Accessibility links

Кайнар хәбәр

Солдат аналары комитеты: Украина белән чиккә рекрут хезмәтенә чакырылганнарны җибәрәләр


Чиккә җибәрелүчеләр арасында әле 2021 елның декабрендә генә хәрби хезмәткә алынучылар да бар, алар кирәкле әзерлекне үтәргә дә җитешмәгән диелә.

Донбасста хәрби операция башлануга, Украина чигенә Русиянең солдатларын җибәргәннәр. Бу хакта Солдат аналары комитетына сылтама белән "Агентство" басмасы хәбәр итә.

Басмага оешманың идарә рәисе Ольга Ларкина сөйләвенчә, комитетка атна башыннан бирле аналардан дистәләгән шалтыратулар килгән, алар рекрут хезмәтенә чакырылган улларын, бронежилетлар һәм сугыш кораллары биреп, ашыгыч рәвештә Украина чигенә җибәрүләренә зарланган.

"Вконтакте"дагы төркемнәрдәге комментарларда, аналар Украина белән чиккә җибәрелгән солдат улларының элемтәгә чыкмый башлавын яза.

Ларкина сүзләренчә, яшь егетләрне хәрби килешүләр имзаларга мәҗбүр иткәннәр. Килешү имзалаудан баш тартучыларның хәрби билетларын тартып алалар һәм штамп куялар, яки килешүне алар исеменнән имзалыйлар, дип искәрткән Солдат аналары комитеты рәисе.

Оешма мәгълүматына күрә, Валуйки шәһәрендәге 752нче мотоукчы полкының, Ковровтагы хәрби уку бүлегенең, Богучардагы 3нче мотоукчы дивизиясенең, Наро-Фомински хәрби бүлегенең һәм Тамански дивизиясенең солдатларын Украина белән чиктәш Белгород өлкәсенә җибәргәннәр.

Чиккә җибәрелүчеләр арасында хәтта хәрби хезмәткә 2021 елның декабрендә чакырылганнар да бар, алар кирәкле әзерлекне үтәргә дә җитешмәгән диелә.
Моның өстенә алданрак Саклану министрлыгында хәрби хезмәткә алынучыларны сугышка җибәрү булмаячак дип белдергәннәр иде. Канун нигезендә, хәрби хәрәкәтләр зонасына аларны хәрби хезмәт башыннан ким дигәндә дүрт ай узгач кына җибәрергә мөмкин.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG