Февраль уртасында ук Солдат аналары комитеты хәрби хезмәттә булган яшьләрне Украина чигенә җибәрәләр дип чаң кага башлады. Русия саклану министрлыгы "мондый фәрман юк" дип белдерде һәм ата-аналарга уллары хезмәт иткән бүлек башлыкларына шалтыратырга кушты. Татар егетләренең ата-аналары кайнар ноктага җибәрелгән балаларының исән-имин кайтуын теләп дога кыла.
Илдус Сафин Теләче районының Балыклы авылында яши, хатыны белән өч ул үстерәләр. Олысына, Ниязга 20 яшь, Инсафка – 17 яшь, кечкенә Фаязларына – 15 яшь. Илдус әфәнде хатыны белән мал тота, үз бригадасы белән төзелештә йөри. Өч ай элек алар өлкән уллары Ниязны армиягә озатканнар, әлеге вакытта ул Владимир өлкәсендә хезмәт итә, "учебка"да өйрәнәләр. Илдус Украинадагы хәлләрне күзәтәбез һәм ут йотып йөрибез дип аңлата хәлен. "Әгәр мөмкинлегем булса, армиягә җибәрмәс идем, әле дә алып кайтыр идем", дип сөйләде ул Азатлыкка.
— Армиягә барасыгыз килмәсә, эшләргә туры киләчәк, дидем улларыма. Ришвәт биреп алып калулар бар ул, әмма аның өчен кимендә 200- 250 мең сум кирәк. Кайдан миндә андый акчалар? Китте инде армиягә. Бер дә җибәрәсе килмәде. Улларым бишәү булса да армиягә баруларын теләмим. Ничек барма дия алам мин? Кануны шундый, — дип аңлата ул. — Шалтыратышып торабыз улым белән, "Борчылмагыз, безне беркая да җибәрмиләр", диде ул. Әмма кайда гарантия? Русиянең Украинага басып керүе бүген, иртәгә туктатмый икән, улым анда эләкми дип кем ышандыра ала? Улым сүзләренә караганда, җитәкчелектәге берничә хәрбине Русия-Украина чигенә инде җибәргәннәр, алар белән берничә сержант кына калган. Улыбыз анда булса да, булмаса да, башкаларның да газиз балалары армиядә, кемдер инде сугышта, ничек моны борчылмыйча кабул итеп була. Кеше баласы да кадерле. Минеке дә бик кадерле.
Илдус Сафин бу сугышны берничек тә аклап булмый, теләктәшлек күрсәтеп булмый, дигән фикердә.
Русия җитәкчелеге шул кадәр юләр булса да булыр икән
— Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка кушалар икән, хуплый инде! Путинга каршы дәшә алмый, ә мин икесенә дә сугыш башларга ярамый дип әйтәм. Мин берничек тә сугышка теләктәшлек күрсәтә алмыйм. Уйлыйм, ачу да чыга! Көн саен шушы сугыш турында фикерләр. Русия җитәкчелеге шул кадәр юләр булса да булыр икән. Мыскыл итү, безне сарык көтүенә санау кайчан бетәр икән дип уйлыйм. Тилелек бит бу, — дип хисләре белән уртаклаша Сафин. — Гомумән, сугыш яклы кешеләрне аңлый алмыйм. Тынычлыкта яшәүгә ни җитә. Эшлик, тапкан малның игелеген күреп яшәү рәхәт бит! Ник кеше шуның кадерен белми?
БУ ТЕМАГА: "Сугышта төп корбан – гади халык". Украинадагы сугыш турында татар-башкорт зыялыларыГаделсез болай эш итү. Чикне дошман һөҗүмнән саклауны аңлыйм мин. Әмма башка дәүләткә гаскәр белән керүне кабул итә алмыйм. Менә уйлап карагыз, сез минем йортка бәреп керә аласызмы? Юк, рөхсәтсез керә алмыйсыз, мин сезне куып чыгарам. Монда да шулай бит. Монда Русия кешенең йортын җимереп керә. Ул бит гомер буена корган тормышы. Кемнең аны җимерергә хакы бар? Менә күршеләр белән киртәләр тора, кермибез бер-беребезнең территориясенә. Аптыраган инде. Мин сәясәтне белмим, гади эшчемен, әмма моның кадәр генә аңларлык һәр кешедә акыл бардыр дип ышанасы килә.
Галия белән Габделхай Галиевлар Кукмара районы Купка авылында яши. Галия ханым – хуҗабикә, маллар карый, бакча белән тормыш көтә, ире Габделхай ерак юлларга йөкләр ташый. Өч бала тәрбиялиләр, өлкән уллары 20 яшьлек Алмаз армиядә. ВДВ хәрби бүлегендә 8нче ай хезмәт итә. Әти-әнисе сүзләренә караганда, әлеге вакытта нәкъ Беларус белән Украина чигендә ул. Әти кеше дә, әни кеше дә борчуда. Галия ханым күз яшьләрен тыя алмый, йоклый алмыйм ди. Соңгы тапкыр 23 февральдә Алмаз әтисенә шалтыраткан, бәйрәм белән котлаган, "Барысы да тәртиптә, борчылмагыз, бронежилет, каскаларда йөрибез, йоклыйбыз, барыбызда да автомат, барысы да тыныч" дип кыска гына аңлаткан.
— Бала сугышка якын җирдә. Шуның белән шул. Мин нишли алам? Кайт дисәм дә, артыннан барсам да, улым кайтмаячак. Үзе балачактан армия дип хыялланды, ВДВга эләгәм дип тырышты, — дип күз яшьләре белән сөйли Галия. — Кайгырабыз. Ник анда җибәрделәр икән дип уйлыйм. Башта Ивановода иде ул, аннары 8 кешене башка хәрби бүлеккә күчерделәр, аннары бер айга Беларуска китте, анда укулар дип әйтте. Кире Новороссийскка китте. Аннары мин Беларус-Украина чигендә дип аңлатты. Телефоннан сөйләшергә ярамый аларга. Ни өчен — белмим.
Мин нишли алам? Кайт дисәм дә, артыннан барсам да, улым кайтмаячак
Армия – егетнең бурычы. Сәясәтне аңламыйм, белмим. Луһански белән Донецки аерылгач, нидер булыр инде дип йөрәк сизде. Республикаларны Украина бирәсе килмәс дип уйладым, шулай булып чыкты. Менә хәзер сугыш. Улыбыз куркыныч түгел ди. Украина тынычланыр дип телим. Зурга китмәс дип телим. Украина беренче башлады дип саныйм, ди Галия ханым.
Аның ире Габделхай да улының кайнар ноктага җибәрелүе көтелмәгәнрәк хәл иде дип аңлата, әмма "илне сакларга кирәк, минем улым сакламаса, башка кеше саклый. Шулай язган димәк. Русия бәреп кермәде, Украина үзе котыртты. Әле Омскида туктадым, телевизор карадым, безнең гаскәрләр алга бара, тынычланып килә хәлләр", диде ул Азатлыкка.
Ләйлә Гарипова Арча шәһәрендә яши. Ире Рифкать белән үзмәшгульләр, сувенир продукцияләре җитештереп сата. Өч бала тәрбиялиләр, бер улы, ике кызы бар. Уллары Ислам әлеге вакытта Адлер шәһәрендә ВКС (Һава-галәм көчләре) гаскәрендә хезмәт итә. Кайтауына тагын 4 ай бар. Ләйлә ханым "срочник"ларны сугышка тыкмаслар дип ышана һәм шуңа дога итә. Командирлар да, улы да сугышка җибәрлемәячәк дип ышандырса да, күңелдә борчылу бар, дип сөйләде Азатлыкка.
— Хәбәрләрне тыңламаска тырышам, әмма солдат әти-әниләре чатларында курку, "паника" бар. Тыныч тотарга тырышам үземне, начарлык булмас дип өметләнәм. Армия - ир-егетләрнең бурычы, әмма мондый вакытта бу сүзләр белән юану авыр. Сугыш бит ул, — ди Ләйлә ханым. — Әлегә килешү белән хезмәт итүчеләр генә Украина чигенә җибәрелә, алар гына сугышта. Улым киткәндә армиягә барасым килә дип тә әйтмәде, бармыйм дип тә кырт кисмәде. Без дә кыстамадык. Әмма армиягә алынган егетләрне килешү нигезендә хезмәт итәргә чакыралар, үгетлиләр. Хезмәт хакы булачак дип кызыктыралар. Ризалашыйммы әллә дип тә әйтте. 25-30 мең сум инде ул. Шул акчамы инде? Юк, дидек әтисе белән. Армиягә киткәч тә кыстаганнар иде, Сочида фатирыгыз була дип кызыктыралар. Кем Сочида фатир булуын теләми, әмма аны алыр өчен ничәмә ничә еллар эшләргә кирәк. Әл дә әле ярый әтисе белән үз сүзебездә тордык дип куанып бетә алмыйбыз, "контрактник" булса, сугышка тыгарлар иде башын.
Сугышны хуплаучылар — уллары армиядә булмаучылар, Украинада туганнары булмаучылар
Сәясәт белән кызыксынмыйм, кем хокуклы, кем юк дип бәхәсләшәсем дә килми, бер генә теләк — балам исән-сау кайтсын, бу сугыш туктасын. Сугышны хуплаучылар — уллары армиядә булмаучылар, Украинада туганнары булмаучылар. Менә алар гаиләсендә корбаннар булса, сугыш дип күкрәк какмаслар иде. Әниләрнең бер теләге - сугыш булмасын. Корбаннар кирәкми, диде Ләйлә ханым.
Conflict Intelligence Team бәйсез проекты аналитигы, хәрби тикшеренүләр эксперты Руслан Левиев сүзләренә караганда, "срочниклар" чик буенда тупланган. Аларны "зур сугыш" башланса кертәчәкләр. Бу мәгълүмат күзләү һәм төрле чыганакларга нигезләнгән, шуңа күрә бик төгәл булмаска да мөмкин, ди ул.
— Украинада "срочник" солдатлар барлыгы турында сездә нинди мәгълүмат бар? Алар сугышта катнашамы, ни белән шөгыльләнә, саны билгелеме?
— "Срочник"лар Украинада бар, сугыш башланганчы ук чиктә аларның туплануын теркәдек. Гыйнвар азагында беренче килүләре иде. Ялгышмасам, беренче солдатлар Хабаровскиның инженер хәрби бүлегеннән булды. Һәрхәлдә без аларны беренче булып күрдек. Солдат аналары комитеты белән элемтәдә торабыз, алар да "срочник"ларның дәүләт чигенә җибәрелүен инкарь итми. Сугышта катнаштырмаячакларына гарантия биреп булмый. Без гомумән аларны чиккә китерерләр дип күз алдына да китермәдек. Мондый очрак 2008 елда булды, әмма ул вакытта Русия саклану министрлыгы үзе өчен шундый нәтиҗә ясады – кайнар нокталарга солдатларны җибәрү сәяси яктан дөрес түгел. Төрле комитетлар, туганнар белән проблемнар туа. Алар һәрвакыт шалтырата, сорап йөдәтә, "Минем 18 яшьлек баламны сугышка ник алып киттегез?" дип таптыра. Шуңа да 2014-2015 елларда "срочник"лар Донбасстагы сугышларда катнашмады. Сүриядә дә алар юк иде.
Украина чигендә солдатлар булмаячак дип сөйләдек, ялгышканбыз. "Срочник"лар чиктә бар
Узган елның ноябрь-декабрендә Украина чигендә солдатлар булмаячак дип сөйләдек. Ялгышканбыз. "Срочник"лар чиктә бар. Әлегә без аларның әсирлеккә төшкәнен дә, һәлак булганын да күрмәдек. Аннары безнең чыганаклар җиткергән мәгълүматка күрә, (алар арасында чиктә торган хәрби бүлекчәләр дә, Украинада сугышып, югалтуларга дучар булучылар да бар), Украинага әлегә "срочник"ларны кертмиләр, алар чиктә тора. Әмма бу аларны сугышка җибәрмәячәкләр дигәнне аңлатмый. Бәлки, зур сугыш була калса дип, аларны "запас"та тоталар, күрәсең. Яки нинди дә булса дәүләт Украинага хәрби ярдәм күрсәтә башласа, Русия ягыннан зуррак, катырак җавап булырга мөмкин. Без моңа 100 процент ышана алмыйбыз, чиктәге солдатлар белән элемтә юк. Утка керәләр икән, без соңыннан гына алар йә әсирлеккә төшсә, йә һәлак булса гына белә алабыз.
БУ ТЕМАГА: Солдат аналары комитеты: Украина белән чиккә рекрут хезмәтенә чакырылганнарны җибәрәләр— "Срочник"лар Украина чигенә кайсы төбәкләрдән җибәрелүе турында мәгълүмат бармы?
— Чиккә барлык хәрби округларыннан хәрби бүлекләр китерелде. Җибәрелүчеләр арасында "срочник"лар да, "контрактник"лар да бар. Килешү нигезендә хезмәт итүчеләр барысы да китерелгән, ә "срочник"лар азрак. Төгәл саннарны әйтеп булмый, әмма сугыш чигенә җибәрелгәннәрнең яртысыннан азрагы "срочник"лар дип уйлыйбыз. Алар аздыр дип уйлыйм, аларны "запас"та тоталар, чатырлар корырга, башка эшләргә файдаланалардыр.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!