Русия хәрбиләре Украинада инвалид машинасына ут ачып ике пенсионерны үтергән

Your browser doesn’t support HTML5

Русия хәрбиләре Украинаның Киев өлкәсендәге Макаров бистәсеннән чыгып баручы ике пенсионерны атып үтергән. 28 февральдә булган бу хәл күзәтү видеокамерасына эләккән. 70 яшьтән өлкән әби белән бабай юл чатындагы “Стоп” тамгасына туктаган. Русия хәрбиләре инвалидлар тамгасы булган машинага якыннан ут ачкан. Машинадагыларның икесе дә шундук һәлак булган.