Ходорковский, Каспаров һәм Гуриев Русиянең сугышка каршы комитетын булдырды 

Берлинда сугышка каршы чарада катнашучылар Путин сурәтен тоткан

Комитет әгъзалары дөнья берләшмәсен, Украинага бәреп керү турындагы фәрманны биргән Русиянең сәяси җитәкчеләрен “хәрби җинаятьчеләр” һәм “халыкара хокукны бозучылар” дип игълан итәргә чакырды. 

Русиянең мөһаҗирлектәге оппозиционерлары һәм җәмәгать эшлеклеләре Русиянең сугышка каршы комитетын оештыруы турында игълан итте. Бу хакта ЮКОСның элеккеге башлыгы Михаил Ходорковскийның Telegram-каналында хәбәр ителә.

Комитет әгъзалары дөнья берләшмәсен, Украинага бәреп керү турындагы фәрманны биргән Русиянең сәяси җитәкчеләрен "хәрби җинаятьчеләр" һәм "халыкара хокукны бозучылар" дип игълан итәргә чакырды.

"Русиянең сугышка каршы комитеты гади, әмма безнең өчен мөһим принципка корылган. Путин авантюраларының ихтыярсыз катнашучылары булган русияләр һәм кардәшләр белән үтерешү агрессиясендә Путин режимына аңлы рәвештә булышучылар арасында анык аерма бар. Без сугышны булдырмый кала алмавыбыз, Русия гаскәрләренең күрше илгә хыянәтчел һөҗүменә юл бирүебез өчен рухи җаваплылык тотабыз. Әмма һөҗүмнең турыдан-туры катнашучылары – Русиянең сәяси җитәкчелеге һәм план уйлап табучы генераллар хәрби җинаятьчеләр дип аталырга тиеш. Русиянең сугышка каршы комитеты дөнья хакимиятләренә халыкара хокукны бозучыларга карата принципиаль позиция алу таләбе белән мөрәҗәгать итә", диелә мөрәҗәгатьтә.

Сугышка каршы комитет, Русиянең барлык чын ватанпәрвәрләрен дә,

"Владимир Путинның агрессив диктатурасы белән көрәштә бергә тупланырга" чакырган.

Ходорковскийдан тыш, Русиянең сугышка каршы комитетына сәясәтчеләр Дмитрий Гудков, Гарри Каспаров, Владимир Кара-Мурза, икътисадчылар Сергей Гуриев һәм Сергей Алексашенко, тарихчы Юрий Пивоваров, журналист Евгений Киселев, эшмәкәрләр Борис Зимин һәм Евгений Чичваркин, язучы Виктор Шендерович кергән.

24 февраль иртәсеннән Русия гаскәрләре Украина җирләренә һөҗүм итә. Дөньяда сугышка каршы чаралар бара. Русиядә Украинадагы сугышка каршы чыгучы алты меңнән артык кеше тоткарланган, аларның 2600 дән артыгы якшәмбе тоткарланды. Тоткарланучылар Казан белән Уфада да булды.

Сугыштан качып дистәләгән мең украин күрше Польша, Словакия, Маҗарстан, Романия һәм Молдовага китә. Бу качакларның күпчелек өлеше - хатын-кызлар һәм балалар. 18 яшьтән 60 яшькә кадәр булган барлык украин ир-атларына илдән китәргә рөхсәт ителми. Аналитиклар әйтүенчә, аерылган гаиләләр саны йөзләрчә меңнәр дә булырга мөмкин.

Украина БМОның Һаагадагы Халыкара мәхкәмәсенә Русиягә каршы дәгъва тапшырды.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!