Бастрыкин Башкортстанның тикшерү комитетына Уфадагы алданган өлешчеләрнең мөрәҗәгатен тикшерергә кушты

Александр Бастрыкин

Алар фатирларын ун елга якын көтә. 

Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Башкортстанның тикшерү комитетына Уфадагы "Менделеевский" торак комплексы өлешчеләренең мөрәҗәгатен тикшерергә кушты, дип яза "Эхо Москвы".

Гыйнварда өлешчеләр Бастрыкинга видеомөрәҗәгать яздырган иде. Алар фатирларын ун елга якын көтә. Видеомөрәҗәгатьтә искәртелгәнчә, йортны беренче булып төзи башлаган "Меркурий" ширкәте бөлгенлеккә төшкәннән соң һәм бинаны муниципаль йорт төзүчегә тапшыруларыннан соң, өлешчеләр аңа өметләр баглаган булган, әмма өметләре акланмаган.

Башкортстанның тикшерү идарәсе башлыгы Дмитрий Чернятьевка кешеләрнең торак алуга хокукларын торгызуга кагылышлы вазгыять турында хисап бирергә кушылган, әлеге күрсәтмәнең үтәлеше исә тикшерү комитетының үзәк аппаратында күзәтүгә алынган.

2017 елда Уфада "Меркурий" төзелеш ширкәтеннән фатир алам дип алданган бер төркем өлешче ачлыкигълан иткән иде.

Шулай ук үз проблемнарына хакимиятләрнең игътибарын җәлеп итү өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсе янында рөхсәтсез протест чарасы уздырдылар.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!