Cугышка каршы протест чаралары: Казан һәм Уфада тоткарлаулар

Казан урамында яшел тасмалар - Украинадагы сугышка каршы протест тамгасы

6 март көнне Русия төбәкләрендә Украинадагы сугышка каршы протест чаралары узды. Казанда кайбер активистларның өйләрендә чарага кадәр үк тентүләр узды. Уфада протест чарасына килгән журналистларны да тоткарладылар.

Русия төбәкләрендә узган каршылык чараларында ким дигәндә дүрт мең кеше тоткарланды. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә. Аңа кадәр Русия эчке эшләр министрлыгы 3,5 мең тоткарланучы турында белдергән иде. Протест чаралары 56 шәһәрдә узган.

Казанда элек тә протестларда катнашкан активистлар Наилә Муллаева һәм Әмирхан Сафроновка чара башланганчы ук өйләренә тентү белән килделәр. Муллаева да, Сафронов та "телефон терроры эше"ндә шаһит булып тора. Аларның икесен дә берничә сәгать полиция бүлегендә тоттылар. Сорау алгач җибәргәннәр.

Казан урамында автозаклар һәм автобуслар

Казанның Бауман урамына автозаклар һәм автобуслар төшкә кадәр үк китерелгән иде. Бауман урамындагы чарада плакат белән торучылар булмады, полиция беренче чиратта шигар кычкыручыларны тоткарлады. "Казанский репортер" язуынча, барлыгы 25 кеше тоткарланган.

Уфада тоткарланучылар күбрәк булган. Бу хакта Азатлыкка журналист Ольга Комлева сөйләде.

Ольга Комлева

"Rus News журналисты буларак чарадан туры эфир алып барырга дип килгән идем. Мине килгәч үк сәгать 14.00тә тоткарладылар. Шуннан полициянең алтынчы бүлегенә алып килделәр. Автобуста 27-28 кеше идек. 10-12 полиция хезмәткәре һәм калганнары тоткарланганнар. Хәтта дәүләт медиасыннан да бер журналист бар иде.

Алтынчы бүлектән тыш тоткарланганнарның кайберләрен бишенче, кайберләрен тугызынчы бүлеккә алып киттеләр. Барысы бергә 40лап кеше тоткарланган булуы ихтимал. Төгәл санын әйтә алмыйм.

Бу юлы тоткарлаучылар кара киемнән, жетонсыз иде. Исемнәрен дә әйтеп тормадылар. Элек мондый әйбер булмый иде. Берсе сивил киемнән "Коммерсант"ның элекке журналисты Дарья Кучеренко артыннан килеп тоткарлады. Ул гомумән иптәш хатыны белән очрашуга барган булган", ди Комлева.

БУ ТЕМАГА: Сугышка каршы петицияне бер миллионнан артык кеше имзалаган

Аның әйтүенчә, аларны анда өч сәгатьләп тотканнар да аңлатма алгач җибәргәннәр.

"Алар протокол да язып тормадылар. Мөгаен аларның хезмәткәрләре җитмидер. Якынча өч сәгать узганда гына аңлатма ала башладылар. Хәтта кешеләрдән аңлатма алыр өчен дә хезмәткәрләре юк иде. Ике сәгать ярым вакыт узгач һәр биш минут саен диярлек бер кеше кереп: "Кем әле аңлатма бирмәде?" дип сорап торды.

Нәтиҗәдә миннән аңлатманы тикшерүче алды. Аның административ эшкә нинди катнашы бар диярсең? Аннары журналистларны тоткарларга бит хокуклары юк. Кисәтүне имзаларга кушты, мин баш тарттым. Минем жилетым да, редакция кушкан эш кәгазе дә (редакционное задание) бар иде", диде Уфадан Комлева.

Пермь шәһәре

Русиянең башка шәһәрләренә килгәндә, Сембердә үзәк мәйданга сугышны хуплаучылар да, каршы булучылар да җыелган. Полиция бары Z билгесе булмаганнарны гына тоткарлаган, дип яза "Idel. Реалии".

Владивостоктагы митингка 100гә якын кеше җыелган, дип хәбәр итә "Новая газета" хәбәрчесе, 15ләп кеше тоткарланган. Протест белдерүчеләрнең берничәсе плакатлар-тасмалар күтәргән иде һәм шигарләр кычкырды.

Новосибирскида 260кә якын кеше тоткарланган. Кешеләрнең шактый өлешен автозакка урамнан гына тутырып алып киткәннәр, алар арасында акциядә катнашмаган кешеләр дә булуы мөмкин.

Омскидагы акциядә уннан артык кеше тоткарланган, дип хәбәр итә телеграмда "Омское гражданское общество". Биредә берничә йөз кеше катнашуы турында хәбәр ителә. "Протестка чыгучылар колоннасы берничәгә бүленде. Аларның бер өлеше, якынча 100-200 кеше Некрасов урамында полиция тарафыннан блокланган булган", – дип ачыклык кертә активистлар.

БУ ТЕМАГА: Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

Томскида кешеләр Яңа Собор мәйданында акциягә чыкты, шәһәр урамнары буйлап йөрде, дип хәбәр итә TOMSKPOLIT. Мәйданда 20гә якын кеше тоткарланган, дип яза басма. Йөрештә катнашучылар өлкә хакимияте бинасына барып җиткән.

Петербурда активистлар "солдатларны һәм гәүдәләрне Русиягә алып кайтыгыз" дип аталган акция уздырган. Петербур рәссамнары пленэрга чыккан, дип хәбәр итә "Медуза". Алар "Пикет ярамый икән, димәк, шулай", – дип белдергән.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!