Башкортстанстат тауарларга һәм хезмәтләргә бәя индекслары турында мәгълүмат чыгарды.
Алардан күренгәнчә, 2021 елның марты белән чагыштырганда, азык-төлек тауарлары 19,9 процентка, яшелчә һәм җиләк-җимеш, шул исәптән бәрәңге – 37,2 процентка, азык-төлек булмаган тауарлар - 26,5 процентка кыйбатланган.
Бер ел эчендә шикәр 75,3 процентка, ак май – 19,7 процентка, үсемлек мае – 17,8 процентка, тавык йомыркасы – 5,5 процентка кыйбатланган.
Бодай оныннан ипи һәм төрле күмәчләр бәясе 21,1 процентка, ярмалар – 32,6 процентка, токмач – 28,1 процентка, сөт 21,1 процентка арткан.
Ит һәм кош ите бәясе 12,4-18,2 процентка, балык – 17,1 процентка үскән.
Яшелчәләр 68,9 процентка, җиләк-җимеш – 20,5 процентка, бәрәңге – 33,2 процентка кыйбатрак тора башлаган.
Азык-төлек булмаган тауарлар арасында бер ел эчендә электротауарлар (суыткычлар, кер юу машиналары һәм башка көнкүреш тауарлары) иң нык кыйбатланган – 50,7 процентка. Алга таба телерадиотауарлар (50,6 процентка), төзелеш материаллары (34,6), юу һәм чистарту кирәк-яраклары (32,8) килә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!