2022 елда Дөнья татар конгрессы оешуга 30 ел, Милли шура төзелүгә биш ел тула. Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев соңгы атналарда Русия төбәкләрендә йөреп татарлар белән очраша. Татарлар аеруча күп яшәгән төбәк - ул Башкортстан. Биредә татар мәнфәгатьләре никадәр кайгыртылган, Милли шура, Дөнья татарлары конгрессының Башкортстан белән элемтәләре никадәр ныклы? Азатлык әлеге сорауларга җаваплар эзләде.
Васил Шәйхразиев, Татарстан белән Башкортстан – татар милләтенең умыртка баганасы, ди.
"Соңгы 2-3 елда без Башкортстанда нык эшли алдык. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров та безгә ярдәм итте. Шул ук вакытта без республикада конгрессның вәкиле итеп Әлфрид әфәндене (Әлфрид Дәүләтшин - ред.) сайлап куйдык. Ул да, тырышып, яңа такым белән эшли башлады. Иң беренче булып рейхстагка байрак куйган каһарманыбыз Гази Заһитовка, безнең кара генерал Даян Мурзинга һәйкәлләр ачу дибезме, мәктәпләрдә бакчаларда алмагачлар утыртып, очрашулар уздыру, музейлар карау, татар авылларына бару, Башкортстан татарлары турында китаплар бастыру. Бүгенге көндә анда бер миллионнан артык татар яши. Безнең мөнәсәбәтләр бик әйбәт. Соңгы вакытта мин башкорт корылтае белән очраштым һәм безнең диаспоралар булган өлкәләрдә, чит илләрдә татар-башкорт оешмалары булып эшлиләр, безнең үрнәк үзәкләр бар, аларны да искә алып, татарны да, башкортны да саклап, алга бару турында сөйләшүләр булды. Сөбханалла, без бер-беребезне аңлап алга барабыз, дип әйтәсем килә.
2 августта Милли җыен узачак. Низамнамә нигезендә Милли шура рәисе һәм башкарма комитет рәисе яңадан сайланырга тиеш. Биш ел эчендә эшләгән эшкә канәгатьме, дигәндә, мин һәрвакыт әйтә идем – әгәр син канәгать булсаң, гариза язарга да пенсиягә китәргә. Шуңа күрә эшлисе эшләр күп", диде Васил Шәйхразиев татарлар белән очрашуларның берсендә.
Башкортстан татар милли хәрәкәтенең элекке лидеры, Татар морзалары мәҗлесе әгъзасы Кәрим Яушев Милли шура рәисе Башкортстанда еш була, әмма очрашулар медаль һәм грамота өләшүгә генә кайтып калмасын иде ди.
"Васил Шәйхразиев БТКның (Бөтендөнья татар конгрессы) элекке башлыгы Ринат Закировтан аермалы буларак, Башкортстанда еш була, республика түрәләре белән очраша һәм, шулай ук, җыр-бию һәм төрле мәдәни чаралар оештыру белән шөгыльләнүче татар активистлары белән очраша, аларга күпләп медальләр, грамоталар өләшә. Башкортстандагы татар җәмәгатьчелеген мондый эшчәнлекнең республикада яшәүче миллионнан артык татарның милли-мәдәни тормышына уңай тәэсире бармы, юкмы – шул кызыксындыра.
Кызганычка каршы, бу очрашуларда һаман элекке заманнардан калган идеологик штамплар гына яңгыратыла: "ике тугандаш республика", "тугандаш халыклар", "мәңгелек дуслык". Бер нәрсә онытыла – фәкать тигезләр генә дус була ала. Татар милләтенең реаль яртысын тәшкил итүче Башкортстан татары һаман элеккечә рухи кысылып яши икән – нинди дуслык турында сүз була ала? Элегрәк шундый сорау куйган идем: "Татар дигән Алып бер аягы белән Ык елгасының уң ярына, икенче аягы белән сул ярына баскан. Әмма, бер аягында туры, икенче аягында тезләнеп торса, аны горур басып тора дип әйтеп буламы? Юк, әлбәттә", ди Кәрим Яушев.
Ул шулай ук Башкортстанда татар телен саклауга шартлар җитәрлек дигән сүзләргә шикләнеп карый.
"Баксаң, Башкортстанда татар телен саклау өчен күп эшләнелә икән, проблемнар юк диярлек. Менә нәрсә дигән Дөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты әгъзасы, Башкортстанның элекке мәгариф министры Сынтимер Баязитов: "Башкортстанда туган телләрне, шул исәптән татар телен дә саклау өчен күп эшләр башкарыла. Башкорт телен Татарстанда да саклау һәм үстерүгә сезнең ярдәмгә өмет итәбез". Ә Шәйхразиев ни ди: "Бүлешүнең файдасы юк. Әйдәгез, татар сыйныфлары бар икән, анда башкорт балаларын биреп, башкорт сыйныфлары бар икән, татар балаларын биреп, туган телне өйрәник. Безне алфавитта алты гына хәреф аера".
Әлбәттә, мондый тәкъдимгә башкорт ягы рәхәтләнеп риза – татар балаларын башкорт сыйныфларында укытуга. Аннан соң, безне алты хәреф кенә аермый. Башкортстандагы тарих дәреслекләрендә башкортлар татар ханлыклары изүе астында җәфа чиккән, урыс дәүләтенә кушылып кына исән калган, дип раслана. Башкорт "сыйныфларында" татар балалары шундый "белем" алырга тиешме?"ди Яушев.
Шулай да ул алга китеш тә бар дип саный. "БТКның элекке башлыгы Ринат Закиров Башкортстанның ул вакыттагы президенты Мортаза Рәхимов белән 2009 елның 14 октябрендәге очрашуы вакытында, оялмыйча шулай дигән иде: "Без күрше Башкортстанда татарлар туган телләрен өйрәнә, үз мәдәниятен саклый, балаларын татар халкы йолалары һәм традицияләре буенча тәрбияли алсын өчен кирәкле шартлар тудырылуын күрәбез, мәктәпләрдә балалар татар телен өйрәнә ала. Әлбәттә, боларның барысы да безне шатландыра".
Монысы инде дистәләрчә еллар буена Башкортстанда милли-мәдәни, тел өчен тигез булмаган көрәш алып баручы татар җәмәгатьчелегенә төкерү иде. Бүген кайбер эшләр эшләнә, әлбәттә. Шулай, БТКның Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Әлфрид Дәүләтшин Башкортстанның төрле районнарында мөһим иҗтимагый-мәдәни чаралар оештыра, татарлык байрагын күтәрә. Башкортстан татарларының күренекле вәкилләренә һәйкәлләр куелуда да вәкиллекнең роле зур. Ниһаять, БТК башлыклары авызыннан да Татарстан-Башкортстан татары татар дөньясының умыртка баганасы дигән сүз чыга башлады. Киләчәктә, бәлки, шушы умыртка баганасын ныгыту өчен конкрет адымнар ясала башлар", диде Кәрим Яушев Азатлыкка.
2020-2021 елларда Васил Шәйхразиев Башкортстанда еш булды. Ул анда татар җәмәгатьчелеге белән дә, Дөнья башкортлары корылтае вәкилләре белән дә, Башкортстанның премьер-министры урынбасары Азат Бадранов белән дә очрашты. Әлеге чаралар башлыча җанисәп алдыннан узды.
Ләкин Башкортстан татарларына җанисәп уңаеннан уздырылган аңлашылмаучылык туктамады. Республика радио-телевидениесендә һәм матбугатында татар телле халыкка "төньяк-көнбатыш диалекты"н сеңдерү дәвам итте. Башкортстанның татар районнарына кергән урыннарга башкорт диалектлары исеме язылган стелалар куелды, 60 елдан артык тарихы булган Башкорт дәүләт университетының татар бүлегенә быел укырга кабул итү туктатылды. Башкорт балалары өчен чыгучы "Акбузат" журналы "төньяк-көнбатыш диалектында" махсус сан чыгарды, 24 апрель Тукай көне алдыннан Башкортстанда башкортларның "төньяк-көнбатыш диалектында" диктант яздылар. Башкортстаннан читтә яшәүче татарларны да әлеге диалектка туплау эшләре дәвам итте. 20 мартта Пермь крае Барда районының Үдик (Елпачиха) урта мәктәбе нигезендә башкорт телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбе ачылды һәм башкалар.
Татар җәмәгатьчелеге Казан Уфа татарлары турында җанисәптә генә искә төшермәсен иде дигән теләктә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!