кына ялларын Казанда уздыра, Татарстан башкаласында төшкән фотолары белән социаль челтәрләрдә бүлешә.
* * *
Кышкы Олимпиада програмындагы тагын өч спорт төрендә татар егетләре чыгыш ясый: биатлонда – Эдуард Латыйпов, тимераякта йөгерүдә – Руслан Захаров, чаңгыда трамплиннан сикерүдә – Данил Садриев.
Эдуард Латыйпов 1994 елның 21 мартында Беларусның Гродно шәһәрендә туган. Әтисе Ратмил Латыйпов Беларус республикасына хәрби хезмәткә килгән була, анда беларус кызы белән таныша. Хәрби хезмәттән соң яшь гаилә егетнең туган җире – Самар өлкәсе Камышлы авылына кайта. Эдуардның әти-әнисе хәзер дә Камышлыда яши, ә спортчы үзе Уфада тора, шунда шөгыльләнә, спорт ярышларында Башкортстан данын яклый. Камышлыда яшәгәндә үк Эдуард чаңгыда оста шуа, чаңгы ярышларында катнаша. Беренче тренеры Марат Шәвәлиев була.
Эдуард Латыйпов – юниорлар арасында дөнья чемпионатында ике тапкыр бронза иясе (2014), Европа беренчелегендә алтын (2015) һәм ике тапкыр көмеш (2014, 2015) медальләр алган спортчы. Юниорлар арасында ике тапкыр дөнья чемпионы (2016), дөнья чемпионатында бронза бүләк иясе (2021).
2018 елда спортчының туган авылы Камышлыда биатлон үзәге ачылды, анда өлкә дәрәҗәсендәге ярышлар да уза.
Эдуардның абыйсы Руслан Латыйпов шулай ук спортчы, ул татарча көрәш остасы.
Татар авылында үсүенә карамастан, Эдуард православ дине кабул иткән, хатыны Дарья белән чиркәүдә язылышкан. Хәзер алар Виктория исемле кыз үстерә.
Биатлонда татар фамилияле тагын бер спортчы бар – Ульяна Нигъмәтуллина. Элегрәк ул Ульяна Кайшева исеме белән чыгыш ясый иде, биатлон җанатарларына шушы исеме белән билгеле. Узган елны бу удмурт кызы татар егете Илшат Нигъмәтуллинга кияүгә чыкты, һәм аның фамилиясе белән чыгыш ясый башлады.
Ульяна 1994 елда Удмуртиянең Можга шәһәрендә туган. Халыкара дәрәҗәдәге спорт мастеры. Яшүсмерләр арасында, шулай ук зурлар арасында дөнья чемпионы. 2021 елның гыйнварында Дөнья Касәсе ярышлары этабында, катнаш эстафетада Эдуард Латыйпов белән бергә Русия җыелмасы белән чыгыш ясап, җиңү яулаган иде.
Илшат Нигъмәтуллин – спортчы, тренер. Удмуртия биатлон җыелма такымының физик әзерлеге өчен җавап бирә. Хатыны Ульяна Кайшеваның шәхси тренеры. 1987 елда Можгада туган. Чаңгыда узыш ирләр эстафетасында Русия чемпионатында көмеш медаль иясе, Эрзурумда узган кышкы Универсиада ярышларында өч кат көмеш яулаган. Чаңгыда узыш спорт төрендә Русия спорт мастеры. Ульяна һәм Илшат 2021 елның июнендә өйләнешкән.
Олимпиадада чаңгыда узышта тагын бер татар килене, удмурт кызы Лилия Васильева да бар. Ул үз фамилиясендә чыгыш ясый. Лилиянең ире Равил Вәлиәхмәтов та спортчы, чаңгычы. 1989 елда Удмуртиядә туган.
* * *
Уфа егете Руслан Захаров мөгаен бу Олимпия уеннарында катнашучы татар спортчылары арасында иң зур титулларга ирешкәнедер. 2014 елда Сочида ул эстафетада шорт-трек узышында Олимпия чемпионы булды. Олимпиаданың ачылыш тантанасында Руслан бөтен спортсменнар исеменнән Олимпиада антын әйтте. 2017 елда 30 яшендә тимераякта шууга күчә һәм дөнья чемпионатларында ике медаль яулый. 2020 ел сезонында 10 км ераклыкка тимераякта чабуда Русия чемпионы булды.
Руслан 1987 елның 24 мартында Түбән Новгородта туган. Русиянең атказанган спорт мастеры. Шорт-тректа эстафетада Олимпия чемпионы (2014), Европа чемпионы (2015), Европа чемпионатларында күп тапкырлар җиңүче, такым белән берлектә тимераякта узыш спорты дөнья чемпионатында ике тапкыр бронза яулаган (2020, 2021).
Русланның энесе Тимур Захаров шулай ук шорт-трек һәм тимераякта узыш спорты белән шөгыльләнә. Русланның әти-әнисе Уфада яши. Спорт карьерасын ул шунда башлый. Русланның беренче тренеры – Альберт Тимербулатов.
Хатыны Ситора Шәрипова белән ике малай үстерәләр – Артур белән Давид.
Быелгы Олимпиада уеннарында катнашучы тагын бер татар егете – 18 яшьлек Данил Садриев. Ул чаңгыда трамплиннан сикерүдә чыгыш ясый. Данил Татарстанда Лениногорски шәһәрендә туып үскән. Бу шәһәрдә әле 1970нче елларда ук чаңгы трамплиннары корып куелган, шуңа бу спорт төре киң таралган.
Бу сезонда Садриев Дөнья касәсе этапларында даими рәвештә катнаша. Трамплиннан сикерүдә дөньядагы иң көчле 30 спортчы арасына керә. Пекиндагы ярышлар Данил өчен аның спорт юлында беренче Олимпиада булачак.
* * *
Тренерлар арасында да берничә татар кешесе бар.
Русиянең скелетон спорт төре такымын әзерләүче өлкән тренер – Денис Алимов. У 1979 елның 3 маенда Чиләбе өлкәсе Златоуст шәһәрендә туган. Халыкара класслы спорт мастеры. Бер урынлы чанада Русия чемпионы (1999-2001), Дөнья касәсе этабының бронза бүләге иясе (2001).
Сочида узган Олимпадада Денис Алимов укучысы Елена Никитина чанада шууда бронз медаль яулады. Бу Русиянең скелетонда хатын-кызлар арасында беренче Олимпия медале булды. Никитина быел да Олимпиа уеннарында катнаша.
Быел Русиянең киңәйтелгән олимпиада такымында тренер Дамир Закиров һәм Олимпия авылында табиб Дамир Усманов та бар.
Русия фигуристы Михаил Коляда Олимпиадада дөньяда танылган татар биюче Рудольф Нуриев образында һәм аның турында төшерелгән "Ак карга" фильмы музыкасына чыгыш ясарга тиеш иде. Ләкин Пекинга очар алдыннан гына спортчыда коронавирус табылды, һәм ул Олимпиада уеннарында катнашмый.
- 2022 елгы кышкы Олимпия уеннары 4-20 февральдә Пекинда уза. Бу уеннар дөньяда коронавирус пандемиясе һәм Кытайда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять сәбәпле борчулар сурәтендә уза.
- АКШ, Британия, Канада, Германия, Австралия һәм башка илләр Кытайда кеше хокуклары торышы, бигрәк тә Синҗан-Уйгыр төбәгендә мөселман азчылыклары эзәрлекләнү сәбәпле ачылу тантанасына бойкот белдерде.
- Тантанада 20ләп илнең җитәчесе, шул исәптән Русия президенты Владимир Путин, Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев, Польша президенты Анджей Дуда, Мисыр президенты Абдел Фәттах әс-Сиси һәм Согуд Гарәбстаны шахзадәсе Мөхәммәт бән Салман, шулай ук Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Адхан Гебрейесус һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы генераль секретаре Антонио Гутерриш катнаша.
- Украина спорт министрлыгы үз спортчыларына Пекиндагы уеннар вакытында урыс телендә интервьюлар бирмәскә, Русия спортчылары белән уртак фотоларга төшмәскә киңәш итте. Украина җитәкчелегенең бу карарына Русия медиасы тискәре реакция белдерде.
- 2008 елда Пекинда җәйге Олимпия уеннары узган иде. Кытай башкаласы җәйге һәм кышкы Олимпия уеннарын кабул итүче беренче шәһәр. Табигый кар булмау сәбәпле Пекинны кышкы Олимпия уеннары урыны итеп сайлау карары тәнкыйтькә тартылды. Ачык һавада чаралар бары тик ясалма карда гына үткәреләчәк.
- Пекин уеннары пандемия шартларында уза. Коронавирус 2019 елда Кытайда тарала башлаган иде. Оештыручылар хәзер бу чиргә каршы барлык тиешле чаралар күрелүе турында белдерә.
- 3 меңгә якын спортчы, дистәләрчә мең ярдәмче персонал, волонтерлар һәм медиа вәкилләре ике атна буена аларны башка дөньядан аерып торачак даирәдә - "ябык куык" эчендә яшәячәк диелә. Аның эчендә һәркем көн саен тестлар үтәргә һәм битлек кияргә тиеш булачак.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!