Русия телләрен саклау програмы милли телләргә карашны үзгәртә алырмы

Русиядә асаба халыклар телләрен саклау програмы әзерләнә. 8 февральдә Русия Иҗтимагый пулатында тел белгечләре бу хакта фикер алышты. Иң мөһиме –телне буыннан буынга күчерү чылбырын ныгыту дип саный галимнәр. Милли телләргә кимсетүле карашны да туктату кирәк дигән фикерләр булды.

"Урыс теле – төп тел" дигән фикер сөреше белән туган телне бер буыннан икенче буынга тапшырып булмаячак дип белдерде Русия Иҗтимагый пулатында Русиядә асаба халыклар телләрен саклау програмына багышланган түгәрәк өстәл утырышында тел галиме Ольга Казакевич. Русия Фәннәр академиясенең Тел белеме институты аз санлы телләрне өйрәнү һәм саклау лабораториясе мөдире Казакевич шулай ук милли телләргә кимсетүле караш илдә әле дә сизелә дип саный:

Ольга Казакевич

— Тел мәсьәләсендә халык менталитетын үзгәртүдән башка берни дә барып чыкмаячак. Милли телләргә карата кимсетүле караш урыннарда да нык сизелә. Стереотиплар алар бик озак саклана. Экспедицияләрдә дә, кабинетларда да, рәсми күрсәтмәләрдә дә "иң беренче чиратта рус телен мөмкин булган кадәр кадерләп-назлап торырга кирәк, ул югары дәрәҗәдә булсын, ә калган телләргә игътибар калдык принцибыннан бирелергә тиеш, бер рус теле генә калса, тагын да яхшырак", дигән караш сизелә. Бу берничек тә яхшы була алмый, рус теле башка тел урынына түгел, ул телләр белән бергә кулланганда яхшы. Ата-аналар "Ник балага туган телендә сөйләшү кирәк, рус телендә сөйләшкәндә акценты булачак", дип куркып тора. Моның булганына кайчан? – илле-җитмеш ел элек. "Рус телендә яхшылап сөйли өйрәнгәч, бәлки, үз телемдә белгән кадәресен өйрәтермен" дигән фикер бик тирән утыра, аны җимерергә кирәк. Хәзерге "рус теле – төп тел" дигән менталитет белән телне бер буыннан икенче буынга тапшырып булмаячак. Биредә ата-аналарның, түрәләрнең, мәгариф министрлыгының телләрнең бер-берсенә комачауламавын, киресенчә, ярдәм итүен аңлавы кирәк. Көнбатыш тәҗрибәсен өйрәнү дә урынлы булыр иде, диде галимә.

Андрей Кибрик

Програмны әзерләүче Тел белеме институтының мөдире Андрей Кибрик Русиядәге телләрнең 16%ы югалу ихтималы алдында торуын белдерде. Һәм моның себер халыкларына гына түгел, республикаларның титул телләренә дә кагылуын кисәтте.

Телләрне саклау өчен, аның фикеренчә, иң беренче игътибарны телне бер буыннан икенче буынга тапшырылу процессына юнәлтергә кирәк. Телне саклау ачкычы нәкъ менә шунда яшеренгән. Бу телләрне саклау програмының үзәк идеясе ди ул.

Ул шулай ук игътибарны телнең абруен күтәрүгә юнәлтергә кирәк дип саный. "Азсанлы телләрнең престижы да азрак. Кеше үз гомерендә бер телдән икенчесенә күчә икән, бу инде кире кайтмаслык процесс – ул беренче теленә кире кайтмаячак", диде Кибрик.

Ул телләрне саклау һәм торгызу програмының максатларын атады:

  • Телләрнең юкка чыгу процессын акрынайту
  • Мөмкин булганда, бу процессны кирегә бору
  • Телне өлкән буыннан мәктәпкә кадәрге яшьтәге балаларга тапшыру процессы өчен табигый шартлар тудыру
  • Телне куллану мохитен булдыру, булганын киңәйтү
  • Телне саклау мотивациясен хуплау, этник төркемнәрдә телнең абруен үстерү
  • Югалуга таба баручы телләрне беренче чиратта документлаштыру

Утырышта әйтелгәнчә, телләрне саклау програмын гамәлгә ашыру кысаларында һәр тел өчен аны яңадан торгызу стратегиясен булдыру, телләрнең социолингвистик торышын күзәтү, тел кануннары мәсьәләсендә фикер алышу, төбәкләрдә тел менеджерларын өйрәтү эшен оештыру, шулай ук тел берлекләре өчен онлайн-ресурсларны һәм платформаларны үстерү планлаштырыла.

Дагыстан тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәткәре Магомед Магомедов телләрне саклау юнәлешендә Русия фәннәр академиясенең тел институты белән күптән түгел башланган уртак эшкә булган өметләре белән уртаклашты:

Магомед Магомедов

— Без Дагыстанда әлеге програмның тормышка ашуына зур өметләр баглыйбыз. Билгеле булганча, Дагыстан Русиядәге иң күп телле төбәкләрнең берсе. Чагыштырмача кечкенә җирлектә ундүрт язма, унсигез язмасыз тел яшәп килә. Тел вазгыятенең катлаулыгы шунда – Дагыстан Русиядә төбәк халыкларының телләре турында канун кабул ителмәгән бердәнбер төбәк булып кала бирә. Тел институты вәкилләре белән киләчәктә уртак эш юнәлеше билгеләнгән. Тиздән төбәктәге телләрне, аеруча язмасыз телләрне өйрәнү юлларын билгеләрбез дип ышанам, диде Магомедов.

***

2018 елда мәктәпләрдә туган телләрне ихтыяри укыту турында канун гамәлгә кергәннән соң милли телләрне саклау проблемы тагын да кискенләште.

Шул ук елны Русия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды төзү турында фәрман имзаланды. Фонд "Русия дәүләтенең тарихи-мәдәни мирасы һәм рухи байлыгы булган Русия халыклары туган телләрен саклау һәм өйрәнү шартлары тудыру максатыннан төзелә" диелде.

Фондны гамәлгә куючылар – Русия мәгариф министрлыгы һәм Милләтләр эшләре федераль агентлыгы. Туган телләрне яклаучы активистлар бу оешманы эшчәнлеге формаль рәвештә генә барганы һәм урыннарда чын проблемнар белән шөгыльләнергә теләмәгәне өчен тәнкыйтьли. Азатлык сораштырган белгечләр дә бу фондка өметләр багламавын белдергән иде.

БУ ТЕМАГА: "Русиядә азсанлы халыкларны бетерү бара"

Былтыр җәй фонд җитәкчелегенә каршы җинаять эше ачылды. Фондның башкарма мөдире Владимир Соболев һәм аның урынбасары Дмитрий Федоров мошенниклык һәм бюджет акчалары урлау маддәсе нигезендә шикләнелә.

Русия халыклары телләрен саклау һәм торгызу програмы турында 2020 елда сөйләшә башладылар. 2021 елның мартында аның схемасы әзерләнүе турында әйтелде. Програм 2022 елның ахырына төзелеп бетәргә тиеш һәм ул 2032 елга кадәр тормышка ашырылачак. Програм әзерләү өчен Тел белеме институтында махсус фәнни үзәк булдырылган.

***

Русиядә азсанлы халыкларның телләрен саклау кирәклеге турында сөйләшүләр барган арада, узган атна Юстиция министрлыгы Себердәге иң борынгы төрки асаба халыкларның берсе – туба халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау, аңа мәгълүмати-хокукый ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнүче "Туба калык – Тубалары" иҗтимагый оешмасын "ят агент" дип тамгалады. Оешма вәкилләре бу хакта интернеттан белгән һәм ни өчен икәнен аңламый.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!