"Idel.Реалии" редакциясенә Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Самар өлкәсендәге оешмаларында тотылучы ике кеше зарланган. Аларның берсе — "канунсыз кораллы оешма оештыру"да гаепләнеп хөкем ителгән Сабир Акмурзаев сүзләренчә, ул уйлап чыгарылган сәбәпләр нигезендә даими рәвештә дисциплинар җәзага тартыла.
Икенчесе — Марсель Гыймалиев тикшерү изоляторында утыра, "террорчы оешма эшчәнлегендә катнашу" нигезендә гаепләү карарын көтә һәм, авыр диагнозларына карамастан, инде икенче ел инвалидлык ала алмый.
САБИР АКМУРЗАЕВ
Русия Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Самар өлкәсендәге 26нчы төзәтү колониясендә — Спиридоновка авылында.
25 яшьлек Сабир Акмурзаев Ислам диненең сәләфи агымында, бу агым Мөхәммәд пәйгамбәр чорындагы беренче мөселманнарның тормыш рәвешенә омтылуны күз уңында тота. Җинаять эше нигезендә тоткарланганчы Хасав-юрттагы мәдрәсәдә укырга өлгергән. Җомга намазларына традицион мөселман (гарәп) киемендә йөргән. Акмурзаев өйләнгән, балалары бар.
2017 елда Сабир Акмурзаевны профилактик исәпкә куйганнар, аңа даими рәвештә Дагыстанның Тарумовски полиция бүлегеннән хезмәткәрләр килеп йөргән, ниятләре һәм кайларга баруы белән кызыксынганнар.
Шул ук елның ноябрендә исә аны тоткарлап, алып киткәннәр. Бер атна буе гаиләсе ирнең кайда булуын белмәгән. Тоткарланганнан соң, икенче көнне Акмурзаевларның өендә тентү узган, тыелган әйберләр — җәяүле гаскәргә каршы мина һәм марихуана тапканнар диелә.
Акмурзаевның туганнары тентү уздырганда табылган әйберләрне тентүчеләр үзләре белән алып килгән дигән фикердә, шулай ук алар хакимият билгеләп куйган адвокат Руслан Магомедовны җинаять эшенә кагылышлы хәрәмләшүләрдә катнашты дип гаепли.
Сабир Акмурзаев үзен электр тогы белән җәфалауларын хәбәр иткән һәм газаплаулар вакытында ул гаепләүләр белән килешкән.
Шулай ук, үзе әйтүенчә, аңа әтиеңне җәфалаячакбыз һәм абыеңа тыелган әйберләр ташлап, кулга алабыз дип янаганнар.
2020 елның октябрендә Дагыстан Югары мәхәмәсе Акмурзаевны Җинаять кодексының 208нче маддәсе (канунсыз кораллы оешма оештыру яки анда катнашу), 222нче (канунсыз рәвештә корал, утлы корал өлешләре, сугыш кирәк-яраклары алу, тапшыру, саклау, күчереп йөртү) һәм 228нче (наркотик, психотроп маддәләрне һәм аларның аналогларын канунсыз сатып алу, саклау, ташу, әзерләү, эшкәртү) маддәләре нигезендә җинаятьләр кылуда гаепле дип тапкан.
Аны җиде елга кырыс тәртипле колониягә хөкем иткәннәр. Тикшерү изоляторында тотылуы исәпкә алынып, нәтиҗәдә 6,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Хәзерге вакытта Самар өлкәсенең Спиридоновка авылындагы 26нчы төзәтү колониясендә тотыла.
Быел мартта Сабир Акмурзавеның туганнары адвокат Владимир Красиковка мөрәҗәгать иткән һәм җәза үтәгән вакытта, уйлап чыгарылган сәбәпләр белән, үзенә якынча 20 тапкыр шелтә белдерүләрен яки штраф изоляторына ябуларын әйткән.
Акмурзаев әйтүенчә, төзәтү колониясе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дмитрий Храмов "эш арасында" аңа берничә мәртәбә "Синең кебекләрне суярга кирәк", дигән.
Акмурзаев Красиковка сөйләвенчә, 2022 елның 4 февралендә Храмов аны бүлмәсенә чакырып алган һәм кәрәзле телефоныңны тапшыр дип таләп иткән. Тоткын аңа телефоным юк һәм беркайчан да булмады, дип җаваплаган.
"Урынымны беләсез, тентү уздыра аласыз, дидем. Храмов әгәр телефонымны бирмәсәм, мине штраф изоляторына утыртачагын, җәза үтәгәндә авырлыклар тудырачагын әйтте. Мин катгый рәвештә телефоным юк дип җавап бирдем", дип сөйләгән Акмурзаев адвокат Владимир Красиковка.
Шул ук көнне тоткын бәдрәфтән соң кулын юарга киткән, бу хәл йокы вакыты җиткәч булган. Акмурзаевка төзәтү колониясе хезмәткәре очраган һәм аңа эчке тәртип кагыйдәләрен махсус бозасың, дигән. Берничә көннән административ комиссия тоткынга җәза — биш көн штраф изоляторы билгеләгән. Анда бишенче көнен утырган вакытта Акмурзаевка, свитерында тоткын турында мәгълүмат язылган бирка булмаганы өчен, тагын җиде тәүлек өстәгәннәр. Ул адвокатына биркасының берәү генә булуын аңлаткан, аны иң еш киелә торган тоткыннар киеменең өске өлешенә тегеп куйган булган.
Моңа кадәр ул берничә мәртәбә төзәтү колониясе хезмәткәрләреннән киеме санынча бирка бирүне сораган булган, әмма алар баш тарткан. Сабир Акмурзаев үзенең тоткын киемен, юынган чакта чыланмасын өчен, салып торган булган, биркасыз свитер белән шул вакытта эләккән.
Штраф изоляторыннан соң, 16 февральдә Акмурзаевны кабат комиссиягә чакыртып алганнар, янәсе ул кулларын аркасы артында тотмаган, хезмәткәрләр белән исәнләшмәгән һәм күзәтү камераларын каплаган. Чынлыкта, аның әйтүенчә, ул җыештырган вакытта камераны сөртеп алган булган һәм "каплап тору" бер секундтан да озаграк дәвам итмәгән. Моның өчен аңа камера төрендәге бинада (ПКТ) өч ай тотылу җәзасы бирелгән.
"2022 елда миңа нигезсез һәм канунсыз җәзаларны булмаган телефонны тапшырмавым өчен биргәннәрдер дип саныйм. Аңа кадәр булган хокук бозуларны бары тик Русия җинаять кодексының миңа билгеләнгән маддәсе һәм Храмовның "Сезнең кебекләрне суеп бетерергә кирәк" дигән сүзләре белән бәйлим. Бу сүзләрне ул минем белән аралашканда, эш арасында еш әйтә иде", дигән Сабир Акмурзаев үзенең адвокатына.
МАРСЕЛЬ ГЫЙМАЛИЕВ
Марсель Гыймалиев Самарның 1нче тикшерү изоляторында тотыла, хәзерге вакытта аның эше нигезендә мәхкәмә процессы бара.
40 яшьлек Марсель Гыймалиев Казаннан. Өйләнгән, баласы бар. 2017 елның 14 мартында Гыймалиевне һәм тагын 14 мөселманны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы әгъзалары булуда шикләнеп тоткарладылар. Аларга карата 13 җинаять эше ачылды. Нәтиҗәдә унысының эшенә "Казан унлыгы эше" дип исем бирелде.
Марсель Гыймалиевне эзәрлекләүләр дә "унлык" белән бәйле, әмма ул үзе алар арасында түгел, дип ышандырды "Мемориал" хокук яклау үзәге. Тентү вакытында аның өендә тыелган текстлар исемлегенә кертелгән "Мөселман ныгытмасы" ("Крепость мусульманина") дигән китап табылган дип белдерде тикшерүчеләр.
Тоткарланган вакытта Марсель Гыймалиев качарга омтылган. Ул бишенче каттан сикергән һәм умырткасы, кабыргалары, балтыр сөякләре сынган, эчке әгъзаларына да зыян килгән.
Реанимациядән соң аны йорт сагына җибәргәннәр. 2020 елның 5 февралендә Үзәк хәрби бүлге мәхкәмәсе "Казан унлыгы эше" фигурантларын 11 елдан 22 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Якынча бер айдан соң Гыймалиев эшен карау башланды.
БУ ТЕМАГА: "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә "Казан унлыгы" 22 елга кадәр төрмәгә хөкем ителдеГаепләү ике өлештән тора: Җинаятьләр кодексының 205.5 маддәсенең 1нче өлеше (Террорчы оешма эшчәнлеге оештыру) һәм 205.1 маддәсенең 1нче өлеше (Террор эшчәнлегенә булышу).
Марсель Гыймалиевкә "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегенә катнашы булу турындагы беренче карарны 2009 елда ук чыгарганнар. Шулай да ул вакытта аны үз акылында түгел дип табып, мәҗбүри психиатрик дәвалануга җибәргәннәр. Хәзерге вакытта да аңа "шизофрения" диагнозы куелган килеш кала бирә.
Сак астында тотылуы дәверендә Гыймалиев һәм аның туганнары, имгәнүе аркасында килеп чыккан терәк-хәрәкәт аппараты авырулары белән бәйле рәвештә, ирне хастаханәгә урнаштыруларына ирешергә тырышкан.
Гыймалиев һәм аның гаиләсе чираттагы мәртәбә Русия сәламәтлек саклау министрлыгына, кеше хокуклары вәкиленә, Росздравнадзорга һәм баш прокуратурага шикаятьләр юллаганнан соң, быел мартта аны хастаханәгә салганнар.
Шикаятьләрдә язылганча, табибларның Марсель Гыймалиевкә Самар тикшерү изоляторында тотылганнан соң куелган диагноз, 2017 елда имгәнеп хастаханәдән чыккач куелган диагнозга караганда җиңелрәк. Ирнең гаиләсе фикеренчә, бу махсус эшләнгән әйбер, моны инвалидлык бирмәс өчен эшләгәннәр, ә инвалидлык хөкем карарын йомшарта алыр иде.
Адвокат Владимир Красиков белән әңгәмәдә Гыймалиев яраланганнан соң ике операция кичерүен сөйләгән, бер операциясе барышында аның умыртка баганасына металл конструкция куелган.
Бу имгәнүләре аркасында хәзерге вакытта аның бер аягы икенчесеннән кыскарак, шуңа күрә йөргән вакытта умырткасындагы конструкциягә дә басым арта, шулай ук эчәкләре һәм үт куыгы белән бәйле проблемнары булгалап тора.
"Йокыдан торгач кече йомышны авыр үтим. Миңа оча сөяге мускулларын йомшарту өчен гимнастика ясарга һәм көн эчендә спазмолитик дарулар эчәргә кирәк. Стресслар булганда, киресенчә, сидек һәм тәрәт чыгуны контрольдә тота алмыйм. Гел памперста йөрим һәм үзем белән сидек җыю җайланмасы йөртәм. Бу хәлләр ешайды", дип сөйләгән адвокатка Гыймалиев.
Шул ук вакытта Медицина-социаль экспертиза бюросы табиблары ирнең имгәнгәннән соң вакытлыча бирелгән инвалидлыгын озайтмаган.
Мәхкәмә, аның адвокаты Николай Кутеревта тиешле ышаныч кәгазе булмауны сылтау итеп, Гыймалиевнең шикаятен канәгатьләндерүдән баш тарткан. Ә Гыймалиев әйтүенчә, тикшерү изоляторы җитәкчелеге гаепләнүченең ышаныч кәгазе әзерләүне сораган мөрәҗәгатен канәгатьләндермәгән булган. Гыймалиев беренче мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруны сорап, гариза тапшырган.
Марсель Гыймалиев хәзер Җәзаларны үтәү хезмәтенең Самар бүлегенә караган медицина бүлегендә ябып тотыла. Табиблар аны тикшерсә дә, тикшерү нәтиҗәләрен аның үз кулына тапшырмый. "Мемориал" хокук яклау үзәге аны сәяси тоткын дип таныды. Аның җинаять эше Самардагы Үзәк хәрби бүлек мәхкәмәсендә карала.
"КӘҖҮННИ ИСЛАМОФОБИЯ"
"Мемориал" хокук яклау үзәгенең сәяси тоткыннарга ярдәм бүлеге җитәкчесе Сергей Давидис "террор" маддәләре нигезендә яки башка маддәләр нигезендә хөкем ителгән мөселманнарның хокукларын бозу гадәти хәл булуын белдерә.
— Безгә килгән мөрәҗәгатьләрне карыйбыз, беренче чиратта канунсыз һәм сәяси сәбәпләр белән эзәрлекләнүләре күренгән кешеләрнекен. Җинаять кодексының 205.5 маддәсе ("Террор оешмасы эшчәнлеген оештыру һәм андый оешма эшчәнлегендә катнашу") нигезендә "Хизб ут-Тәхрир" эшчәнлегендә катнашу гаепләве белән хөкем ителгәннәрдән шактый күп мәгълүмат алабыз. Ләкин еш кына башка сәяси тоткыннар да мөселманнар белән утыра һәм безгә андый канун бозулар турында хәбәр итә, — итә ди Давидис.
Аның әйтүенчә, "террор" маддәләренә аерым игътибар бирелә һәм андый кешеләргә карата кырысрак мөнәсәбәт канунда да каралган — аерым алганда, мондый маддәләр нигезендә хөкем ителгәннәрне яшәгән урыннарыннан ерактагы төрмәләргә җибәрү дә ярый. Шул ук вакытта Давидиска милли республикалардагы төрмәләрдә мөселманнарна карата начаррак мөнәсәбәт булу очраклары билгеле түгел түгел.
Еш кына тоткыннарга намаз укуда кыенлыклар тудыралар, Коръәннәрен тартып алалар, ашау мәсьәләсендә дә канун бозулар була
— Татарстанда яки Дагыстанда мөселманнар күп, һәм бу әлбәттә гадәти хәл. Башка төбәкләрдә еш кына тоткыннарга намаз укуда кыенлыклар тудыралар, Коръәннәрен тартып алалар, ашау мәсьәләсендә дә канун бозулар була. Бу турыда махсус сәяси карар бар дип уйламыйм, бу шундый "кәҗүнни исламофобия" нәтиҗәсе булырга охшый, чөнки Русиядә ислам террорчылыгы куркынычы булуы нигезсез рәвештә күпертелә. Андый террорчылык бар, әлбәттә. Әмма дәүләт оешмалары тараткан андый мәгълүмат күбрәк чын террорчылык белән түгел, ә ислам кануннарына консерватив рәвештә буйсынучылар һәм үз диннәренә җитди караучылар белән бәйле", ди хокук яклаучы.
Давидис фикеренчә, Андый мөселманнарның ялган гаепләүләр нигезендә җинаять җаваплылыгына тартылу мөмкинелеге күбрәк, шул ук вакытта Сабир Акмурзаев белән булган очрактагы кебек — "террор" маддәсе нигезендә генә эзәрлекләү дигән сүз түгел.
— Без колонияләрдә сакчы булып эшләүче гади авыл егетләрендә ксенофобия күбрәк очравын беләбез. Алар мөселманнарның башка, аңлашылмый торган кеше буларак кабул итә. Мөселман тоткыннар өчен бу өстәмә начар нәтиҗәләр китерә, моңа Җәзаларны үтәү федераль хезмәтендә эшләүчеләрнең җирле кыргыйлыгы, ярлылыгы һәм наданлыгы да өстәлә, — дип йомгаклый Давидис.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!