Атна ахырында Русиядә күпләр дулкынланып дүшәмбене көтте. Мәскәүнең Украинага каршы башлаган сугышы "блицкриг сөенечләре" түгел, ә көндәлек сугыш һәм корбаннар хәбәрләре генә китереп, халык аңа инде ияләшә башлаганда ерактагы шартлауларның күкрәве Русиядәге һәр өйнең тәрәзәләрен зеңгелдәтергә охшый. Атна ахырында икътисад белгечләре шул турыда чаң кага башлады.
Озакка сузылган кат-кат кисәтүләрне ишетүче булмагач, сугышны туктату өчен, соңгы көннәрдә дөнья Русиягә башкача сигнал бирегә булды, моңарчы көлкегә алынганнардан кырысрак чикләүләр игълан итте. Әлегә Русия халкына иң зур зыян Мәскәүнең Көнбатыш илләренә каршы 2015 елда кертелгән чикләүләреннән килгән иде. Ул чакта Мәскәү Кырымны аннексияләү һәм Донбасс сугышын оештыру өчен Русиягә каршы чикләүләр керткән илләрдән азык-төлек алуны тыйды. Нәтиҗәдә бәяләр кисәк артты, шул ук вакытта Мәскәү Көнбатыш илләреннән китерелгән азык-төлекне төрле ысуллар белән юк итү кампаниясен бар илгә җәелдерде. Татарстан исә Апас кибетендә табылган өч каз түшкәсен трактор белән таптатып бар дөньяга дан казанды.
БУ ТЕМАГА: КАМАЗ Европа берлеге чикләүләренә эләккәнӘмма хәзер инде Русиядә азык-төлекнең кадере артачак дип кисәтә белгечләр. Чөнки дүшәмбедән күп нәрсәгә бәяләрнең шактый арта башлавы көтелә. Совет чорыннан калган, бар кешелек дөньясын юк итә алырдай атом коралларын сугышка әзерлек хәленә китерергә кушкан Владимир Путин инде чирек гасыр диярлек хакимияттә утырса да, илгә кирәкле мөһим тауарлар җитештерүне җайга сала алмады. Әле дә бюджет керемнәренең иң зур өлеше читкә нефть, газ, металл, урман кебек чимал сатудан килә. Русия шул ук газ һәм нефтьне җир астыннан чыгару технологияләрен, җиһазларның шактый өлешен дә, хәтта халыкны үзендә җитештерелгән азык-төлек белән тәэмин итү өчен зарур булган авыл хуҗалыгы техникасын да чит илләрдән сатып ала.
Яңа чикләүләр гамәлгә керү белән, читкә озатылган чимал өчен акча да килмәячәк, чит илләрдән нидер сатып алу өчен банклар аша түләү мөмкинлеге дә булмаячак. Хәер, илдә әлләни акча да калмый. Җиделек илләренең Япониядән кала алтысы — Британия, Германия, Италия, Канада, Франция һәм АКШ — Русия үзәк банкы хисапларына һәм финансларына киртә куюын игълан итте, шулай ук Русиянең иң мөһим банкларын SWIFT акча күчерү системыннан чыгарды. SWIFT чикләүләре Сбербанк, ВТБ, "Открытие", Новикомбанк, Совкомбанкка кагыла. Түләүләрнең 70ләп проценты шушы банклар аша үтә. Бу чикләүләр әлегә исемнәре аталмаган кайбер башка банкларны да блоклый.
Бу банклар аша чит ил ширкәтләре белән алыш-биреш өчен түләүнең ниндидер башка ысуллары да бар, әмма алар күпкә озаккарак сузылачак ди Русиянең элекке финанс министры урынбасары һәм Русия үзәк банкы рәисенең элекке беренче урынбасары Сергей Алексашенко.
Шул ук вакытта, яңа чикләүләр нәтиҗәсендә, Русия үзәк банкы валюта базарында катнаша алмый, аның милке туңдырыла, валюта сату-алу мөмкинлегенә киртә куела. Ә чикләүләргә эләкмәгән банклар аша акча күчереп чит илдән нидер сатып алу өчен валюта белән түләргә кирәк. Моңарчы валюта базарында иң төп рольне Русия үзәк банкы башкара иде.
— Узган җомгада гына Русия үзәк банкы үзенең 640 млрд долларлык халыкара резервлары бар дип исәпли иде — алтын һәм төрле илләрнең валюталары. Хәзер исә аның 190 миллиарды гына кала, аның да 130 миллиарды валюта түгел, ә алтын, аны тиз генә кайсыдыр башка ил акчасына алыштырып булмый — дип аңлата Алексашенко үзенең YouTube каналында.
Яңа чикләүләр белән үзәк банкның читтәге резервлары туңдырыла.
Алексашенко әйтүенчә, бюджетка төп керемнәрне бирүче нефть ширкәтләре дә читкә озаткан нефть өчен Европа банкларыннан акчаны Русиягә күчерә алмаячак, ул валюта чит илдә калачак.
Рубль бәясе аска очачак, доллар курсы өскә очачак
— Бу чикләүләр дүшәмбедән үк гамәлгә керсә, валюта базарында үзәк банк булмаячак. Ә кем булачак анда? Сатып алучылар, төрле банклар булачак. Чөнки алар долларның Африкада да доллар булуын, кризис шартларында үзәк банкка йөгерергә, аннан рубльләр алырга кирәклеген белә. Хәер алар аннан рубль алды инде. Узган җомгада 1 трлн сум алды, дүшәмбе тагын 1 трлн сум алачак һәм шул 2 трлн сумга валюта базарына чабып, андагы бөтен валютаны алып бетерәчәк. Ни буласын күз алдына китерәсездер. Рубль бәясе аска очачак, доллар курсы өскә очачак. Бу инфляция дигән сүз. Бу фәкыйрьлек дигән сүз, — ди Алексашенко. — Моннан тыш, Русия дәүләт байлыгы фондының (Фонд национального благосостояния) да валюта өлеше шул 640 млрд долларның туңдырылган өлешендә. Финанс министрлыгы "иминлек мендәре" бик зур дип мактанып килә иде.
БУ ТЕМАГА: Психолог Зәйнәб Баирова: "Сугыш хәбәрләреннән качу дөрес түгел"Алексашенко әйтүенчә, министрлыкның "иминлек мендәре" туңдырылгач бары 4 трлн сум акчасы гына кала, ә нефть ширкәтләренең валютасы бераздан бетәчәк, чөнкм аны Русиягә күчереп булмаячак. Ул финанс министры Антон Силуановны, Русия үзәк банкы җитәкчесе Наилә Нәбиуллинаны, премьер-министр Михаил Мишустинны Путинга, илнең һәлакәт чигенә җитүен әйтеп, сугышны туктату кирәклеген аңлатырга чакыра. Бу сугышның бөтен авырлыгы халык җилкәсенә төшәчәк, аның өчен без түләячәкбез, бәяләр артачак, ә тормыш дәрәҗәсе төшәчәк ди, Сергей Алексашенко.
Apple яки GooglePay аша түләп нидер сатып алырга теләүчеләр Русиядә моңарчы күнегелгән тормышның бетүен сугышның инде беренче көннәрендә үк аңлады — хәзер бу түләү системнары Русиядә эшләми. Чикләүләргә эләккән банклар карталары белән дә читтән берни сатып алып булмаячак.
Икътисад белгече Владислав Иноземцев үзенең блогында "Дүшәмбе кешеләр җомга таралышкандагыдан бөтенләй башка дөньяда уяначак" дип язды. Чыннан да, дүшәмбе, 28 февраль иртәсендә "Ак барс" банкта АКШның бер доллары бәясе 200 сумнан артып китте. Аның әйтүенчә, бу чикләүләр Русиядә чит ил тауарлары кытлыгына да китерергә мөмкин.
— Проблем рубль бәясендә яки биржадагы паникада гына түгел. Чикләүләрнең икенче яклары (финанслардан алып транспортка кадәр, ә Кремльнең агрессиясен хөкем итүне әйтеп тә тормыйм) Русиягә тауарлар китерү чылбырының тиз өзелүе булачак. Безнең импорт ни кадәр генә хәлиткеч түгел булып күренсә дә, анда бу орымнардан бик зур зыян киләчәк йөзләрчә һәм меңнәрчә урын бар.
8 ел дәвамында без импортны алыштыруда әлләни ерак китмәдек, шуңа күрә шактый зур проблемнар булачак — ә кайбер төр тауарларның бәясе арту процентлар белән түгел, тапкырлар белән исәпләнәчәк.
Путинның Украина суверенитетын юк итү һәм аны "урыс дөньясының" бер өлеше итү теләген гамәлгә ашыруы өчен шул кадәр түләргә туры килүе бик кызганыч. Украина бирешмәячәк, әмма аны буйсындырырга маташу өчен Русия бик зур бәя түләячәк, — ди Иноземцев.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!