Түбән Кама башлыгы татар телен саклау програмын булдырырга тәкъдим итте

Рамил Муллин

Аның сүзләренчә, програм кәгазьдә генә калмаска, чын үрнәкләргә нигезләнергә тиеш.

Түбән Кама районы башкарма хакимияте башлыгы Рамил Муллин татар телен саклауда эшли торган програм кабул итәргә чакырды. Бу хакта ул 19 февральдә шәһәрнең халык иҗаты йортында узган Түбән Каманың татар телен, тарихын, мәдәнияте, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү координацион шурасы утырышында белдерде.

Рамил Муллин сүзләренчә, татар ата-аналарының балаларын мәктәп һәм бакчада урыс төркемнәренә бирүе борчу тудыра.

"Әгәр без үз ана телебезне сакламасак, аны югалтачакбыз. Мин үземнең балаларым белән татар телендә генә сөйләшәм. Безнең бурыч – әлеге юнәлештә эшләү", диде ул.

Муллин татар телен саклауның яңа програмын булдырырга тәкъдим итте. Әлеге програм "кәгазьдә генә калмаска, ә чын мисалларга нигезләнергә тиеш".

"Әгәр тел, тарих, мирас булмаса, бу халыкның киләчәге булмый. Безгә мәгариф, мәдәният, спорт, яшьләр – барлык структурада һәр юнәлешне билгеләргә кирәк. Һәркем бу эшчәнлекне белергә тиеш. Безнең яхшы база бар, ләкин милли компонент юк. Безнең җирлек милли йөзле булырга тиеш", диде ул.

Утырышта мәктәпләрдә татар телен укыту мәсьәләсе дә күтәрелгән. Аерым алганда, укытучыларга кытлык, балалар бакчасыннан соң мәктәптә татар телендә белем ала алмау проблемнары әйтелгән. Очрашу барышында җәмәгатьчелек татар теле курслары булдырырга, элмә такталарда татар атамаларын дөрес язарга, авыл тарихын өйрәнергә чакырган.

Күптән түгел Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда татар телен укыту дәрәҗәсе мактанырлык түгел дип белдерде. Моны ул оят һәм хурлык дип бәяләде.

Татарстанда күпчелек балалар урысча белем ала, татар теле дәүләт теле булса да, ул бөтен укучылар өчен дә мәҗбүри фәннәр исемлегеннән төшереп калдырылды.

Русиядә Бердәм дәүләт имтиханын урыс телендә генә биреп була. Шунлыктан укучылар фәннәрне урыс телендә укырга тели, милли мәктәпләрнең абруе кими. 2017 елда прокуратура тикшерүләреннән соң республикалар мәктәпләрендә милли телләрне укыту ихтыярига калды.

2018 елдан бирле мәктәпләрдә туган телләр гариза нигезендә укытыла. Уртача алганда, татар теле һәм әдәбияты фәннәре атнага 2-3 дәрес керә.

Татарстанда дәүләт теле булган татар теле дәресләре 2017 елда Русия президенты Владимир Путин әйткәнсүзләрдән соң мәҗбүри булмый башлады.

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!