Русия думасында дәүләт хезмәткәрләренә илдән чыгуны вакытлыча тыярга тәкъдим итәләр

Бу вазгыятьтә “сәясәтчеләрнең чит илгә чыгуы имеш-мимешләр һәм уйдырмалар китереп чыгара” диелә.

Әгәр сәфәр дәүләт мәсьәләләренә кагылышлы булмаса, дәүләт хезмәткәрләре хәзерге шартларда Русиядән чыгарга тиеш түгел, дип саный Русия думасы депутаты Солтан Хамзаев. Сәясәтчеләрнең чит илгә чыгуы имеш-мимешләр һәм уйдырмалар китереп чыгара, дип белдергән ул "РИА Новости"га.

"Әгәр дәүләт мәсьәләләренә кагылышлы булмаса, бу җаваплы чорда беркем дә, хәтта "күптән ниятләнелгән" сәфәрләрен дә тормышка ашырмаска тиеш, дип саныйм", дип белдергән депутат һәм дәүләт хезмәткәре бүген үз халкы белән булырга, эчке мәсьәләләр белән шөгыльләнергә тиеш, дигән.

Аның фикеренчә, дәүләт оешмаларының (хөкүмәтнең, Русия думасы, Федерация шурасы, төбәкләрдәге хөкүмәтләрнең) хезмәткәрләре чит илгә чыгуларын җитәкчеләре белән килештерергә тиеш.

"Кемдер яшертен генә чит илгә чыккан дигән "хәбәрләр" чыкмасын, һәм аның турында дәррәү фикер алышмасыннар өчен, булачак сәфәр турында үз вакытында, кыска анонс белән ил җитәкчелегенә белдерергә тәкъдим итәм. Шул чакта ялган мәгълүмат һәм коткы таралмас", дигән Хамзаев.

Март ахырында Русия думасының "Бердәм Русия" депутатларына фракция башлыгы Владимир Васильев рөхсәтеннән башка Русиядән чыгу тыелган, дип хәбәр ителгән иде. Әгәр түбән пулат әгъзасы Русиядән чыгарга теләсә, Васильевка барасы илен, баруның максатын һәм сәфәренең күпме дәвам итәчәген әйтергә тиеш. Үз чиратында фракция башлыгы чит илгә чыгуны йә рөхсәт итәчәк, йә юк, диелде.

Сугыш башланыр алдыннан, АКШ, Европа берлеге һәм Британия Русиягә Донецки һәм Луһански "халык республикаларын" таныган өчен чикләүләр керткән иде. Санкцияләргә югары дәрәҗәле затлар, Русия думасы депутатлары, эре банклар эләкте. Татарстаннан һәм Башкортстаннан да бер генә депутат та "ЛНР" белән "ДНР"ны тануга каршы тавыш бирмәде.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!