Думаның "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы рөхсәтеннән башка Русиядән китү тыелган

Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, барасы илен, бару максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген хәбәр итәргә тиеш.

Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип яза "Холод" журналы Васильев боерыгына сылтама белән.

Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк.

Сугыш башланыр алдыннан, АКШ, Европа берлеге һәм Британия Русиягә Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" таныган өчен чикләүләр керткән иде. Санкцияләргә югары дәрәҗәле затлар, Русия думасы депутатлары, эре банклар эләкте. Татарстаннан һәм Башкортстаннан да бер генә депутат та "ЛНР" белән "ДНР"ны тануга каршы тавыш бирмәде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!