Европа берлеге лидерлары, Украинага һөҗүме аркасында, Русиягә каршы нефть эмбаргосы кертү мөмкинлеге турында фикер алышачак. Бу хакта Reuters агентлыгы хәбәр итә.
Тышкы эшләр министрларының очрашуында Европа берлеге илләре Русиягә каршы бишенче санкцияләр җыелмасы турында фикер алышырга ниятли. Бу АКШ президенты Джо Байденның Брюссельгә сәфәре алдыннан булачак, ул НАТО беректәшләре очрашуына һәм "Зур җиделек" саммитына киләчәк.
Reuters-ка дипломатик чыганаклары сөйләвенчә, эмбарго кертүне Балтыйк буе илләре таләп итә. Европада энергия чыганакларына бәяләр артуы сәбәпле, Германия ашыгыч гамәлләр кылмаска кирәк дип кисәтә.
Reuters әңгәмәдәшләре сүзләренчә, энергетик эмбаргога Русиянең химик корал куллануы яки Киевне күмәк бомбага тотуы сәбәпче булырга мөмкин.
Русия, нефть эмбаргосы кертү Европада энергия чыганакларына бәяләрнең нык артуына китерәчәк, дип белдергән иде һәм санкцияләргә җавап буларак, "Төньяк агым-1" газүткәргече аша газ җибәрүне туктату белән янады.
Европа куллана торган газның 40 проценты Русиягә туры килә, әмма соңгы вакытта Европа берлеге актив рәвештә алтернатив чыганаклар эзли.
24 февральдә Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң, Европа берлегенең әгъза-дәүләтләре һәм башка илләр Русиягә каршы берничә санкцияләр җыелмасы кертте. Чикләүләр Үзәк Банкка һәм эре банкларга, һава очышлары тармагына, Русия түрәләренә, шул исәптән президент Владимир Путинга, Русиянең гамәлләрен аклаучы эшмәкәрләргә һәм танылган кешеләргә кагылды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!