"Агентство": сугыш башланганнан бирле Русиядән кимендә 150 журналист киткән

Илдән китүнең төп сәбәбе – Русиядә хәрби цензура кертелү.

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиядән кимендә 150 журналист киткән. "Агентство" басмасы шундый саннар китерә.

Илдән чыгып китүнең төп сәбәбе – Русиядә хәрби цензура кертелүе. Шушы көннәрдә чыккан кануннарга ярашлы, Кораллы көчләр эшчәнлеге турында ялган мәгълүмат тараткан өчен иректән мәхрүм итү, ә гаскәрне "дискредитацияләгән" һәм аны чит илдә куллануның дөрес булуын инкарь иткән өчен – башта административ штраф, соңрак җинаять эше яный.

Моннан тыш күпчелек басмаларның сайтлары томаланды. Алар арасында Азатлык радиосы һәм аның проектлары, "Медуза", "Медиазона", ВВС һәм DW бар. "Эхо Москвы" радиостанциясе ябылды, "Дождь", Colta һәм башкалар эшләреннән туктап тора. "Азатлык радиосы һәм Idel.Реалии, шулай ук Радио Свобода да Русиядә эшчәнлеген өлешчә туктатып тора.

"Агентство" искәртүенчә, журналистларның күпчелек өлеше илдән чыгып киткән – мәсәлән, "Медуза"ның Мәскәүдәге бөтен редакциясе диярлек. "Дождь", "Эхо Москвы" һәм "Новая Газета" журналистларының бер өлеше, шулай ук чит ил мәгълүмат чараларының бюроларыннан күпчелек хезмәткәрләр дә киткән диелә. Кайбер журналистлар, әйтик "Дождь"ның баш мөхәррире Тихон Дзядко, бу каналның алып баручысы Михаил Фишман, Republic басмасы мөхәррире Дмитрий Колезев, кино тәнкыйтьчесе Антон Долин илдән чыгып китәчәкләре турында халык алдында белдерде.

Гаскәрне дискредитацияләү маддәсенә кагылышлы дистәләгән административ эш турында хәбәрләр килә. Әйтик, сугышка каршы чараларга чакырулар турында сүз бара. Кемеров мәхкәмәсе бу маддә нигезендә шунда яшәүче бер иргә 60 мең сум штраф салды. Элегрәк Костромада яшәүче бер хатынга да штраф җәзасы турында хәбәр ителде. Красноярски мәхкәмәсе активист Вера Котованы Владимир Ленинга куелган гранит һәйкәл өстендәге карга "Бетсен сугыш" дип язганы өчен 30 мең сумга штрафка тартты.