Сугыш йогынтысы. Машина хуҗаларына кара көннәр килә

Украинага каршы сугыш нәтиҗәсендә рубль арзанаю һәм чикләүләр кертелү нәтиҗәсендә Русиянең машина сәнәгатенә һәм базарына кара көннәр килә ди белгечләр.

Русиядә февраль ахыры һәм март ае гадәттә автосервисларның үле сезоны булса, avtovzglyad.ru язуынча, быел кайберләрендә хәтта эш сәгате чыккач та чиратлар тезелә. Машина хуҗалары, алмаш детальләр кытлыгы башлануын, бәяләр артуын һәм яңа машина турында онытырга туры киләчәген ишетеп, булган проблемнарын тизрәк хәл итеп куяргә ашыга.

Казанда хәтта чикләүләр кертмәгән Кореа һәм чикләүләргә кушылган Япония машиналарын төзәтүче "МарсАвто" үзәге дә үзләрендә җанлануның нык артуын белдерде. Үзәк җитәкчесе Марсел Зәйнуллин Азатлыкка әйтүенчә, Азия машиналары өчен Русиягә элегрәк китерелгән алмаш детальләр әлегә бар, андый дефицит сизелми, әмма аларның бәясе шунда ук ике тапкыр арткан. Машина мае да икеләтә күтәрелгән. "МарсАвтода" бер ай элек кенә 2300 сумга сатылган майлар хәзер 4500 сум тора. Киләчәктә әле машина мае кытлыгы да булырга мөмкин дип борчылу белдерә ул. Машина маеның нәтиҗәлелеген арттыру өчен кушыла торган мөһим компонентлар чит илләрнеке.

Машиналар турында язучы "За рулем" журналы исә, кибетләрне тикшереп, кайбер алмаш детальләрнең бәясе хәтта биш тапкыр артуын ачыклаган.

Зәйнуллин әйтүенчә, моңарчы машина төзәтү үзәгендә елның иң начар ае март булса, быел машиналарын төзекләндерергә теләүчеләр кисәк арткан. "Һәм дөрес эшлиләр дә", ди ул, башкаларга да киңәш буларак әйтеп. Бәяләрнең нык артуы да туктатмый, барыбер күпләп киләләр ди Зәйнуллин.

Шулай да, Европа машиналарына килгәндә, алар өчен алмаш детальләр беткәч, мөмкин булганнарын Кытайдан алып булыр дип өметләнә ул. Әмма белгечләр Кытайда алдап акча эшләү өчен бик сыйфатсыз әйберләр җитештерүнең дә киң таралган күренеш булуы турында кисәтә. Чын сыйфатлы машина мае дип алдап, ялган майлар сату, Кытайдан китерелгән сыйфатсыз машина моторы каешлары һәм моторны тиз арада сафтан чыгарачак башка детальләр сатуның артуы фаразлана.

БУ ТЕМАГА: Русиядә рецессия, эшсезлек арту көтелә — икътисадчы фаразы

Путин Украинага каршы сугыш башлагач, АКШ, Европа, Тайвань кебек илләр Русиягә карата моңарчы кулланылмаган технологик чикләүләр кертте. Европаның күп кенә ширкәтләре үзләре дә Русия базарына машина китермәячәген, Русиядә үзләре китергән детальләрдән машина җыюны туктатачагын игълан итте.

Шул ук вакытта Русиянең үзенеке саналган машиналарны җитештерү дә тулысынча диярлек туктап калачагы ачыкланды. Русия машиналары саналсалар да, аларның шактый детальләре читтән китерелүе турында күпләр беренче тапкыр ишетте.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия президенты белән сөйләшүдә КамАЗда 15 меңләп кешенең эшсез калачагын, Чаллыда йөк машиналары җитештерү 40лап процентка кимиячәген әйтте.

Баксаң, хәзерге КамАЗларның моторлары Cummins (АКШ), тизлек күчергече ZF (Германия), ягулык тәэминаты җиһазы Bosch (Германия) ширкәтенеке икән. Соңгы елларда КамАЗ К3 һәм заманчарак К4, К5 модельләрен чыгара. Алга таба исә 27 ел элек сафка баскан, К3 модельләренә генә өметләнергә туры киләчәк. К3 1976 елда чыга башлаган беренче машиналарның бераз модернизацияләнгән версиясе санала. Ә 2019 елда гына КамАЗ белән Германиянең Daimler ширкәте иң соңгы К5 моделе өчен Чаллыда Actros кабиналары җитештерү заводы ачкан иде. Аңа кертелгән инвестицияләрнең кайчан яңадан файда китерәчәге билгесез булып кала. Германиянең Handelsblatt газеты язуынча, Daimler КамАЗ белән хезмәттәшлектән чыгу турында инде күптән уйлый башлаган булган.

Татарстанның икенче шәһәре саналган Чаллы үзенең киләчәген шушы яңа модель белән бәйли иде. Шулай да, Татар-информ 2023 елда К5 модельләренең яңадан чына башлавына өмет булуын хәбәр итте.

Сугыш аркасында чикләүләр корбаны булган К5 моделенең бер төре булган КАМАЗ-54901 былтыр гына 7 млн сум торса, хәзер 13-16 млн сумга сатыла, чөнки Германиядә җитештерелгән, инде 300 мең чакрым йөргән MAN TGX йөк машиналары бәяләре дә 14-15 млн сумга сикергән.

Русиядә җиңел машиналарны иң күп чыгаручы Автоваз да апрель башыннан хезмәткәрләрне өч атна мәҗбүри ялган җибәрүен игълан итте. Анда җитештерелүче машиналарның да мөһим детальләре чит илнеке. Ул детальләр булмаганда, машинаның башка кисәкләрен ясауны дәвам итүдән файда юк, анмыз машинаны сатып булмый. Автоваз инде май аена машина кибетләреннән заказлар кабул итмәячәген белдерде.

Шул ук сәбәп белән Нижгардагы Горький автозаводы да май уртасыннан көз уртасына кадәр кыскартылган эш атнасына күчү турында уйлануын белдерде.

Наталья Зубаревич

Сугыштан иң зур зыян күрүчеләр, Мәскәүдәге Социаль сәясәт институтының төбәк тикшеренүләре җитәкчесе Наталья Зубаревич әйтүенчә, Идел буе төбәкләре булачак. Ул моны биредә иң күп хезмәт куллары һәм заманча технологияләр кулланучы ширкәтләр булуы белән аңлата. Көнбатыш технологияләренә юл ябылу белән, җитештерү дә туктап кала. Әмма зыянның ни дәрәҗәдә булачагын хәзерге турбулентлык чорында беркем дә төгәл генә әйтә алмас, ди ул.

Машина базарына тагын бер иң көчле орымнарның берсе — Русия үзәк банкының төп процентны 9,5 проценттан кисәк 20гә күтәрүе. Бу инде кредитка машина алу мөмкинлегенә нокта куя. Украина сугышына кадәр машина алучыларның яртысы диярлек акчаның җитмәгән өлешен кредитка алып түләгән булган. Кредит мөмкинлегенең ябылуы машина кибетләренең күпләп бөлгенлеккә төшүенә китерәчәк дип кисәтә белгечләр.

Машина базарында сугыш аркасында күзәтелгән һәм көтелгән башка кыенлыкларның кайберләре:

  • Күпчелек белгечләр машина урлауның берничә мәртәбә артачагы турында кисәтә. Бу машина кытлыгы һәм алмаш детальләр булмау белән аңлатыла. Авыр кризис шартларында урланган машиналарны тиз генә сүтеп, машина төзәтүчеләргә дефицит алмаш детальләр буларак сатып, акча эшләргә теләүчеләр артачак ди алар. Машиналары урланудан куркучылар урлауга каршы махсус җиһазлар урнаштыру өчен чиратка баса.
  • Юл казасында машинага зыян килгән яки ул урланган очракта, Каско һәм ОСАГА иминият системнары акчалары, аны төзәтү өчен җитмәскә мөмкин. Хәзергә ОСАГА иң күбендә 400 мең сум түли. Тиздән машина хуҗаларыннан иминият өчен түләүләр арттырылырга мөмкин.
  • Русиядә машинага җәйге көпчәкләре алу моңарчы беркайчан да күрелмәгән дәрәҗәдә арткан. Бу чит ил ширкәтләренең Русиядә җитештерүне дә, Русиягә сатуны да туктатуы белән бәйле. Белгечләр киләчәктә Русиядә көпчәкләр кытлыгы булу мөмкинлеге турында кисәтә, чөнки Русиядәге күпсанлы булмаган машиналар өчен генә бер-береннән аермалы, төрле көпчәкләр җитештерү икътисадый яктан отышлы түгел.
  • Казакъстанның төньягында, Русия чигенә якын Костанай шәһәрендә машина сатучы бер кибет хуҗасы Евгений Бибер Nur.kz порталына белдерүенчә, март аенда анда машина алырга теләүчеләр февраль белән чагыштырганда 10 мәртәбә арткан һәм моның төп сәбәбе — Русияләрнең машина алырга күпләп килүе.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!