ЛДПР лидеры Владимир Жириновский вафат

ЛДПР лидеры, сәясәтче, Русия думасы депутаты Владимир Жириновский вафат. Бу хакта парламент спикеры Вячеслав Володин хәбәр итте.

Владимир Жириновский 1946 елның 25 апрелендә, Казакъстанның Алма-Аты шәһәрендә туган. Ул Советлар берлегенең һәм Русиянең сәяси эшлеклесе, ЛДПР фракциясе җитәкчесе иде.

Сәясәттә 30 еллап эшләгән Жириновский Русиядәге президент сайлауларында намзәт буларак даими катнашып килде. 1990нчы еллар башында беренче президент сайлавы алдыннан Жириновский "татарларны һәм башкортларны Монголиягә күчерергә кирәк, шунда ачлыктан һәм сифилистан кырылсыннар" дигән иде.

Татарларны мыскылларга яратучы Жириновскийның Казан сәфәрләре элек тыныч кына үтми иде. Аның Казанга бер килүендә "Азатлык" татар яшьләре берлегенең ул чактагы җитәкчесе Рамай Юлдашев аңа чи йомырка аткан иде.

2019 елда Русия думасының көзге сессиясе ачылышында Владимир Жириновский милли республикалар бюджетларына күбрәк акча бирелә дип зарланды.

"Казанны, Төньяк Кавказны акча белән тутырдыгыз, ә аннары урыс өлкәләрендә күп бала тапмыйлар дисез. Бу бит коточкыч! Урысларга да башкаларга биргән кадәр бирегез! Сез бит урыс парламенты, ә милли төбәкләргә күбрәк бүләсез", диде Жириновский. Аның әлеге сүзләре җәмәгатьчелекнең бер өлешендә ачу уятты. "Казанны акча белән тутырдылар, ул акчаларны урыс төбәкләренә бирегез" дигән сүзләрен Казан Кирмәне "наданлык һәм провокация" дип атады.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!