Азатлык Русиянең Украинага каршы сугышында иң зур зыян күргән шәһәрләрнең берсе Харьковта яшәүче юрист Ринат Янбәковның тормышы ничек үзгәргәне турында язган иде. Татар кешесенең зур бер йортта күршесе һәм ике песи белән торып калуы, гаиләсе белән очраша алмыйча тилмерүе хакындагы язманы күпләр укыды һәм Ринатка ничек ярдәм итеп булуын сорап Азатлыкка мөрәҗәгать итүчеләр дә булды.
Ринат даими утка тотылган шәһәрдәге өлкәннәргә ярдәм итте, мәхәллә ирләре берләшеп, мохтаҗларга ашарга пешерде, дарулар сатып алып, өлкәннәргә таратты. Күп очракта Ринат үз акчасын да тоткан иде. Русиянең даими утка тотуы аркасында Ринат хәзер акча эшли алмый. Бу хәлне белеп, Азатлык укучылары — алар арасында Татарстан, Канада, АКШ, Украина татарлары — Ринатка һәм аның гаиләсенә бик тиз арада акча җыеп юллады. Ринат моның көтелмәгән бүләк булуын әйтә.
Үз кешеләребез безнең хәлләрне аңлавына һәм шунда ук ярдәм кулы сузуына гаҗәпләндем һәм куандым
— Үз кешеләребез безнең хәлләрне аңлавына һәм шунда ук ярдәм кулы сузуына гаҗәпләндем һәм куандым. Минем өчен көтелмәгән хәл булды ул. Азатлык аша туган телемдә сөйләшә алуыма да, татарларның миңа һәм башкаларга ярдәм итә алуына да шатлыгым эчемә сыймый, — диде ул.
Сугыш һаман туктамый, ә кешеләрнең тормышлары упкынга тәгәрәве дәвам итә. Харьковтагы халык та, башка күпчелек шәһәр-авыллардагы кебек, авыр хәлдә. Бер яктан алар атыш, шартлаулардан саклана, икенче яктан кайчак гап-гади ризык әзерләп ашау да алар өчен зур проблемга әверелә.
Ринат, Харьковта куркыныч булса да, беркая китмим ди һәм моны гап-гади сәбәпләр белән аңлата.
БУ ТЕМАГА: Киев татары Русиядәге туганнарының сугышны яклавын аңламый— Хатыным, кызым, әби, бабай белән шәһәрнең бер читендә калды. Мин алар янына барып җитә алмыйм, алар — миңа. Транспорт йөрми. Атышлар. Ә мин аларны калдырып китә алмыйм, — ди ул. — Аннары безне кайда кем көтә? Кемгә кирәк без? Акчаң булмаса, берни эшләп булмый. Запорожье ягы да кеше белән тулган. Кеше өстенә кеше. Кайдадыр фатир арендалау коточкыч кыйбат. Аннары, мин монда кирәк. Мин туган шәһәремне ташлап китмим. Аллаһ ни язган – шул булыр. Харьков Мариуполь кебек булачак дип куркыталар, Аллаһ сакласын. Мин белгән ике кеше һәлак булды. Танышларың, күршеләрең киткәндә бигрәк тә авыр.
Ринат, Харьковта атышлар дәвам итә, кайчак һуманитар ярдәм килә, әмма ул бар кешегә дә җитми дип, шәһәрдәге хәлләрне шәрехли. Ул ураза тота, хөрмә белән тамак ялгау да җитә ди. Чынында шәһәрдә кешеләргә азык җитми.
— Бүген һуманитар ярдәм килде, пешмәгән тавык боты һәм бер бәдрәф кәгазе бирделәр. Бер кеше башына бу. Өч әби, үз паспортларын биреп, аларга да алып кайтуны сорады. Бирмиләр. Үзләре килсен диләр. Ә алар йөри алмый, кемдер чыгарга курка. Бермәл тавык боты белән икмәк бирделәр, — дип сөйли ул. — Ул һуманитар ярдәм белән дә проблем. Ул көн саен килми, килсә, аны эзләп табу үзенә бер маҗара. Кая киләчәк, ничәдә – белми каласың, аны табып булмый. Табып киләсең – су буе чират. Басып торасың, атыш, шартлау тавышлары, кешеләрнең йөзләренә карамаска тырышам, күзләрендә, телләрендә – курку. Чиратта берничә сәгать тилмереп торасың, аннары ризык беткән була, кешеләргә җитми кала. Борылып кайтып китәсең. Тагын кайчан килә, кайда булачак – Аллаһ белә. Чиратта торулар үзе бер газап. Кибеттә бәяләр котырып үсә. Кайбер нәрсәнең бәясе өч тапкырга артты. Даруханәгә керәсең, элек 90 һривнага алган дару 250гә менгән. Кибетләрнең күбесе ябылды. Ачыклары да бар, ризык бар барын, базарда да бар, әмма акчаң булуы кирәк.
Ринат Харьковта эш табып булмый дип сөйли. Эш булмагач, акча да юк. Һәм бу проблем һәркемгә кагыла.
Ашыйсы да килми, әллә ни ашарга да юк
— Минем юрист белгечлегем бүген беркемгә дә кирәкми, сугыш беткәч, бәлки, эшли алырмын, хәзер бер эш тә юк. Булган акчалар бетте, кайда кешегә бирдем, ярдәм иттем. Хәзер ураза тотам. Шулай хәерлерәк. Ашыйсы да килми, әллә ни ашарга да юк. Кешеләр өчен борчылам. Миндә ут, газ бар. Ә ике өйдән соң бер йортта берни юк. Алар урамда учак ягып берничә гаилә өчен ашарга пешерә.
Эш юк. Булса да, акча түләмиләр. Акча юк, берсендә дә юк. Эш таптым да кебек, әмма ахыр чиктә урын юк диләр. Бәлки, тагын кешеләр кирәгер диделәр. Көтәм. Тәрәзәләрне кадакларга, җимерелгән йортларны, урыннарны чистартырга, кайдадыр ремонт, төзергә кирәк... Эшче куллар кирәк. 8 мең һривна (якынча 20 мең сум) түлибез диләр, ул аз акча, әмма аңа да ризамын,— ди ул.
БУ ТЕМАГА: Харьков татарлары сугышта кешеләрне дару, ризык белән тәэмин итәРинат зарланмый, әмма алга таба тормыш ничек булырын күз алдына да китерми. 41 яшемдә бу хәлгә тарырмын дисәләр, ышанмас идем, көләр идем, ди ул.
Русия гаскәре безнең тормышны җәһәннәмгә әйләндерде
— Нихәл дип сорыйсыз – белмим. Ничек тә булса яшәргә тырышабыз. Русия гаскәре безнең тормышны җәһәннәмгә әйләндерде. Бер сәгать атмый торалар да, аннары тотыналар. Төнлә атышлар күп була. Йоклап китеп булмый. Атышлар минем тәрәзә төбендә барган кебек. Арыдым. Нишләргә хәзер – белмим. Алга таба ни булыр – белмим. Сугыш туктасын дип дога кылам, — ди ул.
Азатлыкны һәм башка бәйсез медианы Русиядә томалыйлар, эшкә каршылыклар тудыралар. Әмма, шулай булуга карамастан, без Украинадагы хәлләрне андагы татарлар тормышы аша да сөйләвебезне дәвам итәчәкбез. Сугыштагы ут эчендә калган кешеләр, илләрен, туган нигезләрен ташлап чыгып китәргә мәҗбүр булган качаклар, "русский мир" урнаштырырга теләүче Русия гаскәрендә хезмәт итүче, әсирлеккә төшкән, һәлак булган татар-башкорт егетләре язмышларын да күзәтеп, сезгә бәян итәргә тырышабыз.
Тоталь цензура, җинаять эшләре ачу, төрмә белән янау белән куркытып кешеләрнең авызларын томалаганда бу эштә безгә мөһим мәгълүмат табарга ярдәм итүегезне сорыйбыз.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!