Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Николаев татарын бомбалар белән уята


Украинаның Николаев шәһәрендә Русия армиясе бомбалаган йорт.
Украинаның Николаев шәһәрендә Русия армиясе бомбалаган йорт.

Азатлык Украинаның соңгы көннәрдә каты бомбаланучы Николаев шәһәрендә дә татарлар белән элемтәдә тора. Шуларның берсе, Татарстанда туып үскән һәм Украинада инде дистәләрчә ел яшәүче татар кешесе сугыш шартларында шәһәрдә кешеләрнең ничек көн күрүе турында сөйләде. Русия армиясе шәһәрне яулап алган очракта, Путин турында чын фикерен әйткән өчен эзәрлекләнүдән куркып, ул үз исемен язмауны сорады.

please wait

No media source currently available

0:00 0:18:50 0:00

— Николаевны кайчан бомбалый башладылар?

— Сугышның беренче көнендә үк. 24 февраль иртәсендә без уянганда шартлаулар башланган иде. Бездә Кульбакино исемле хәрби һава аланы бар, аны бомбаладылар. Берсе бездән ерак булмаган Мерседес кибете янына төште. Ул кибет бераз җимерелде. Беренче көнне үк булды. Хәрби булмаган бөтен корылмаларны бомбалыйлар, уйлап та тормыйлар. Без хәзер улымның йортына күчтек, алар күп балалары белән көнбатыш Украинага китте. Алар хәзер юлда. Улымның йорты безнең фатирдан өч чакрымда, башка районда урнашкан.

— Алар үз өйләре белән торалармы?

— Әйе, үз шәхси йортлары. Монда җәнлекләр, этләре дә бар. Моннан 200-300 метрдан күп катлы йортлар башлана.

— Ә сез нигә калырга булдыгыз?

— Безгә юл бик кыен. Әле анда барып җиткәч тә интегергә кирәк. Без яшәдек инде. Ә менә балалар өчен куркабыз. Алар китте, дөрес эшләделәр.

— Балалары күпме?

— Минем оныклар гына да дүртәү. Киленнең сеңлесе дә 4 һәм 8 яшьлек ике баласы белән шунда. Минем кече оныгым 1нче сыйныфта. Олырагы 1нче курста укый иде. 9 кеше алар. 2 машина белән киттеләр. Бик авырлык белән баралар. Бөтен юллар качаклар белән тулган. Әле юлларда блокпостлар да бар бит. Шулардан үткәндә озак туктап торырга тур килә. Менә бүген төнлә юлда шундый тыгында туктап машинада йокладылар.

— Сугыш башланганнан бирле Николаевта тормыш ничек үзгәрде.

— Николаевка урыс гаскәрләре әле дә керә алмый. Берничә тапкыр керергә маташып карадылар, булмады. Әле кибетләр эшли, әзерләп куйган азык-төлек бар. Шәһәрнең кайбер районнарында кешеләр утсыз, сусыз, газсыз утыра. Хәлләре мөшкел. Әле без яшәгән җирдә бөтенесе дә бар. Көн саен берничә мәртәбә һава һөҗүме турында кисәтүләр була. Шартлаулар була.

— Утка тоту ниндидер билгеле бер вакыттарак буламы, теләсә кайчан була аламы?

— Күбрәк иртән бомбалыйлар. Әле менә көндез дә кисәтү булды, Кара диңгездән безгә ракеатлар җибәрү турында.

— Иртән кайсы вакытларда була?

— Сугыш башланганда да, кичә дә шул ук. Иртәнге сәгать бишләрдә башлыйлар.

— Ул вакытта йокыдан уянмаган да буласыздыр әле.

— Хәзер телефонга махсус кушымта куеп була, аңа хәбәр килү белән телефон кычкырып сигнал бирә. Ә тыштагы сиреналар кайбер җирдә ишетелә, кайберләрендә юк. Безнең фатирда да, монда улымның өендә дә сиреналар ишетелми. Шартлау тавышлары бик көчле булып ишетелә башлый. Анда йоклап булмый, уянып, әзерләнеп торасың инде.

— Сезнең анда баз кебек берәр качар урыныгыз бармы соң?

— Подвал бар. Әмма анда төшкәнебез юк әле. Ул артык киң түгел, әмма төшеп була.

— Шәһәрне ныгыту сизеләме?

— Ныгыту бара. Бөтен җирдә танкка каршы керпеләр, шиналар куялар, блокпостлар тора. Армия бар бит әле безнең шәһәрдә. Алар шәһәрдә дә, шәһәр янында да һөҗүмнәрне һәрвакыт кире кайтарып килә. Украинага армиягә бик күп ихтыярилар да ярдәмгә килде, "тероборона" диләр, ягъни территорияне саклаучылар. Шулай ук. Халык бик тырышып булыша. Николаев — Украинаның урысча сөйләшә торган шәһәрләреннән берсе. Әмма элек шәһәрдә Русиягә симпатия белән караучылар 20ләп процент булса, хәзер 10 процентка калгандыр. Калганнары бөтенесе дә, минем гаиләм дә, Укранаина өчен тырыша — акча белән, кем ничек булдыра алганча, кием белән, "тероборона"га кереп. Күп кенә русияләр әсирлеккә эләгә, 18-19 яшьлек балалар килә аннан. Монда килгәч кенә аларны ни өчен җибәргәннәрен аңлыйлар.

— Татарстан белән нинди дә булса бәйләнешегез бармы?

— Бар. Абыемның кызы Казаннан белешеп тора. Туганнан туган энекәшем дә хәлләрне белеп тора.

— Үзара мөнәсәбәтләрдә киеренкелек юкмы? Украинада яшәүче кайберәүләрнең Татарстандагы яки Русиянең башка төбәкләрендәге туганнары Русия пропагандасын карап, Украинада фашистлар украин булмаганнарны рәнҗетә дип уйлый икән.

— Минем туганнар ягыннан юк. Акъярда хатынымның сеңелләре бар. Менә алар урыс пропагандасына бик бирелгән инде.

— Ягъни Татарстандагы туганнарыгыз, дусларыгыз белән бернинди киеренкелек юк, алар Украинадагы хәлләрне беләме?

— Алар белән сәясәт турында сөйләшкән дә юк, алар арасында сугышны яклаучылар да юк.

— Начар сүзләр ишеткән булдымы Татарстан ягыннан?

— Юк.

— Кайбер татарларның шуның аркасында бер-бере белән аралары да бозылган икән.

— Булуы мөмкин. Анда пропаганда бик нык эшли бит. Әле үзебезнең Николаев шәһәре сайтына сылтама җибәргән идем туганнарга. Ул анда томалана икән, ачылмый. Анда күпләр мәгълүматны рәсми каналлардан гына алып, дөньяны анда күрсәтелгәнчә күз алдына китереп яшиләр. Ә вазгыять бөтенләй башка.

— Татарстан телевидениесен карыйсызмы?

— Юк. Элек ТНВны көн саен карап бара идем. Элек Азатлык радиосын да тыңлый идем. Сезнең сайтны әле хәзер ачкалыйм. ТНВда бит сәясәткә кайвакытта гына, кыскача гына кереп алалар. Анда да үткен проблемнарга бер сүз белән дә кагылмыйлар. Әле бу сугыш башланганчы да шулай иде. Ә хәзер без сугыш турында хәбәрләр, Киевта нәрсәләр булуы белән кызыксынабыз. Татарстан телевидениесендә бернинди дә объектив нәрсә юк. Җырлыйлар да бииләр, барысы да ал да гөл дип.

— Николаевта берәр татар оешмасы бармы, андагы татарлар белән элемтәдә торасызмы?

— 10 еллап элек татарлар оешкан иде, җыела да иде. Аның рәисе үлеп киткәч җыелырга мөмкинлек бик булмады. Анда җыелган татарлар да картайды, шуның белән акрынлап сүнде. Бәйрәм вакытларында гына Telegram, Viber-да тәбрикләүләр була.

— Бу сугыш каян чыкты?

— Русиядә тоталитар дәүләт төзелде. Бөтен хакимият бер кеше кулына тупланды. Шул кешенең башына паранойя димме, нидер килеп керде. 21нче гасырда шундый вәхшиләрчә сугыш чыгару — кеше башына килә дә алмаган куркыныч нәрсә. Бездә куркытканнар иде, 1-2 ай буе сөйләп килделәр. Әмма ышанмый идек шулай мөмкин булуына. Икенче яктан, Николаевта бит халыкның яртысы урыслар. Николаев халкының күбесенең Русиядә туганнары бар. Үземнең дә бер улым Мәскәүдә яши.

— Сугыш ничек бетәр дип уйлыйсыз?

— Аның ахырының сценарийлары 2-3тер инде. Шуларның берсе мондый. Хәзер Русия хәрбиләре үзләренең кая җибәрелгәнлекләрен аңлый башлады. Алар монда сивиль халыкка каршы сугыша, өйләрне җимерә, кешеләрне үтерә. Солдатлар шуны аңлый башлады. Бәлки шул нәрсә акрынлап Русия армиясен таркатыр. Шуннан соң Русия йә үзе аңлап, башка кешене сайлап куяр, йә халык күтәрелеп чыгар. Андый мөмкинлеккә ышанырга була. Тагын бер вариант бар. Бөтен шәһәрләрне җимереп, шактый халыкны кырып, Украинаны төрле өлешләргә бүлгәләп, үзләренә кирәкле кешеләрне җитәкчелеккә утыртып куярга мөмкиннәр. Көнбатыш Украинаны аерып, көньякта Херсон республикасы, Одесса республикасы игълан итәргә мөмкиннәр. Әмма аларны ничек контрольдә тотарлар — белмим. Аларны тотып тору өчен бик күп көч кирәк. Русиядә бит сүз әйтергә ярамый. Сугышка каршы чыгучыларның бөтенесен кыйнап, полициягә илтеп ябалар.

— Ә Украинада андыйлар тагын да күбрәк булачакмы?

— Әлбәттә. Бездә халыкның 80ләп проценты Русия хакимияте урнашуны кабул итмәячәк. Әле хәзергә азык-төлек тә бар. Ә бөтенесен җимерсә, монда һәлакәт була бит. Ашарга булмый, җылынырга булмый, газы булмый. Хәзер дә халык кача башлады бит, Европага, көнбатыш районнарга. Анда да барып җитәргә мөмкин Русиянең ракетлары. Хәлләр бик мөшкел монда.

— Украинада фашистлар бар, фашистларга каршы сугышабыз ди бит Русия. Украинада фашистлар бармы, украин булмаганнарга начар мөнәсәбәт сиздегезме моңарчы?

Фашистлар килде менә, Русиядән

— Монда андый бер нәрсә дә юк. Мин татарча укыдым, украин теле якын булмагач, украинча сөйләшә алмыйм. Бөтенесен аңлыйм. Укый алам, бездә техник әдәбият та украин телендә чыга. Ә дәресләрне урыс телендә алып барабыз, беркем берни әятми. Бездә милләтчеләр парламентларда һәм җирле шураларда бар иде. Алар да калмады бит, хәзер юк алар парламентта. Кайда бездә фашислар? Фашистлар килде менә, Русиядән. Алар Һитлердан аерылып тормый, хәтәррәк тә. Ә бездә бернинди андый нәрсә юк бит. Никоеавта күбрәк урысча сөйләләшәләр — кибетләрдә, урамнарда, бөтен җирдә урыс теле. Ләкин ул урысча сөйләшүчеләр Русия яклы дип әйтеп булмый. Яшиләр, үзләренчә. Украинада фашизм юк.

— Николаев татары буларак, татарларга, башкортларга нәрсә әйтер идегез?

— 90-нчы еллардагы күтәрелүләр, конситутция һәм башкасы акрынлап бетте. Хәзер татар теле дә мәҗбүри түгел, аны укытмыйлар. Ә шөрепләрне боралар да боралар. Белүемчә, татарларның күбесе шул Путинга тавыш биреп килә. Аның кайдан килгәне күренеп тора бит. Һич югы шул сайлауларда Путинга тавыш бирмәсеннәр иде. Иң төп мөрәҗәгать — урамга чыгып, сугышка каршы плакатлар күтәреп йөрсәләр бөтен Русиядә, бөтен халык чыкса, аңа каршы тора алмаслар иде Путинның бөтен көчләре. Хәзер сугышка каршы чыгу кирәк, нинди хәл булганын аңлап. Ә бит хәзер күпләр куркып тора, Татарстанда да, бөтен Русиядә дә. Әмма чыгучылар бар, аларны полиция тоткарлый. Бик күп халык чыкса, хөкүмәт каршы тора алмас иде.

🛑 Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG