Финляндиянең Nokia ширкәте Русия базарыннан китүен игълан итте

11 апрельдә швед ширкәте Ericsson да Русиядә эшчәнлеген туктатуын игълан иткән иде.

Финляндиянең Nokia телекоммуникация ширкәте Русиядә эшчәнлеген туктатуы турында игълан итте.

"Украинага һөҗүмнең беренче көннәреннән, Nokia-га Русиядә башка кала алмаячагы билгеле иде. Соңгы атналарда без тәэмин итүләрне, яңа бизнесыбызны туктаттык һәм чикләнгән фәнни-тикшеренү эшчәнлегебезне Русиядән читкә күчерәбез. Хәзер без Русия базарыннан китүебез турында игълан итә алабыз", диелә ширкәт белдерүендә.

Шул ук вакытта Nokia алга таба да Русиядәге телекоммуникация челтәрләренең эшкә сәләтлелеген тәэмин итәргә ниятли һәм санкцияләр шартларында моның өчен кирәкле лицензияләрне алуга гариза бирәчәк.

Телекоммуникация җиһазлары белән глобаль тәэмин итүчеләрнең беренче өчлегенә Nokia һәм Кытайның Huawei-ыннан тыш, швед ширкәте Ericsson да керә, кичә, 11 апрельдә швед ширкәте дә Русиядә эшчәнлеген туктатуын игълан иткән иде.

Ширкәт сайтындагы хәбәрдә моны соңгы вакыйгаларга һәм Украинага һөҗүме өчен Мәскәүгә каршы кертелгән чикләүләр белән бәйле дип аңлаталар.

24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!