Киевтан Әнвәр Җиһан: "Татарлар, урыс дөньясы өчен тырышмагыз"

Иллюстратив фото

Азатлык Украинада хәзерге шартларда татарларның ничек көн күрүен күзәтеп бара. Татарстанның Сарман районында туып үскән, 40 елдан артык Украинада яшәүче Әнвәр Җиһан белән сугышның беренче көннәрендә, февраль ахырында элемтәгә кергән идек. Башта Русия гаскәрләренең Киевны өч көн эчендә алачагы турында сүзләр күп булса да, тормышка ашмады. Сугышның дүртенче атнасы бара. Киев дәүләт авиация университеты укытучысы, шәһәрдә татар теле курсларын алып барган, инде 70кә якынлашып килүче Әнвәр абый качып китү турында уллары белән өч көн тарткалашканнан соң, барыбер Киевта калырга булган. Азатлык Украина башкаласындагы вазгыятьне белешү өчен тагын аңа шалтыратырга булды.

— Сезнең белән февраль ахырында, сугышның беренче көннәрендә сөйләшкән идек. Киевта вазгыять үзгәрдеме?

Әнвәр Җиһан

— Бомбалаулар хәзер бераз кимеде кебек. Берәр яктан көчле шартлау тавышы ишетсәм, шундагы танышларга, дусларга шалтыратам, алар шартлауның тагын да ерактарак булуын әйтә. Шулай яшибез. Азык-төлек бер атналап өзелеп торды, чиратлар булды. Чиратлар беткәч тә еш кына үзеңә кирәкле әйберне табып булмый. Соң килсәң, ипи дә беткән була. Сугыш башлангач, озак уйлап тормыйча карабодай алып куйган идем. Өйдә башка ярмалар да бар, бик күп булмаса да. Ә итне кибеткә бик сирәк чыгаралар, чыгуга тиз генә алып бетерәләр. Тавык, дуңгыз ите чыгаргалыйлар. Элек сөяге артык күп түгелме дип, әйләндерә-әйләндерә карап торалар иде, хәзер тиз генә эләктерәләр дә, китәләр. Шулай, тормыш күңелсезләнде инде.

— Киевны ныгыту ничек бара?

— Монда күзгә бик күренмиләр, сирәк кенә була. Кайвакыт парлашып автомат белән йөриләр. Алар шәһәрнең чикләрендәрәк бит. Үзәктә юк диярлек, коммендант сәгате булганда гына урамда йөриләр. Тәрәзәгә барып-барып карыйм, урамда хәрбиләр дә, башка кеше дә бик күренми.

Элек кешеләр бер-беренә карата бу кадәр игътибарлы түгел иде

Элек кешеләр бер-беренә карата бу кадәр игътибарлы түгел иде. Әмма сугыш халыкны берләштерде. Бөтен кеше бер-беренә ярдәм итә. Каядыр һуманитар ярдәм китерсәләр, таныш-белешләр бер-беренә хәбәр итә. Урамга чыксаң да, сизелеп тора. Элек кешеләр бер-беренә карата бу кадәр игътибарлы түгел иде. Хәзер таныш булмаган кешеләр дә исәнләшеп китә, кибеттә үз чиратын биреп, алга уздырып җибәрергә дә мөмкиннәр. Илдән хатын-кызлар, балалар, хәрби хезмәт яшендә булмаган ирләрнең Европа илләренә качуы дәвам итә. Шул ук вакытта Европада эшләүче украин ирләре, киресенчә, илне сакларга монда кайта. Ике улым мине Украинаның көнбатышына китәргә дип бик каты үгетләгән иде, өч көн тарткалашкач, олысы Львов ягына китте, үзем кече улым белән Киевта калдым. Әле күршеләр киткәндә этләрен миңа калдырып киткән иде. Шул эт белән ялгызым бер фатирда торам. Аны урамга алып чыгып, йөртеп керәм, дуслашып киттек.

БУ ТЕМАГА: Киев татары тәрәзәдән һәм урамда ниләр күрә, ниләр ишетә

— Украина шәһәрләрендә диверсантларны эзлиләр, кешеләр бер-беренә шикләнеп карый диләр. Аны сизәсезме?

— Аны ишеткән бар, әмма кемнедер тотуларын үз күзләре белән күргән танышларым юк. Ә болай, үзем дә күнегә башладым. Эт белән чыкканда таныш булмаган кешеләрне очратсам, аларга җентекләп карыйм, ничек сөйләшүләрен тыңлыйм. Киевта күпчелек урысча сөйләшә, әмма монда яшәүче кешенең ничек сөйләшүен читтән килгәннәрдән аерып була бит. Мәсәлән, читтән килгән кеше ипинең украинча ничек әйтелүен белми.

— Киев бушаган, 5 миллионга якын кешедән 2 миллионлабы гына калган диләр.

— Бушаганы сизелеп тора. Урамда кеше аз. Элек машина куярга урын табып булмый иде, хәзер бик күп урыннар буш.

Киевта Русия ракеты бәреп төшерелгән урын

— Татарстандагы хәлләрне күзәтеп барасызмы?

— Әле кичә генә Татарстанның ТНВ телевидениесен ачкан идем, аны карасаң, тормышта берни дә үзгәрмәгән сыман. Миңнехановны мактап торалар, аның Путин белән йөрүе төшерелгән видеоны, ниндидер фотоларын күрсәтәләр. Украина турында берәр сүз чыкса, аны шома гына әйтеп узалар, башка берни юк. Мәгълүмат блокадасы инде бу. Совет берлеге вакытындагыга охшаган. Дөреслекне халык белми тора. Ә бит хәзер интернет заманы, аны тыеп булмый. Барыбер халык беләчәк, белүчеләр саны артачак. Мин дә интернеттан ТНВны шул максат белән караган идем, Татарстанда аны беләләрме икән дип. Телевизор аркылы белмиләр булып чыкты. Ә бит монда татар егетләре дә әсирлеккә төшә. Чаллыдан бер татар егете дә монда әсирлеккә эләкте. Украинада һәлак булган татар егетләрен Татарстанга алып кайтып җирләүләре турында хәбәрләрне дә интернеттан карап барам.

БУ ТЕМАГА: Украинадагы сугышта һәлак булучылар. Татарстан һәм Башкортстан
Кешенең фактларга карап үз башы белән уйлыйсы да килми

Бер көнне Facebook-тагы бер татар төркемендә Русия телевидениесенә ышанмагыз дип язган идем, бер кыз, шул телевидение әйткәнчә, Путинны яклап яза башлады. Аңа аңлатып карадым, украиннар нигә наци, фашист булсын, фашист булса, яһүдне президент итеп сайлап куймас иде дип. Файдасы булмагач, блоклап куйдым ул кызны. Кешенең фактларга карап үз башы белән уйлыйсы да килми. Барыбер вакыт күрсәтер дөреслекне, кешеләр уяна башлар. Бер көнне Донбасста әле бу сугышка кадәр берничә ел булган, хәзер һәлак булып Русиягә алып кайтып җирләнгән бер татар егетен Facebook-та берсе мактап язды. Янәсе, Донбассны яклаган. Нәрсәдән яклаган ул аны? Татарлар урыс дөньясын яклап һәлак була.

— Татарстан халкына, татарларга ни әйтер идегез?

— Беренчесе, татар урыс дөньясы өчен тырышмаска тиеш, урыс дөньясына аның бер катнашы да булмаска тиеш. Икенчесе, татарлар, йокыгыздан тизрәк уяныгыз. Путин Русияне упкынга таба алып бара. Әле моңарчы да аның һәр адымы татарны бетерүгә таба иде, адым-адымлап. Мин татар мәктәбендә укыдым, тагын күпме кеше татар мәктәбендә укыды. Ә хәзер Татарстанда татар телендә белем бирү тәмам юк ителә. Авылларда бар микән әле ул.

БУ ТЕМАГА: Путин Николаев татарын бомбалар белән уята
Татарстанга, шушы вазгыятьтән файдаланып, бәйсезлек алу өчен тагын бер мөмкинлек туачак

Шул ук вакытта бу сугыш Мәскәүне көчсезләндерәчәк. Татарстанга, шушы вазгыятьтән файдаланып, бәйсезлек алу өчен тагын бер мөмкинлек туачак. Кемдер, Татарстанның башка илләр белән чикләре юк, бу мөмкин түгел ди. Әмма татарлар, башкортлар белән берләшеп, Казакъстан белән уртак чиккә ия була ала.

— Сезнең бу фикерегездә Чехословакия тарихы белән ниндидер параллель күренә. Беренче дөнья сугышы ахырында чехлар белән словаклар берләшеп, Австрия-Маҗарстан империясеннән аерылып чыга һәм күп гасырлардан килгән хыялларын тормышка ашыра, үз бәйсез дәүләтләренә ия була. Кайбер чехлар әйтүенчә, нәкъ менә шушы берләшү ул чакта аларга көч һәм мөмкинлек бирә.

— Әйе, мин дә аны тарихтан хәтерлим. Татар белән башкорт үзара компромисс табып, бергә булса, аларга җиңелрәк булачак. Минемчә, Мәскәү халыкларны бер-беренә каршы котыртудан файда күрә, "бүлгәлә дә, хакимлек ит" сәясәтен алып бара.

  • 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!