Казанда"Нурчылар" эшчәнлеген оештыруда гаепләнгән КХТИ укытучысы изолятордан чыгарылган

Бу карарны тикшерүче кабул иткән. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, Катнов гаепләнүче статусында кала.

Русиядә тыелган "Нурчылар" оешмасының эшчәнлеген оештыруда гаепләнүче Казан химия-технология университетының доценты, химия фәннәре кандидаты Владимир Катновны сак астыннан чыгарганнар. Бу хакта "Idel.Реалии"-га аның адвокаты Руслан Нәгыев хәбәр иткән.

Аның сүзләренчә, бу мәсьәлә уңаеннан мәхкәмә утырышы булмаган, әлеге карарны тикшерүче кабул иткән. Нәгыев әйтүенчә, җинаять эшен тикшерү дәвам итә, Катнов гаепләнүче статусында кала.

Владимир Катновны 2021 елның ноябрендә тоткарладылар. Ул гаебен беренче сорау алуда ук таныган иде. 12 ноябрьдә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе аны ике айга сак астына алды. Мәхкәмәнең матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, тикшерү фаразларына күрә укытучы "2019 елның февраленнән 2021 елның ноябренә кадәр "Нурчылар" халыкара дини экстремист берләшмәсенең Татарстандагы структурасында җитәкче булып торган, республикада әлеге канунсыз берләшмәнең төркемнәре эшчәнлеген оештырган".

"Бизнес Online" басмасы чыганаклары Катнов яшьләр арасында тыелган идеологияне тараткан дип сөйләде, ул аларны өенә чакырган диелә. "Рәттән бөтен кешене түгел,билгеле бер критерийлар белән сайлап алып, шуларның берсе – егетләр мөселман гаиләләреннән булырга тиеш", дип язды басма.

КНИТУ-КХТИның матбугат хезмәтендә "тоткарланучы турында хезмәттәшләре бернинди начар әйбер әйтә алмый, аны уңай яктан бәялиләр, университетта Катнов тарафыннан хокук бозардай эшчәнлек алып барылмады", дип белдерделәр.

"Югары уку йорты хакимияте куәт оешмаларына бу эшне тикшерүдә һәр яклап ярдәм итәргә әзер", дип белдерде университетның матбугат хезмәте.

Узган ел 2 ноябрьдә Казанның Идел буе районы мәхкәмәсе "Әл-Иман" мәчетенең элекке имам-хатыйбы, Русия ислам университетының элеккеге укытучысы Габдрахман Наумовны 6,5 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарды.

Ул Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган "Нурчылар" оешмасы эшчәнлеген оештыруда һәм аны финанслауда гаепле дип табылды.

8 февральдә Татарстанның Югары мәхкәмәсе хөкем карарын үз көчендә калдырды.

Кичә, 24 мартта Габдрахман Наумов җәза мөддәтен үтәү өчен Мордовиянең 12нче колониясенә китерелде.

Белешмә: "Нурчылар"

"Нурчылар" – Төркиядә дин галиме Сәид Нурси (1876-1960) нигез салган оешма. 2008 елда "Нурчылар" Русиядә экстремистик дип танылды һәм тыелды. Халыкара оешмалар, шул исәптән АКШның дин иреге комиссиясе һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Русиядән бу карарны яңадан карауны сорады.

2014 елда Чаллыда әлеге оешмада катнашуда гаепләнеп, пенсия яшендәге берничә хатын-кыз эзәрлекләнгән иде. Моннан тыш Казанда, Уфада да эзәрлекләнүчеләр бар.

2021 елда мәхкәмә Сәид Нурси китапларын укыган Чаллыдан 63 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинага ике ел шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!