Accessibility links

Кайнар хәбәр

Зинданнан чыгармау: сәяси тоткыннарны да мөселманнарга каршы кулланылган ысуллар көтә


Русиядә "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп төрмәгә утыртылган мөселманнарга яңа җинаять эшләре ачыла. Аларның зинданда калу вакытлары озайтыла. Киләчәктә бу сәяси активистларга карата да кулланылырга мөмкин.

10 декабрьдә дөньяда Халыкара кеше хокуклары көне билгеләнә. 1948 елның 10 декабрендә БМО Гомум мәҗлесе Кеше хокуклары декларациясен кабул итте. Деклараця кабул ителүгә 73 ел узуга карамастан, Русиядә кеше хокуклары өлкәсендә хәлләр начарая гына бара. Илдә сәяси тоткыннар саны артканнан арта. "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русия хакимиятләре аны "ят агентлар" исемлегенә кертте) октябрь аенда Русиядәге сәяси тоткыннар санын яңарткан иде. Хәзер исемлектә 420 кеше. Шуларның 360ы дин тоту иреге хокукларын тормышка ашыру белән бәйле.

Хокук яклаучылар сүзләренчә, узган ел дини карашлары нигезендә төрмәгә утыртылганнарның 67се генә иреккә чыгарылган, ә хөкем ителгәннәр саны 110 кешегә арткан. Ирекләреннән мәхрүм ителүчеләрнең күпчелеге Русиядә тыелган "Хиз бут-Тәхрир" фиркасе эше белән бәйле. Соңгы елларда мондый эшләр нигезендә хөкем ителгән мөселманнарга яңа җинаять эше ачып, төрмә җәзасын арттыру күзәтелә башлады. Әлегә бу киң таралган күренеш түгел. Әмма Русиядәге сәяси тоткын ата-аналарын берләштергән "Родительская солидарность" хәрәкәте вәкиле Светлана Шәфиева Азатлыкка әйтүенчә, алар мондый очраклар артыр дип борчыла. Мисал буларак ул Башкортстанның "Салават бишлеге" эше нигезендә хөкем ителгән, 1988 елгы Наил Миниәхмәтовның төрмә мөддәтен озайту омтылышларын китерә.

"Салават бишлеге"

2016 елда Салават шәһәрендә тоткарланган биш кеше Русия җинаять кодексының 205.5 беренче һәм икенче өлеше нигезендә гаепләнеп 11 елдан 16 елгача хөкем ителде. Бу — Альберт Шәфиев, Айлар Айдарбәков, Наил Миниәхмәтов, Максим Пуйгин, Радик Имангулов.

Миниәхмәтов 2016 елда тоткарлана һәм, "Хизб ут-Тәхрир" әгъзасы булуда гаепләнеп, 12 ел төрмәгә хөкем ителә. Шәфиева сүзләренчә, тиздән инде төрмә җәзасының яртысы артта калачак дип уйлаган Наилгә соңгы ярты елда уйлап чыгарылган төрле гаепләүләр тагу башланган, узган җәйдә, Миниәхмәтов белән утыручы кайбер тоткыннарны сорау алуга чакырып, Наилгә каршы аңлатмалар алырга тырышканнар.

"Аерым алганда Миниәхмәтов "ислам кабул итәргә чакыра", "ниндидер экстремистик төркемнәргә керергә үгетли" дип әйттерү омтылышлары булган.

Бу хакта Наилгә андагы тоткыннарның берсе сөйләгән. Моннан тыш белгы ноябрь урталарында аның киемнәре арасында лезвие тапканнар. Бу хәл 17-18 ноябрь көннәрендә була.

Gulagu.net проекты тоткыннарны җәзалау һәм җәберләүләр турында видеоязмалар чыгарганнан соң төрмәләрдә тикшерүләр башланды. 17-18 ноябрьдә хокук яклаучылар Ева Меркачева, Андрей Бабушкин һәм Игорь Каляпин Киров өлкәсендә берничә колониядә була. Кеше хокуклары комиссиясе вәкилләре Киров өлкәсендәге Миниәхмәтов утырган 11нче колониягә килгәч, төрмә җитәкчелеге Наилне алар белән очраштырмый. Наил ул вакытта промзонада эштә була. Әмма хокук яклаучылар колониядән киткәч үк Миниәхмәтовның проблемнары башлана. Эш сәгате тәмамлангач тоткыннарны яши торган урыннарына чыгарганда колония хезмәткәрләре барлык кеше арасыннан Миниәхмәтовны аерып алалар. Аны кат-кат металл-сканерлар белән тикшерәләр. Ниндидер тимер әйбер табу омтылышлары сизелә. Берни тапмагач, җентекләп аның киемнәрен тикшерергә керешәләр. Капшый торгач аңарда лезвие табалар. Миниәхмәтов шунда ук лезвиегә бернинди катнашы булмавын әйтә. Тентү нәтиҗәләрен протоколга язып, төрмә идарәсе хезмәткәрләре бу "тәртип бозу" очрагы өчен аның җәзасын кырыслату белән яный.

Шәфиева сүзләренчә, мондый хәлләрне җәмәгатьчелеккә җиткерү кирәк.

Светлана Шәфиева
Светлана Шәфиева

— Хәзер аны эзәрлекләү туктатылып торса да, ике-өч айдан ул дәвам итәчәк. Бу хакта миңа "Комитет за гражданские права" хәрәкәте хокук яклаучысы әйтте. Җәйдән бирле бара бит инде, димәк, туктамаячаклар. Алар Наилгә тотынганнар икән, димәк, өстән таләп итәләр. Шуңа борчылабыз. Хатыны аның белән соңгы тапкыр август азагында очрашуга барды, - ди ул.

Быелның август аенда Казаннан 2017 елда "Хиз бут-Тәхрир" эше нигезендә 19 елга хөкем ителгән Әсгать Хафизовка тагын 10 ел өстәлде. Хәзерге вакытта ул, апеляция көтеп, Екатеринбур шәһәре тикшерү изоляторында утыра. Аны төрмәдә террор оешмасы эшендә катнашу һәм үгетләүдә гаепләделәр. Ул иреккә бары 2043 елда гына чыга алачак.

Чиләбедән Ринат Галиуллин, биш ел колониядә утырганнан соң, 2017 елның җәендә иреккә чыгарга тиеш була. Вакыты тулып, Сарытау өлкәсендәге Балашов шәһәрендәге 3нче санлы дәвалау-төзәтү оешмасыннан (ЛИУ-3) чыкканда, аны ишек төбендә ФСБ хезмәткәрләре тотып сак астына ала. Аңа тагын сигез ел өстиләр. Аның хатыны Эльвира Галиуллина Азатлыкка элегрәк сөйләвенчә, аңа карата яңа җинаять эше төрмәдән чыгарга ике көн калгач кына ачыла.

Ринат Галиуллин (уртада)
Ринат Галиуллин (уртада)

— Беренче шаһитның аңлатмасы 2016 елга карый. Шул ук елны җинаять эше ачмаганнар бит, ә нәкъ аның утырып чыкканын көтеп торганнар. Бу инде кешегә психологик басым ясар өчен эшләнгән. Кеше иреккә чыгам дип өметләнеп көтә, шатланып яши, ә аны кабат утыртып куялар, - ди ул.

Быел сентябрьдә Мәскәү шәһәренең 2нче Төньяк хәрби мәхкәмәсе 36 яшьлек Хәмит Игамбердыевны, камерадашларын террорчылыкка өндәүдә гаепләп, тагын өч елга хөкем итте. Алдан 205.5нче маддә (Террор оешмасы төзү һәм аның эшчәнлегендә катнашу) нигезендә белдерелгән гаебен дә искә алып, мәхкәмә Игамбердыевка җәмгысы 17 ел һәм алты ай кырыс шартлы төзәтү колониясендә үтәлергә тиешле җәза билгеләде.

"Террорчылыкта (экстремизмда) катнашуда гаепләүләр мәхкәмә тәртибендә билгеләнгән конкрет фактларга түгел, нигезсез бәяләмә яки раслауларга таянуын дәвам итсә, Русиядәге хокук даирәсе мондый диалоглардан котыла алмаячак, диде утырышта катнашкан "Мемориал" хокук яклау үзәгеннән Виталий Пономарев.

Төрмәдән чыгарып та тормыйча яңа эш ачу 43 яшьлек, милләте белән таҗик Зикруллохон Рахмонхуҗаевка карата да кулланылды. "Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә җиде елга якын төрмәдә утырган Рахмонхуҗаевны Мәскәү бүлгесе хәрби мәхкәмәсе 2018 елның декабрендә тагын 14 ярым елга хөкем итте. Аны колониядә "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда гаепләделәр.

Икенче гаепләү карары чыгарылганчы, Зикруллохон Вологда өлкәсендә Шексна бистәсендәге 17нче колониядә утыра. "Грани.ру" язуынча, аңа каршы аңлатмаларны исламга бернинди катнашы булмаган, әмма төрмә идарәсе белән җылы мөнәсәбәттә торган, урыс милләтеннән булган тоткын биргән. Аның сүзләренчә, Рахмонхуҗаев аны җиһадка үгетләгән һәм Вологда өлкәсенең барлык җирлеген сусаклагыч сулары белән батырырга җыенуын әйткән. Шул гаепләү нигезендә тикшерү эше башланган. Тикшерү бер ел дәвам иткән.

Русиядә кеше хокукларын яклаучы Бахром Хамроев Азатлыкка әйтүенчә, бу төрмә җәзасын озайту хәзер инде "Хизб ут-Тәхрир" эшенә генә кагылмый. Сынау буларак бу хәл мөселманнарга карата кулланыла башласа, хәзер инде сәяси эш нигезендә хөкем ителүчеләрне дә шушы хәл көтә. Хакимият ризасызларны шушы юл белән куркытырга тели.

Бахром Хамроев
Бахром Хамроев

— Башта мөселманнар булды, хәзер инде активистларга күчтеләр. Активистларны экстремизмда гаеплиләр. Мөселманнарны утыртканда беркем бер сүз әйтмәде. Бу утыртулар башкаларга да кагылачак дидек, әмма безне ишетмәделәр. Мөселманнар да "Хизб ут-Тәхрир"челәр террорчылар дип әйттеләр. Шул вакытта бу репрессия һәр кешегә кагылачак көннәр киләчәк дидем. Хәзер дөнья җәмәгатьчелеге тыкшынып, Русиягә басым ясаса, ялган җинаять эшләрен ачуга нокта куюны таләп итсә генә бу хәлләрне туктатырга мөмкин, - ди Бахром Хамроев.

Элегрәк адвокат Тимофей Широков белдерүенчә, бу җинаять эшләрен нигездә элек шушы маддәләр нигезендә хөкем ителгәннәргә карата ачалар. Актив мөселманнарны сайлыйлар да, шуларга карата кулланып, тагын утыртып куялар. Үз вакытында мондый алым Үзбәкстанда кулланылган. 2000нче елларда даими шулай эшләгәннәр. Тоткынга иреккә чыгар алдыннан тагын ниндидер "җинаять кылдыртып", шул маддә нигезендә утыртып куйганнар. "Хәзер бу алым Русиягә дә кертелде", ди Широков.

Тәҗрибә күрсәткәнчә, сәяси тоткыннарны, төрмә вакытларын озайтудан тыш, еш кына билгеле бер вакытка төрмә эчендәге кырысрак шартларга күчерәләр. Узган ел Альберт Шәфиев (Башкортстан) колониядән ике ел төрмәгә хөкем ителде. Әлеге карар 18 еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителгән башка тоткынга – Казаннан Айрат Шакировка да чыгарылды. Мәхкәмә карары белән ул 3 елга төрмә режимына күчерелгән.

"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә хөкем ителгәннәрнең эшчәнлеге күп очракта дини китаплар уку, фикер алышу һәм чәй эчүгә генә кайтып калган. Һәм бу турыда хөкем карарында да язылган, диелә "Мемориал" белдерүендә.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
​🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG