Башкортстан татар конгрессы чираттагы корылтайга әзерләнә башлады. Ул июль аена билгеләнгән. Чарада барлыгы 600дән артык кеше катнашачак, шуның 550се делегатлар. 1800 татардан бер делегат сайланачак. Корылтайны оештыруда ярдәм сорап Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка хат күндерелгән. Чараны уздыруга матди ярдәм сорап Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Милли шура җитәкчесе Васил Шәйхразиевка да хатлар җибәрелгән. Башкортстан татарлары конгрессы үткән елны чираттан тыш корылтаен уздырырга җыенган иде, ләкин ул узмады. Моны хәл ителмәгән матди авырлыклар белән аңлаттылар.
Башкортстан татарлары конгрессының башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов ярдәм булмаган очракта партизаннарча җыелып булса да уздырачакларын белдерде.
— Дөнья татар конгрессы каршына татар җәмәгатьчелеге оешмалары тупланган, Башкортстан конгрессы структурасы нинди?
Конгрессны Татар оешмалары берлеге дип тә атап булыр иде
— Дөнья татар конгрессы каршына татар иҗтимагый оешмалары тупланганга күрә аны икенче төрле Татар оешмалары берлеге дип тә атап булыр иде. Безнең Башкортстан татарлары конгрессына да республикадагы башка кайбер татар иҗтимагый оешмалары керә. 2017 елда чираттагы конференцияне уздырыр алдыннан безгә хатын-кызларның "Ак калфак" һәм "Сәхибҗамал", шулай ук Татар морзалары, "Рамазан" төрки-агарту үзәге, "Азатлык" татар яшьләре оешмасы рәсми керүләрен белдерде. Элегрәк исә бар оешмалар да, шул исәптән милли-мәдәни мохтарият та керә иде. Шуңа алда торган корылтайны Башкортстан татар конгрессы корылтае гына түгел, ә барлык республика татарлары корылтае дип атарга да була. 2012 һәм 2017 елларда узган конференцияләребездә дә барлык татар оешмалары да катнашкан иде.
БУ ТЕМАГА: Башкортстан татарлары конгрессы корылтае шома гына узды— Конгрессның узган корылтайларына республика хакимияте чарага санаулы вакыт калгач кына рөхсәт бирде. Шуның белән татар проблемнары матбугатта тикшерелмәде диярлек. Ә хакимият рөхсәтеннән башка мәгълүмат чаралары бу хакта язмый. Бу юлы ничек булыр, сезнеңчә?
— Башкортстан башлыгына хат җибәрелде, чөнки конгресс — хөкүмәт органнары һәм җәмәгатьлекне берләштерүче оешма. Чараны югары дәрәҗәдә уздыру өчен хөкүмәт ярдәме кирәк. Шул вакытта гына форумны зур һәм дәрәҗәле итеп оештырып була. Хөкүмәт ягыннан уңай җавап аламасак та барыбер корылтайны уздырачакбыз, чөнки низамнамә нигезендә ул биш елга бер узарга тиеш. Без форумнарны Дөнья татар конгрессы алдыннан уздырабыз, анда Казанда узачак конгресска делегатлар да сайлыйбыз. Корылтай узачак, ләкин нинди дәрәҗәдә - әлегә билгесез. Башкортстан хөкүмәте һәм Татарстан ягыннан ярдәм булса, югары дәрәҗәдә уздырырга мөмкинлек туачак, әгәр булмаса, үзебез бина табып, анысы да булмаса, табигатьтә партизаннар кебек булса да җыелачакбыз.
Конгресс — хөкүмәт органнары һәм җәмәгатьлекне берләштерүче оешма
Республика башлыгына җибәрелгән хат Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе урынбасары Урал Килсенбаев һәм хөкүмәт рәисе урынбасары Азат Бадрановка төшерелгән. Ике яктан да безне аңлау бар. Чараны уздыру өчен иң зур залларның берсе булган Конгресс-һоллны сорадык. Пленар утырышны уздырырга зур һәм секцияләр үткәрү өчен кече залларны сорадык. Милли проблемнар турында төп чыгышлар секцияләрдә булыр дип уйлыйм. Өч секция планлаштырыла: туган телне саклау һәм мәгариф, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау, татар авылларын саклау, авылда эшкуарлыкны үстерү. Белүебезчә, татарны яшәтү өчен авылларны сакларга кирәк, ә авыллар яшәсен өчен эшкуарлык үсәргә тиеш. Яшьләр секциясен дә уйлаган идек, ләкин Башкортстан татар яшьләре көннәрен аерым уздырырга булдык. Элек без татар яшьләре көннәрен даими уздырып килә идек.
— Башкортстанда татар яшьләре көннәре аерым узачак дидегез. 1990-2000 елларда бу хәрәкәт бар иде. Хәзер ул ни дәрәҗәдә? Лидерлар килмәү нәрсәгә бәйле? Казанда чараларга еллар дәвамында бер үк кешеләр йөрүе, яшьләрне кабул итеп бетмәүләре турында язалар. Өлкәннәр китмәсә, яңа кешеләр килми дигән фикерләр дә бар.
— Мин 1987-88 еллардан милли хәрәкәттә катнашам. 2003-2010 елларда милли хәрәкәттә җитәкчелектән киттем, эшне Рамил Бигнов, Мәҗит Хуҗиннар алып барды. Өлкәннәр китсә, яшьләр килә дигән фикер белән риза түгелмен. Без китсәк, бөтенләй сүнәчәк. Бүген өч кеше җыелып республика оешмасын төзи ала. "Азатлык" татар яшьләре оешмасы бар. 30 елдан артык элек теркәлгән бу оешма бүген җитәкчесез утыра. Бездә утырып эшләр урын, телефон, интернет бар, ләкин яшьләр юк. Өлкәннәр китмәсә, яңа кешеләр килми дию белән килешмим. Без бик шатланып китәр идек.
БУ ТЕМАГА: "Башкорт яшьләре бердәм, татарларга да оешу кирәк"Яшьләр хәрәкәтен тергезү өчен 2018 елның ноябрендә студентларны җыеп чара уздырган идек. Ул чара турында Азатлыкта чыккан мәкаләгә әллә күпме фикерләр булды. Имеш, мин яшь кызларны җыеп ятам. Без җитәкчелекне кулга алырга тырышмадык, оешсыннар өчен этәргеч булсын дип тырышкан идек. Үзләренә җыелу мөмкинлеге булмаса дип тырыштык.
Аерым яшьләр көннәрен уздыру сорау астында. Безгә яшьләрне җыеп күңел ачу түгел, милли проблемнарны карап, милләтнең киләчәге турында фикер алышырга, оешманы яңартырга кирәк. Бүген оешманың җитәкчесе юк. Оешманың җитәкчесе булмау сәбәпле әлегә татар көннәрен уздыру мәсьәләсе ачык кала.
— 2002 елда III Дөнья татар конгрессына Башкортстаннан ике делегация барды. Хакимият һәм җәмәгатьчелек сайлаган кешеләр. Мондый хәл кабатланырга мөмкинме?
Хакимият безнең эшкә кысылмый, безнең аша үз линиясен алып баруы сизелми
— Әйе, ул елда хакимият Башкортстан татарларының II корылтаеның беренче этабын уздырган иде. Анда фәкать Казанда узачак III Дөнья татар конгрессына делегатлар гына сайланды, ул корылтайның икенче этабы 2003 елда узды. Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеге III Дөнья татар конгрессына хакимият сайлаган делегатлар белән килешми үз корылтаен җыйды. Ул качып-посып Уфадагы бер ашханәдә узды, аны сизеп калып утларны сүндергән иделәр. Әле андый сценарий булмас дип уйлыйм. Чөнки хакимият безнең эшкә кысылмый, безнең аша үз линиясен алып баруы сизелми. Шуңа мин хакимият делегациясе булмас дип уйлыйм. Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин аерым үз исемлеген төземәсә, андый хәл булмас дип уйлыйм. Төзесә дә низамнамә буенча ул кануни булмаячак, чөнки делегатлар корылтайда каралырга тиеш. Альфред Дәүләтшин шундый җыен үткәреп, үз исемлеген раслату дәрәҗәсенә җитмәс дип уйлыйм.
—Альфред Дәүләтшин җитәкчелегендәге Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге белән эшли алмавыгыз нәрсә белән бәйле?
— Бу сорауга җавапны ерактанрак башлыйм. Элек вәкиллек һәм конгресс урындагы татар оешмалары белән эшли иде. Чөнки конгресс ул – татар иҗтимагый оешмалары берлеге. 2019 елда эш планнарын карарга дип җыеп, кинәт кенә Алик Локмановның (Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы ул чактагы вәкиле - ред.) алынуын һәм икенче кешенең куелуын белдерделәр. Вәкиллек җитәкчесен милли оешмалар белән киңәшләшми, исәпләшми билгеләделәр. Элек Алик Локманов белән бер бинада, бергә эшләдек. Районнардагы бүлекчәләргә хатларны да ике имза белән җибәрә идек. Вәкиллекнең турыдан-туры эшләргә хокукый статусы юк. Мин яңа җитәкче билгеләнгәч тә эш шулай дәвам итәр дип уйлаган идем. Альфред Дәүләтшинга биш штат берәмлеге бирелгәч, берсен үзебезгә сорадым. Башта ул үзләренең бурычларын, максатларын, юнәлешләрен белмәү сәбәпле, җавап бирә алмавын әйтте. Тәкъдимемне әйткәнгә бер, ике ай узды, аларга бүлмәләр бирелде, берничә тапкыр бергә эшләргә мөрәҗәгать иттек, әмма, кызганычка каршы, килеп чыкмады. Моның сәбәпләрен әйтә алмыйм. Бәлки аңа Казаннан шулай кушылгандыр, бәлки биредә шундый күрсәтмәләр бирелгәндер.
БУ ТЕМАГА: "Һәрбер татар саналган булырга тиеш." Уфада конгресс офисы ачылдыТатарстанның рәсми вәкиллегенең башкарган эшләрен дә аңлап бетмим. Элек вәкиллектә җыелып, проблемнар турында даими сөйләшә идек. Элекке җитәкчеләр Альберт Максютов, Ранэль Зиннәтуллин белән тыгыз эшләдек. Узган ел иҗтимагый оешмаларны бер тапкыр да җыю булмады. Соңгы тапкыр җыелуыбыз 2020 ел ахырында эш планнарын карау булды. Мин мондый "эшчәнлек" белән риза түгел. Мин алар бөтенләй эшләми дип әйтмим, социаль челтәрләрдә эшлиләр, мәсәлән, Милли шура, Дөнья татар конгрессы җитәкчесе килсә, аларны каршы алып, озатып йөриләр, һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән шөгыльләнәләр. Күпме хезмәткәр тотып шул эшләрне генә башкару, минемчә, бик үк дөрес түгел.
Узган ел Татарстан һәм Башкортстан арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелүгә 30 ел тулды. Мин рәсми вәкиллеккә шуны уздыру кирәклеген тәкъдим иткән идем. Дөрес, алар иҗтимагый оешмалар уздырган чараларга килеп бүләкләр тапшыралар. Моның өчен Татарстанга рәхмәт. Ләкин бу гына эшчәнлек була алмый. Иң башта эшләрдәй оешмаларга ярдәм итәргә кирәк. Мәсәлән, "Ак калфак" оешмасы узган елны әллә күпме чара уздырды.
Казан Башкортстан татарлары мәсьәләсендә дөрес юнәлештә эшләми
Казан Башкортстан татарлары мәсьәләсендә дөрес юнәлештә эшләми. Без Стратегиядә Башкортстан буенча аерым бүлек эшләргә тәкъдим иткән идек, колак салмадылар. Төп эш вәкиллек ачуда түгел, ә эшләгән оешмаларга ярдәм итүдә. Алик Локманов эшләгәндә мәктәпләр буенча аерым хезмәткәр бар иде. Күпме укытучы белем бирүе, күпме китаплар җитмәве турында мәгълүмат җыйдык. Үзара аңлашып, бергә эшләсәк телне, милләтне саклауда нәтиҗәләр күбрәк булыр иде.
—Җәмәгатьчелеккә Башкортстан татарлары конгрессы һәм милли-мәдәни мохтарият арасында көндәшлек булуы билгеле. 2017 елны узган татар конгрессы форумында ул чактагы Дөнья татар конгрессы вәкиле булган Алик Локмановның Римма Үтәшеваны тәнкыйтьләгән чыгышы бик зур бәхәсләр кузгаткан иде. Бүген оешмалар арасында мөнәсәбәтләр ничек?
— Көндәшлек бар, чөнки бер-берең белән спорттагы кебек ярышып эшләгәндә генә алга китәргә була. Алар шундый-шундый чара уздырган, әйдәгез, без дә калышмыйк дип эшли торган көндәшлек бар. Аны ак көнләшү диик. Ә Римма Үтәшева белән без 2012 елдан бергә, ул елны аны да, мине дә оешмага рәис итеп сайлап куйдылар. Шул чордан алып без бер-беребезгә ярдәм итеп бергә эшләдек. Бу шулай булырга тиеш. Аларның үз юнәлеше, үз федераль җитәкчеләре, безнең үзебезнең.
БУ ТЕМАГА: "Башкортстанда татар мәнфәгатенә каршы эшләр башкарылмый"— Мохтарият оешкан чорда татарлар күпчелекне тәшкил иткән районнарда конгресс бүлекчәләре, азчылык булган төбәкләрдә мохтарият бүлекчәләре төзеләчәк дигән фикерләр булган иде. Имеш, мохтариятләр татарлар диаспора булган төбәләрдә генә оештырылырга тиеш. Чынлыкта бүлекчәләр ничек эшли?
Безгә килергә юлга чыккан Кашаповларны тоткарлаулар, аларны республикага кертмичә җәфалаулар булды
— 2012 елдан мохтарият белән Римма Үтәшева җитәкчелек итә башлагач, ул үсештә булды. Мин алар өчен шат, чөнки аны оештыру башында без дә тордык. Ул безгә балабыз кебек якын. 1999 елда аның оештыру корылтаен бик авыр шартларда уздырган идек. Ул Уфа читендәге он комбинаты базасында узды. Безгә килергә юлга чыккан Кашаповларны тоткарлаулар, аларны республикага кертмичә җәфалаулар булды. Шуннан өч ел теркәлә алмый йөрдек. Әллә күпме мәхкәмәләр уздырдык. Мәхкәмәләшеп 2002 елда гына рәсми теркәлүгә ирештек. Бүген мохтариятнең үсешенә һәм эшчәнлегенә шатбыз. Бүлекчәләргә килгәндә, 2012 елга мохтариятнең өч кенә бүлекчәсе бар иде. Чөнки республика мохтариятен теркәү өчен ул чактагы тәртипләр шулай иде. Римма Үтәшева килгәч, ул күпчелек районнарда оештырылды дип беләм.
— Римма Үтәшева мохтарият җитәкчесе итеп сайлангач, татарлар күпчелекне тәшкил иткән бар районнарда да бүлекчәләр төзелде. Кайберләрендә Башкортстан татарлары конгрессы бүлекчәләре тулаем мохтарияткә күчте. Моны сатылу дип бәяләүчеләр дә булды.
— Мохтарият бүлекчәләрен оештыра башлагач, кайбер район хакимияте башлыклары миңа шалтыратып, конгресс бүлекчәсе өстенә мохтарият бүлекчәсе төзү ни өчен кирәк булуы белән кызыксынды. Без урындагы шартлардан чыгып эш итәргә киңәш иттек. Кайбер районнарда һәр оешманың үз җитәкчесе, кайбер районнарда бер үк кешеләр эшли. Ә бит заманында Дөнья татар конгрессының да, мохтариятнең дә рәисе бер кеше – Индус Таһиров иде. Бүлешү булмады. Безнең кайбер районнарда да бер үк кешеләр җитәкли. Бу мохтарияткә сатылу түгел.
БУ ТЕМАГА: Мохтарият бар, эшчәнлеге нидән гыйбарәт?— Сез җанисәп узган 2021 елда Башкортстан татарлары конгрессының чираттагы корылтаен җыю мантыйк буенча файдалы булыр иде дигән идегез. Чөнки ул чара алдыннан һәр районда конференцияләр узарга тиеш, теләсә-теләмәсәләр дә милли проблемнарны да телгә алмый булмый. Чара узмауда сәбәп итеп Казаннан ярдәм булмауны атадыгыз. Ә шул ук елны милли бизәкләр, чигү чигүгә Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте грант алды. Бу уңайдан нәрсә дияр идегез?
— Үткән елның февралендә узган милли-мәдәни мохтариятнең V конференциясендә аларның хисабына сокланып утырдым. Чөнки акча таба беләләр. Аларга федераль мохтарият тә ярдәм итә. Грантлар да ала беләләр. Федераль дә, Башкортстан да, Татарстан грантларын да алалар. Башкортстанда субсидияләр дә алалар. Узган ел 600 мең сум алганнар. Шуңа аларның башкарган эшләре дә күбрәк булды. Димәк, алар акчаны сорый белә. Грантлар алуга әзерләгән документлары ышандырырлык, дәлилле итеп төзелгән.
Мин грант бирү тәртибе белән килешеп бетмим. Мәсәлән, җәмәгатьчелек пулатында бер оешманың грант алуы белән танышкан идек. Бер кешедән торган оешма "Сәламәтлек сукмагы" дигән проект өчен өч миллион сум акча алган. "Яндекс" картада сукмак төшергәннәр. "Үзегез шул сукмактан уздыгызмы?" соң дигән сорауга "Әлегә уза алмадык", дип җавап бирде. Гранттта җиңү документларны матур итеп әзерләп бирүгә бәйле.
— Башкортстан татар конгрессының конкрет эшләренә күчик. Республикада мәктәпләр, балалар бакчалары белән эшләү ничек куелган? 2017 елдагы мәгариф кануннарындагы үзгәрешләргә ярашлы, бала саны җыелса, милли сыйныфлар ачу мөмкинлеге бар. Иҗтимагый оешмалар моннан файдаландымы?
Башкортстан татарлары конгрессы — офисы булган бердәнбер оешма
— Башкортстанда бүген берничә татар иҗтимагый оешмасы эшли. Оешмалар клуб форматына күчеп бара. Чөнки аңлашыла, көндәлек эш өчен оешмаларның үз офислары, хезмәткәрләре, акчасы булырга тиеш. Клуб рәвешендә бер тема буенча очрашып, фикер алышып алалар. Башкортстан татарлары конгрессы — офисы булган бердәнбер оешма. Безнең иртәннән кичкә кадәр ишегебез ачык, кешеләр килә, телефоннан шалтыраталар. Районнардагы бүлекчәләр белән элемтәдә торабыз. Конкрет эшләргә килгәндә, зур чаралар өчен акча юк. Ләкин урындагы бүлекчәләр эшли. Без җанисәп алдыннан районнарда татар мәдәнияте айлыклары уздырырга җыенган идек. Кайбер районнарда узды. Мәсәлән, Шаранда шундый чара үтте. Шаранның җирле телевидениесе аны төшереп халыкка күрсәтте. Бу бик матур чара булды. Туймазы, Кыйгыда да яхшы гына эшләделәр.
БУ ТЕМАГА: Милли шура Башкортстанга йөз тота башлады, ләкин файдасы сизеләме?Алик Локманов Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле булган заманда штатта мәгариф буенча да бер хезмәткәр тоткан идек. Әгәр андый штат мохтарияттә булып, алар эшләсә бик әйбәт булыр иде. Безгә штат бирсәләр, без эшләр идек. Бүген биш хезмәткәре булган бердәнбер оешма – ул Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге. Без аларның бер хезмәткәре мәгариф мәсьәләләре буенча эшләр дип уйлаган иде. Ләкин алай булып чыкмады.
— Башкортстан татар конгрессы сәясәттә никадәр катнаша? Дөньяда, Русиядә төрле хәлләр бара. Мәсәлән, "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген тану вакыйгасы. Башкортстанга Донбасстан ике меңгә якын кеше эвакуацияләнәчәк.
— Сәясәттә катнашу өчен әллә күпме фиркаләр бар. Низамнамә буенча без Башкортстан татарлары мәнфәгатен якларга тиеш. Шуңа без турыдан-туры сәясәт белән шөгыльләнмибез.
Луһански һәм Донецки мәсьәләсенә килгәндә, бу хәл Украинага да, Русиягә дә ошамыйдыр. Сугыш, кан кою беркемгә дә файдалы түгел. Безгә балалар, хатын-кызлар, картлар килә. Монда аларны гаепләп булмый. Чөнки алар сугыштан качып килә. Аларның хәлләрен аңлап читтә калмый, ярдәм кулы сузарга әзербез. Донбасс балаларына ярдәм итү турында уйлыйбыз.
— Заһир Хәкимовны Русия патриотлары фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе рәисе дип тә беләбез.
— 2021 елның 28 гыйнварында фирка эшләүдән туктады. Ул "Гадел Русия" фиркасенә кергән хәрәкәт булып калды. "Русия патриотлары" фиркасе җитәкчесе Геннадий Семигин "Гадел Русия"дә рәистәш булып тора, Русия думасы депутаты. Ул "Гадел Русия"нең Башкортстанда кураторы. Мин "Русия патриотлары" хәрәкәтенең республика бүлекчәсе җитәкчесе булып калам. Безгә финанс ярдәм күрсәтелми.
— Русия патриотлары хәрәкәтенең Башкортстандагы җитәкчесе буларак, Русиянең милли республикаларга, урыс булмаган халыкларга карата сәясәтен ничек бәялисез? Мәгариф буенча хәрәкәтнең позициясе ничек?
Милли мәгариф халыкның милли үзаңына, сүлпәнлегенә дә бәйле
— Безнең фирка бер ел инде юк, әйткәнемчә, ул хәрәкәт кенә булып калды. Милли сәясәткә килгәндә, ул һәркемнең үзеннән, гражданлык позициясеннән тора. Бүгенге кануннар буенча ата-аналар теләсә-кайсы мәктәптә милли сыйныфлар ачтыра ала. Ата-аналар җыелышып татар телен укыту кирәк дисәләр, ул таләпләре үтәлергә тиеш. Милли мәгариф халыкның милли үзаңына, сүлпәнлегенә дә бәйле.
— Узган ел үткән җанисәптә Башкортстан татарлары конгрессы каршында эшче төркем оештырган идегез. Азак җанисәптә канун бозулар булмавын белдердегез.
— Ул төркемне матбугатта һәм социаль челтәрләрдә каршылыклы фикерләр булганнан соң оештырган идек. Ләкин кырыклап кына шалтырату булды, күпчелеге халык санын язып йөрүче килмәүгә зарланды. Казандагы Дөнья татар конгрессына Башкортстаннан күбрәк кеше мөрәҗәгать иткән дип беләм. Бу безгә ышанмаудан бигрәк, анда хокукчылар эшләүгә бәйледер. Мин моның сәбәпләрен әйтә алмыйм. Безгә районнардан мөрәҗәгатьләр күп булыр дип көткән идем. Алай килеп чыкмады.
БУ ТЕМАГА: SERGIS: Җанисәптә иң күп шикаятьләр Башкортстан, Төмән һәм Ульяннан килә— Шәһәр мохитендә телне саклау юллары нинди? Дәүләтнең, җәмәгатьчелекнең өлеше ничек?
— Телне, гореф-гадәтләрне саклау гаиләдә башланырга тиеш. Әмма бу гына җитми. Мохит булуы кирәк. Минем балалар ни өчен телне ипи-тозлык кына белә? Алар татар теле нәрсәгә кирәк, мин аны кайда файдалана алам диләр. Миңа аларга дәлил табуы бик авыр. Чөнки мохит юк. Телне файдалану шартлары юк. Татар телендә телетапшырулар, курчак театрлары булмау да мохитне тарайта. Дөрес, "Нур" театрында ара-тирә балалар өчен тамашалар була. Ләкин бу гына җитәрлек түгел.
Ата-аналар катырак торса да яхшырак булыр иде. Милли сыйныфлар булмау, балаларының урыслашуына алар да гаепле. Кушнарен, Благовещен кебек кайбер районнарда оешмабыз җитәкчеләре ата-аналарны җыеп татар телен кертү буенча эшчәнлек алып барды. Бу юнәлештә эшне бар районнарда алып бару кирәк. Дәүләттән дә таләп итәргә, үзебезгә дә эшләргә кирәк.
— Милли хәрәкәт лидерлары, җәмәгать эшлеклеләре тел, тел дип сөйлиләр. Әмма гаиләләрендә киресенчә булып чыга.
Гаиләне үз милләт кешесе белән төзесәң, баланың беренче сүзләре туган телдә була
— Элек яшь чакта өлкәннәр гаилә корганда үз динегез, милләтегез кешесен сайлагыз дип әйтә иделәр. Яшь чакта моңа бик игътибар итмисең, мәхәббәтнең чиге юк, ул дингә дә, милләткә дә карамый дип йөрисең. Әмма мин яшьләргә үземнең тормыш юлына карап моңа игътибарлы булырга кирәк дияр идем. Чөнки башка милләт вәкиленә өйләндем. Ул әйбәт кеше, ләкин туган телне бер дә юкка гына ана теле дип әйтмиләр бит. Туган тел балага ана сөте, бишек җырлары белән керә. Гаиләне үз милләт кешесе белән төзесәң, баланың беренче сүзләре туган телдә була. Минем балалар татар сыйныфында укыйлар, ипи-тозлык туган телне беләләр. Ләкин, кызганычка каршы, әдәби телне беләләр дип әйтә алмыйм.
Өч ел элек аерылышырга туры килде. Хатыным мин эштән кайткач "Эшеңдә күпме хезмәт хакы аласың?" дип сорый иде. "Мин эштә хезмәт хакы алмыйм, киресенчә, акча түгәм", дия идем. "Хезмәт хакы алмагач, бу эш нигә кирәк?" дигән сүзләр ишетергә туры килде. Мин эшкуарлыгым белән финанслыйм, бу гаиләгә дә зыян сала. Бүлмәләрне арендалау, телефон, интернет, бер кешегә 25 мең сум хезмәт хакы түләүгә ким дигәндә 50 мең сум акча китә. Ай саен гаиләгә керәчәк казнадан 50 меңне алу ризасызлык тудырды.
* * *
Башкортстан татарларының беренче корылтае 1997 елның 26-28 июнендә узган иде. Икенче корылтай ике өлештән торды. 2002 елның 3 августында корылтайның беренче өлеше узды. Анда Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитетының хисап чыгышы тыңланды һәм Казанда узачак III Дөнья конгрессына делегатлар сайланды. Чарада хисап чыгышы да, проблемнар да тикшерелмәде, форум бары тик делегатлар сайлау өчен генә оештырылды. Корылтайның икенче өлеше мотлак узачагы белдерелде. 2003 елның 5 июлендә корылтайның икенче өлеше узды. Шуннан соң Башкортстан татарлары корылтае узганы булмады. Дөрес, Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте, Башкортстан татарлары конгрессының конференцияләре узды, ләкин алар бар республика татарлары форумы буларак оештырылмады. Монысы 2003 елдан, ягъни ике дистәгә якын ел өзеклектән соң III корылтай буларак оештырыла.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!