Япония Русиянең сигез дипломатын нон грата шәхесләре дип игълан итте, алар илдән китәргә тиеш булачак. Бу хакта илнең тышкы эшләр министрлыгына сылтама белән Kyodo агентлыгы хәбәр итә.
Дипломатларны депортацияләү мәсьәләсе Бучада гади халыкны үтерү турындагы хәбәрләрдән соң килеп туган, дип хәбәр иткән Fuji-TV телеканалы Япония хөкүмәтендәге чыганакка сылтама белән.
Русиянең тышкы эшләр министрлыгында Мәскәү Токионың бу карарына "тиешле җавабын" бирәчәк дип белдерделәр.
Русия Украинага һөҗүм иткәннән соң бөтен дөньяда Русиянең дипломатик миссия хезмәткәрләрен күпләп депортацияләделәр, Украинаның бер айга якын Русия хәрбиләре оккупациясендә булган Буча шәһәрендә сивил кешеләрне үтерү турында фото һәм видеодәлилләр чыкканнан соң, депортацияләүләр кабат торгызылды.
Русиянең дипломатик миссиясе хезмәткәрләрен чыгаручы илләр: Австрия (3), Польша (45), Германия (40), Словакия (35), Словения (33), Франция (35), Италия (30), Дания (15), Нидерланд (17), Бельгия (21), Испания (25), Греция (12), Румыния (10), Португалия (10), Швеция (3), Норвегия (3), Люксембур (1), Чехия (1), Ирландия (4) һәм Литва (1).
Русиянең Европа берлеге каршындагы даими вәкиллегенең 19 хезмәткәрен Европа берлеге нон грата шәхесләре дип игълан итте.
Латвия белән Эстония дә Русия илчелекләре хезмәткәрләрен депортацияләде. АКШ Русия илчелегенең киңәшче-илчесен чыгарды, шулай ук Русиянең БМО каршындагы вәкиллегенең 12 хезмәткәрен нон грата шәхесләре дип игълан итте.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!