Русиянең алтын медаль алган фигуралы шуу спортчыларын бүләкләүне кичектерү допинг табу хәбәренә бәйле

Русия такымы

Бүләкләү 8 февраль узарга тиеш иде.

Пекин Олимпиадасында фигуралы шуу такымнарын әле дә бүләкләмәүнең сәбәбе җиңүче Русия шуучылары арасында шикле допинг-тест ачыклануына бәйле. Бу хакта Inside the Games порталы яза.

The Guardian хәбәр итүенчә, әлеге допингта табылган препарат ярышлардагы нәтиҗәләрне ничек тә булса яхшырту өчен кулланыла алмый. Inside the Games мәгълүматына караганда, сүз Пекиндагы Олимпиадага кадәр үк, узган ел азагында ясатылган тест турында бара.

Халыкара Олимпия комитеты да, Русия Олимпия комитеты да, уеннарда тыелган матдәләр куллануны тикшерүче Халыкара агентлык та әлегә бу хакта бернинди рәсми белдерү ясамады, медианың бүләкләүне кичектерүне Русия спортчыларына бәйләве хакында комментарлар бирүдән баш тартты.

Reuters агентлыгы төгәл нинди тыелган матдә табылуы, моның кайчан булуы ачык билгеле түгел дип хәбәр итә. Халыкара агентлык таләпләренә караганда, тыелган матдәләр исемлегенә спорт казанышын яхшырта торган, спортчының сәламәтлегенә зыян китергән һәм спорт ярышлары рухын бозган матдәләр керә.

7 февральдә фигуралы шууның такым турнирында Русия алтын медальгә лаек дип табылган иде, әмма аларны әлегә кадәр бүләкләү тантанасында бирмәделәр. Чәршәмбедә Русия такымы алдагы ярышлар алдыннан күнегүләргә дә чыкмады.

Бүләкләү тантанасы 8 февраль узарга тиеш иде. Русиянең җыелма такымында бүләкләрне Камилә Вәлиева, Марк Кондратюк, Анастасия МишинаАлександр Галләмов пары һәм спорт биюдә Виктория Синицина-Никита Кацалапов дуэты алырга тиеш.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!