Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Русиядә азсанлы халыкларны бетерү бара"


Архив фотосы
Архив фотосы

Берләшкән милләтләр оешмасы 2019 елны Халыкара асаба халыклар телләре елы дип игълан итте. Русия вәкиле илдәге асаба халыкларның телләрен саклау һәм үстерү фонды төзелү турында белдерде. Азатлык сораштырган белгечләр бу фондка өмет багламый.

Халыкара асаба халыклар телләре елын игълан итү тантанасы 28 гыйнвар Парижда, ЮНЕСКО штаб-фатирында узды. Анда Русия вәкилләре дә катнашты. Төркем җитәкчесе, Русиянең милләтләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы Игорь Баринов үз чыгышында Русиянең күпмилләтле дәүләт булуын искә алып, асаба халыкларны саклау һәм аларга ярдәм итүнең бик әһәмиятле булуын әйтте. Ул Русиядә асаба халыкларның телләрен саклау һәм үстерү фонды төзелүе турында да белдерде.

Азатлык төрле республикалардагы иҗтимагый активистларга мөрәҗәгать итеп, аларның әлеге чыгышка мөнәсәбәтен белеште. Сез бу чарада чыгыш ясасагыз, нәрсә турында сөйләр идегез? Сезнең ана телегезне үстерүгә дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә дип сорады.

Алтай республикасының "Алтай-Корылтай" региональ-иҗтимагый хәрәкәт идарәсе рәисе Василий Кудирмеков үз телләрен үстерүгә карата бернинди ярдәм дә күрмәвен, тоймавын әйтә.

Василий Кудирмеков
Василий Кудирмеков

​—​ Андый чарада чыгыш ясау ул бик җаваплы эш. Бүген Русия халыклары үз телләрен бик зур тизлек белән югалта. Үз регионнарында телләре дәүләт теле итеп кабул ителмәгән халыкларга бигрәк тә кагыла бу. Күп халыкларның телләре хәтта мәктәпләрдә дә укытылмый. Ә укытылмый икән, димәк, ул төшеп кала.

Русиядәге телләрнең саклануы һәм үсеше турындагы декларацияләр белән реаль хәл арасында аерма зур. Мәскәүнең үзеннән башлап, регионнарга кадәр. Безнең Алтай республикасында шуңа килеп җиттек ки, балалар бакчаларында да чаралар, җыелышлар урыс телендә генә уздырыла. Бу өстән кушу буенча эшләнә, телдән генә әйтелгән әмер бар. Гәрчә, ул чараларда бер урыс милләте баласы булмаса да.

Русия халыклары телләренең киләчәге юклыгы күренеп тора

Русия халыклары телләренең киләчәге юклыгы күренеп тора. Балалар бакчасындагы урысча чаралар, мәктәптә урысча имтиханнар, аннары уку йортына керү өчен урысча имтихан. Дәүләт шундый шартларга куя ки: туган телне өйрәнү артык эшкә әйләнә. Конкуренция шартларында яшәп калу өчен, кеше бөтен көчен урыс телен өйрәнүгә генә бирә. Башка халыкларның телләре урыс теле белән тигез булмаган шартларга куелган. Нәтиҗәдә, безнең республикада да, туган телнең ирекле укытылуыннан файдаланып, үз телен өйрәнүдән баш тартучы алтайлылар саны арта. Соңгы халык санын алу исәбенә күрә, без инде болай да 70 меңләп кенә калдык!

Мин үз телемә карата бернинди ярдәм дә тоймыйм. Хәтта Совет берлегендә дә туган телдә дәреслекләр басылып, болар барысы да дәүләт хисабына башкарылды. Ә хәзер туган телдә булган дәреслекләр бастыруга акча региональ бюджеттан алынырга тиеш. Ул бюджетлар болай да бик сай. Мәскәүнең туган телләргә карата шундый салкын мөнәсәбәтен һәм аларны беркем дә кыйнамаячагын белә торып, регионнар да ул дәреслекләргә ачка бүлеп тормый. Хәзер инде Русиядә 6-7 халыкның гына тел дәреслекләре федераль мәгариф стандартлары кысаларын уза алды. Калган 60ка якын халыкка дәреслекләр юк! Алар федераль таләпләрне узмады, димәк, алар укытылмый! Бары тик 7 халыкның гына дәреслекләренә ризалык бирелгән, уйлап кына карагыз, дип сөйләде Василий Кудирмеков.

Төньяк Осетия дәүләт педагогик университетының ЮНЕСКО кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы, профессор Тамерлан Камболов Русиянең хәзерге милли-мәдәни сәясәте киләчәктә зур фаҗига китереп чыгарачак дип фаразлый.

Тамерлан Камболов
Тамерлан Камболов

— Милли телләрне үстерү фондын төзүчеләр, эшләтүчеләр – милләтләргә каршы кабул ителгән кануннарны кабул иткән кешеләр ул. Мин анда милли республикалардан бер генә вәкил юклыгын, аларның бүлекләре булмавын беләм. Димәк, халыклар бу фонд аша үз милли-мәдәни хокукларын яклый алмыйлар. 2019 елга ул фондны финанслау 80-90 млн сум булачагы турында матбугатта яздылар. Бу акчаны 30лап милли төбәккә бүлсәң, ул 3 миллион сум дигән сүз. Моңа нәрсә эшләп була? Ә менә 2016-2020 елларга урыс телен үстерү програмында ел саен шушы максатларга 1,5 миллиард сум бүленү күздә тотыла. Шундый җитәкчеләр составы һәм шундый финанслау булганда, фондтан нәрсә көтеп була? Бу бер уен гына дип уйлыйм. Үз йөзеңне саклап калу һәм халыкларны алдау ысулы.

Соңгы ике елда Русия милли мәдәни сәясәтен 180 градуска борып башка юл белән китте

1990-2000нче еллар белән чагыштырсак, соңгы ике елда Русия милли-мәдәни сәясәтен 180 градуска борып бөтенләй башка юл белән китте. Хәер, федераль үзәк теге елларда ук телләрне үстерү, аларга ярдәм итү белән шөгыльләнә иде дип әйтеп булмый. Һичьюгы, бу эш республикаларның үз карамагында иде. Төрле республикалар бу хокукны төрлечә файдаланды.

Соңгы ике елда зур үзгәрешләр булып, регионнарның үз халкы язмышы белән идарә итү хокукы чикләнде дип әйтергә мөмкин. Чынлыкта бу эш күптән башланды, без хәзер аның җимешләрен генә татыйбыз. Мәсәлән, 2010 елда, мәгариф өлкәсендә яңа дәүләт стандартлары кабул ителгәндә, милли-региональ компонент бетерелеп, җирле тарих, география, гореф-гадәтләрне өйрәнү укыту програмыннан төшеп калды. Туган тел һәм әдәбиятны укыту да федераль компонентка кертелеп, аларны укыту сәгатен федераль министрлык билгели башлады. Алар бу хокукны файдаланып, 5-6 сәгать булган туган телне өч сәгатькә калдырды. Бу, әлбәттә, туган телне өйрәнү сыйфатына сукты. Ләкин чын проблем 2018 елда федераль мәгариф стандартларына үзгәрешләр керткәч булды. Хәзер туган телне уку ихтыяри. Нәтиҗәне милли республикаларда ачык күрәбез. Хәзер ата-аналар патриотик түгел, прагматик ихтыяҗларыннан чыгып фикерли башлады. Кешеләр шундый объектив шартларга куелган ки, алар үз теленнән баш тартырга мәҗбүр. Бу тенденция елдан-ел артачак.

Республикаларның үз дәүләт телләрен мәҗбүри укыту – ул телнең яшәеше өчен бик мөһим. Чөнки Чечня белән Ингушетиядән тыш бер генә регион да бер милләтле түгел, ә күп милләтле. Асаба халык хәтта күпчелекне дә тәшкил итми. Ә бит телне саклап калу өчен аның гаиләдә һәм өй тирәсендә генә кулланылуы җитми, социаль форматта да булуы кирәк. Республикаларның телләре башкалар тарафыннан да өйрәнелмәсә, ул аны белмәячәк, аңламаячак, димәк, милләтләр үз телләрен үз республикалары кысаларында да куллана алмаячак. Осетин, татар, якут һәм башка халыклар үз теле кулланылышын тагын да кысарга мәҗбүр булачак. Берничә дистә ел эчендә бу телләр дә юкка чыгачак.

Русия халыкларын берләштерә алырдай бердәм сәяси идеология дә юк

Бу уйланмый эшләнә торган эш түгелдер дип уйлыйм. 1950нче еллардан башлап 1990нчы елларга кадәр дәвам иткән милли-мәдәни сәясәтне без хәзер күрәбез. Ул чакта урыс теле нигезендә совет халкы дигән милләт булдырырга теләделәр. Союзның бөтен милләтләре байлыгын эретеп, бер төрле идеология белән сугарылган гражданлык җәмгыяте төземәкчеләр иде. Хәзер исә бездә совет кешесе урынына, россиян милләте ясыйлар. Милли телләрне, мәдәниятне бетәрлек шартларга куярга була, ләкин бит россиян дигән милләтне формалаштыру өчен бу гына җитми. Замана ассимиляторлары, телдән башка, халыкны берләштерердәй нинди мәдәни нигез тәкъдим итә ала? Алмаш юк бит. Русия халыкларын берләштерә алырдай бердәм сәяси идеология дә юк. Нәтиҗәдә, тәрбиясез, рухи һәм мәдәни нигезсез, үзәксез миллионлаган урыс телле халыкка ия булачаклар. Маргиналлар милләте барлыкка киләчәк. Бу бөтен халыкларның, шул исәптән урыс халкының үзенең үк зур фаҗигасенә китерәчәк. Бу эшләр артында нәрсә тора: шушыларны аңламаумы, әллә инде шуның нәтиҗәсен белә торып эшләүме? - дип аптырый Тамерлан Камболов.

Дагыстанның "Дербент" региональ мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире урынбасары Амил Саркаров Русия сәясәтен җимергеч, Конституциягә каршы килүче сәясәт дип атады.

Амил Саркаров
Амил Саркаров

– Русия теләсә нинди дәүләт кебек үк телләрнең үсешенә ярдәм итәргә тиешле. Әгәр ул аны эшләми икән, димәк, ул ассимилияция сәясәте алып бара. Хәзер инде дәүләтнең милләтләргә ярдәме белән мактанып утыра торган вакыт түгел.

Мәсәлән, минем халыкның – лезгиннарның проблемы бүленгән булуда. Безнең бер өлешебез – Азәрбайҗанда. Дагыстанның башка халыкларының да бер өлеше шул якта. Азәрбайҗан беркайчан да башка халыкларның телләрен кабул итмәде. Анда ниндидер чараларда чыгыш ясаганда да, без, Азәрбайҗан Русиягә йөз тотарга тиеш, милләтләрнең мәнфәгатьләре искә алынырга, аларның хокуклары кануни теркәлергә, якланырга тиеш дип сөйли идек. Хәзер исә, киресенчә, Русиянең Азәрбайҗанга таба китүен күрәбез.

Лезгин теле хәзер башлангычта гына укытыла

Элек Азәрбайҗанда бер генә лезгин мәктәбе юк иде, хәзер инде Русиядә дә калмады. Федераль мәгариф стандартларына безнең дәреслекләр бөтенләй кертелмәгән. Шул сәбәпле, мәктәпләрдән дәреслекләрне җыеп алу күренешләре булды. Алардан укытылу канун бозу дип кабул ителә. Лезгин теле хәзер башлангычта гына укытыла. Күптән инде туган телләрне чит тел буларак укыта башларга кирәк дип саныйм, чөнки бездә бик күп лезгин үз туган телен белми, аңа аны өр-яңадан өйрәнергә кирәк, - ди ул.

Якутия республикасының "Саха" иҗтимагый үзәге рәисе Иван Шамаев Парижда узган чарада чыгыш ясаса, милли фаҗига буларак тел мәсьәләсен генә түгел, ә федерализм институтлары бетерелү турында да сөйләр идем, дип белдерде.

Иван Шамаев
Иван Шамаев

– Безнең иң зур фаҗига – ул узган елның җәендә кабул ителгән, туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун. Ул туган телебезгә зур зыян салды, киләчәктә аның тәэсирен тагын да ныграк сизәчәкбез. Мин үзем якут теленә бернинди ярдәм булуын да сизмим. Без тел өчен һәрдаим көрәшеп яшибез. Прокуратураның мәктәпләрне тикшерүен ярдәм дип бәяликме әллә?

Русиядә федерализм институтларын бетерәләр

Икенчедән, безнең Конституция мәхкәмәсен бетерергә телиләр. Моңа кадәр, узган елның апрелендә Бурятиядә Конституция мәхкәмәсен яптылар, Тывада узган елның декабрь азагында бетерделәр. Шулай итеп, федерализм институтларын бетерәләр.

Конституция мәхкәмәсе ул нишли? Ул үз җиренең Конституциясен яклый. Безнең Конституция мәхкәмәсе бик актив эшли иде, бик күп мөһим карарлар кабул ителде. Мәсәлән, саха халкын асаба халык итеп кабул итү турындагы карарны гына алыйк. Элек ул юк иде. Ә бит бу карар саха халыкларына балыкчылык вакытында аерым бер елга мәйданын бүлеп алу мөмкинлеге бирә, билгеле бер төр балыкларны тотарга ярый. Конституция мәхкәмәсе ябылгач, республиканың дәүләт статусын яклардай орган калмаячак дигән сүз.

Өченчедән, экологик фаҗигаләр белән дә безнең җирләрне юкка чыгару бара. "Алроса" компаниясе Вилюй елгасын бик каты пычратты. Аларның шакшы су җыела торган буалары бар, шул ерылып, Вилюйга берничә тапкыр бик зур күләмдә химик пычраклар акты. Моның буенча мәхкәмәләр бара һәм "Алроса"ны күрәләтә гаепле түгел дип яклаулар бара. Экологик фаҗига бу! Безнең таулардан ташлар эзлиләр, алып китәләр, ә экологик фаҗигаләр өчен беркем җавап бирми, дип ярсыды ул.

Юрист, башкорт җәмәгать эшлеклесе Тимур Мохтаров хәзерге вакытта башкорт теле үсеше стратегиясен язу белән мәшгульлеге хакында сөйләде.

Тимур Мохтаров
Тимур Мохтаров

– Тел югалуда без үзебез дә гаепле инде, чөнки балаларны башкортча сөйләштермибез. Ләкин хөкүмәт җитәкчеләре дә гаепле, чөнки алар телгә бөтенләй кул селтәгән. Федераль канунга таянып, Телләрне үстерү турында федераль програм кабул итәргә мөмкин бит. 1993 елда Русия илдәге төрки халыкларны үстерү програмы язарга тырышкан. Бу эштә башкорт интеллигенциясе дә катнашкан. Ләкин ахыр чиктә бу эштән бик тиз баш тартканнар һәм беркайчан да ул дәүләт програмына кире әйләнеп кайтмаганнар.

Башкорт һәм чуаш телләре юкка чыгу куркынычы янаган телләр буларак аталган

Чуашларның "Хавал" дигән инициатив төркеменең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән укыдым: башкорт һәм чуаш телләре ЮНЕСКОның тел мәгълүматлары турындагы исемлегендә яклауга мохтаҗ тел буларак тора иде, күптән түгел генә алар юкка чыгу куркынычы янаган телләр буларак куелган. Ягъни, аларга бетү куркынычы торган саен ныграк яный дигән сүз. Мин хәзерге вакытта Башкорт теленең үсеш стратегиясен язу белән мәшгульмен, аның төп идеясе, башкорт телен үстерү өстендә эшләп, киләчәктә шушы статус буенча югары күтәрелергә һәм хәвефсез статуска күчәргә, - диде ул.

Политолог һәм җәмәгать эшлеклесе, "Татполит" концептуаль мәйданчыгы җитәкчесе Руслан Айсин Баринов чыгышын тышкы аудитория өчен генә әйтелгән күз буяу дип исәпли.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

– Чынлыкта Русия хөкүмәте тарафыннан азчылык халыкларга әһәмият бик аз бирелә, өстәвенә төрле киртәләр тудырыла. Шул ук туган тел проблемнары, милли мәгарифтәге фаҗигаләр, болар бар да хөкүмәт тарафыннан эшләнгән тискәре гамәлләр белән турыдан-туры бәйле. Әлбәттә, ЮНЕСКОда әйтелгән сүзләр ул күз буяу максатыннан, тышкы аудитория өчен әйтелгән сүзләр.

Азчылык халыкларны бетерү, бер халыкка гына калдыру планлы рәвештә алып барыла

Мин азчылык халыклар белән элемтәдә торам һәм алар реаль ситуацияне җиткереп тора. Алардагы хәл бездәге кебек кенә түгел, бик аяныч, фаҗигале. Тел, мәдәният бетә, милли инфраструктра юк дәрәҗәсендә. Шушы вазгыятьтә туган телләрне тыю, төрле механизмнарны кулланып милли активистларны җәзага тарту бара, башка негатив күренешләр дә соңгы елларда артты. Бу сессиядә булсам, мин чынбарлыкны сөйләр идем. Бу азчылык халыкларны саклау өчен аерым, зур, дәүләти програм оештырырга кирәк дияр идем. Әгәр без аларга ярдәм итмәсәк, бу халыклар тарихта гына калачак. Аның булган вәкилләре дә бер-ике буыннан үлеп бетәчәк яисә урыслашачак. Андый милләтләр төньякта, Сахалинда, Кавказда, Алтайда күп. Бу, минемчә, дәүләт ягыннан булган вертикаль бер сәясәт һәм аңлап эшләнгән эш, азчылык халыкларны бетерү, бер халыкка гына калдыру планлы рәвештә алып барыла, ди ул.

Удмурт республикасындагы "Муш" эшче төркеменең удмурт активисты Артем Малых "һәр халыкның электрон инфраструктурасы булырга тиеш" дип исәпли.

Артем Малых
Артем Малых

– Русия күпмилләтле дәүләт икән, ул халыкларның төрле булуын өстенлек итеп күрсәтә башларга тиеш. Башка милләтләрне урыска каршы куеп күрсәтергә ярамый. Хәзер исә халыкларның телләре йә яклауга мохтаҗ, йә бетү алдында. Беренче чиратта мәгариф өлкәсендә телләрне укыту булырга тиеш, ә ул киресенчә бетерелә генә. Гомумән, мәгариф өлкәсендә без бик күпкә артка чигендек дип саныйм. Халыкларны үстерү комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш. Русия халыкларының тел торышын чын-чынлап тикшерергә кирәк. Җирле институтларда, бәлки, ниндидер эшләр алып барыладыр, ләкин азчылык халыкларда мондый тикшерүләр юк. Бездә хәтта республикалар күләмендә телләрне үстерү програмы да юк. Безнең заманда, бөтен кеше интернетта утырганда, халыклар өчен электрон инфраструктура булдырылырга тиеш. Моның белән дәүләт шөгыльләнергә тиеш дип саныйм, - ди ул.

Чуашстанның "Сувар" яшьләр оешмасының шәрәфле рәисе Олег Цыпленков төп проблем буларак чуаш халкының кимүен искә алды.

Олег Цыпленков
Олег Цыпленков

​– 2000нче еллар башында чуаш халкы ике миллион булса, хәзер безнең сан 400-500 меңгә кимрәк. Мине иң борчыган проблем шушы. Чуаш теле – төрки тел һәм болгар телләре гаиләсеннән исән калган бердәнбер тел санала. Соңгы чуаш белән бергә бу телләр гаиләсе дә үләчәк. Әлбәттә, мәгариф өлкәсендәге проблемнар бездә дә бар, аларын кабатлап тормыйм, - диде ул һәм халык санын арттыруда дәүләт ярдәме, махсус програмнар кирәк булуын ассызыклады.

XS
SM
MD
LG