Ринат Янбәков никадәр куркыныч булса да Харьковны ташлап китә алмыйм, ди. "Бу – минем туган шәһәр, бу – әтием белән әниемнең, бабай сыену тапкан урын, бу – минем кызым Әминә яшәгән шәһәр", дип аңлата.
Ринат белән телефоннан аралашабыз. Кайчак элемтә өзелә, кайчак сөйләшү тына да "Ишетәсезме, шартлаулар тавышы?!" ди һәм без бергәләп шуны тыңлыйбыз. Ринат Харьковтан 50 чакрым ераклыкта урнашкан Изюм шәһәре утта тотыла, шул ишетелә дип аңлата. Кайчак Ринат югала, "Исәнме сез?" дип төрле социаль челтәрләрдән эзли башлагач, "Аллаһ бүген гомер бирде" дип җавап бирә. Соңгы көннәрдә Харьковта шартлаулар, атулар юк. Тыныч. Әмма Ринат чынында тып-тын булганда куркынычрак дип әйтә. "Соңгы ике көндә тыныч иде, үземне кая куярга белмәдем, хәзер нидер булыр сыман дип көтеп йөрдем", дип аңлата ул үзенең халәтен. Кеше сугышка, шартлауларга күнегә ала икән ди ул, әмма бу дөрес түгел дип үзен кырт кисә.
Ринат белән урысча сөйләшәбез, сизмәстән татарчага күчәбез. Кайчак ул үзе моны сорый. Әни, туганнар белән сөйләшкән кебек була, ди ул. "Шундый күңелле, сез башкача сөйләшәсез" дип төрттерә. Ринатның сөйләме мишәрчәрәк. Аның тамырлары Пенза якларыннан. Икенче дөнья сугышыннан соң аягын өздергән бабасына Донбаста яшәргә урын бирәләр, әмма ул татарга өйләнәм дип авылы Сәләмәскә кайтып кире хатыны белән әйләнеп килгән. Төпләнгәннәр. Дүрт баласын да йә татарга кияүгә биргән, йә татарга өйләндергән. Ринатның әтисенә кәләшне шулай ук бабасы туган ягына кайтып тапкан. Ринатның әтисе дә, әнисе дә бер авыл татарлары. Бу гына түгел, Ринат үзе дә Харьковта туып-үскән өченче буын булса да, татар кызына өйләнгән. Ул моны озаклап, тәмләп, горурланып сөйли. Мин дә гаҗәпләнеп тыңлыйм һәм бу гамәле өчен мактыйм. Ул көлә, куана.
Ринат – юрист. Аңа 41 яшь. Украинаның атказанган юрист исеме дә бар, үзенең хосусый ширкәтен булдырган, җир кишәрлекләре белгече. Әмма бу сугышка кадәр. Бүген исә Харьковта тормыш туктаган. Шәһәр җимерек хәлдә. Кешеләр очны-очка бәйләп яши. Ринат та шулай. Җәмәгать транспорты 24 февральдә ничек туктаган, шулай тора. Ринат әйтүенчә, метрода яшәрлек урын юк. Берара шәһәрдә ут та булмаган. Снаряд шәһәрне ут белән тәэмин итүче трансформаторга эләгеп, аны берничә көн ремонтлаганнар. Электриклар атышка эләккән, ярты көн җирдә баш күтәрмичә ятканнар. Газ да булмаган, шөкер, су бирү туктамаган. Хәзер исә барысы да бар, әмма тулы канлы тормыш юк.
Ринат фатирында калган. Диванына кәнәфиләрне терәп йоклый. Бусын шартлау булса, тәрәзә кыйпылчаклары килеп бәрелмәсен өчен эшләдем, аннары аз гына булса да ату, шартлаулар тавышы басыла дип аңлата ул. 18 фатирлы подьезда Ринат та тагын бер ир торып калган. Калган кешеләр йә идән асларында яши, кем метрога киткән. "Бушлык, кешеләрсез куркыныч" ди ул.
— Бер көнне чыксам, ишегалдында бер ир тора, кемне эзлисез дим. Туганы бу өйдә яшәгән, мин аларны беләм. Качканда песиен калдырган, дөресрәге таба алмаган, тиз китәргә кирәк булган да ишеген бикләп чыгып киткән. Ә фатирда калган песие уйландыра. Бу ир шул песи язмышын белергә килгән. Ачып кергән фатирны, әмма песине таба алмаган. Ачкычны миңа калдырды. Бер кердем фатирга, мин дә тапмадым. Аннары тагын кердем, көчкә таптым. Куркуга калган, ач, ябыгып беткән мескен. Чак ияләштердем. Хәзер менә аны тәрбиялим. Ашатам. Бер зур өйдә күршем, мин һәм песи дөнья көтәбез, — ди ул. — Харьков Украина гаскәре контролендә, әмма шәһәрдә гаскәриләр йөрүе, техниканың булуы мине акылдан яздыра. Харьков элеккеге чәчәк аткан, тыныч шәһәр түгел. Урамга чыгам – каршымда снаряд эләгү нәтиҗәсендә урталай җимерелгән йорт. Мин бит бу тирәләрне бик яхшы беләм, монда үстем, кешеләр белән исәнләшеп йөрдем. Хәзер кешеләр һуманитар ярдәм килсә, ризыкка чират торалар. Минем шәһәр кешеләре. Нинди хәлгә калдык?! Моны күреп акылдан язам кебек. Бездән ерак түгел Изюм шәһәрендә хәлләр тагын да катлаулырак. Анда сугыш каты бара. 50 чакрым арасы, ә шартлаулар ишетелә. Андагы кешеләр өчен борчылам.
Ринат акылдан язмас өчен волонтерлык белән шөгыльлләнә. Нинди дә булса эш ди ул. Харьковның үзендә 7 мәчет. Иң борыңгысы 1905 елда ук татарлар тарафыннан салынган. Ул әлегәчә сафта һәм татарлар кулында. Шуңа да халык арасында аны татар мәчете дип йөртәләр. Аның имамы Рамил Әхмәтов. Мәхәллә башлыгы – Марат Сәйфуллин. Ринат та мәхәлләнең актив әгъзасы. Сугыш башланганнан бирле монда азан әйтелмәгән, җәмәгать намазлары да тукталып торган. Узган җомга исә беренче тапкыр мөселманнар имамга ияреп намаз укыган. Ринат бу атнада җомгага барырга хыяллана, элеккеге тормышның бер күренеше – җомга һәм гает намазларына бару, ди ул.
Шәһәрдәге карт-корылар, инвалид кешеләрне дарулар белән тәэмин итүне татарлар башлаган
Мәчетләрдә җәмәгать намазлары укылмаса да, мәчет сугыш башлану белән кешеләргә ярдәм эшен җәелдергән. Шәһәрдәге карт-корылар, инвалид кешеләрне дарулар белән тәэмин итүне татарлар башлаган. Аларга Әл-Манар мәчете дә кушылган. Башта мәхәллә кешеләренә шалтыратып, кемгә ашыгыч ярдәм кирәк икәнен белеп, исемлек төзелгән. Ул исемлек көн саен зурая гына. Мәчет каршында акча туплау эше оештырылган. Мәчеткә кем тели шул ярдәм итә. Җыелган акчага дарулар һәм ризык сатып алына. Үз казналарында акча беткән.
Ринатның төп вазифасы – иртүк торып берничә даруханәгә барып чират алу. Әле берсенә, әле икенченчесенә, әле өченчесенә йөгерә. Исемлектә булган даруларны сатып алып өенә кайта. Даруларга чынында кытлык. Ул фармацевтлар, провизорлар белән дә элемтәгә кереп, бүген кичекмәстән кирәк булган дураларны алырга тырыша. Моңа кадәр үз акчасын тоткан, әмма "запас"лары беткән.
— Мәчеттәгеләр акчаны җибәрә, төгәл итеп алына. Якын тирәдә кешеләр булса, мин үзем илтәм. Ерак районнар булса, мәчеттәге егетәр машинада илтә. Анысы да куркыныч. Ут астында калу куркынычы бар. Әмма тик ятудан мәгънә юк, шулай булса да ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә файда китерергә кирәк, — дип сөйли Ринат. — Өлкәннәр кан басымынан интегә, шул даруларга да кытлык. Кемгә шприц кирәк, кемгә баш даруы, кемдер тынычландыра торган дару эзли. Алары менә юк. Үземә дә эзлим. Бүген бер кеше дә тынычландыра торган дарусыз яши алмый. Эчмәсәң, мондагы мәхшәргә ычкынасың.
Татар мәчете каршында ризык пешерү дә оештырлган. Зур казаннарда пылау, аш пешереп, мөселманнар мохтаҗларны ашата.
Ринат үзен мохтаҗ дип санамый, гәрчә үзе дә очны-очка бәйли. Көненә бер тапкыр тамак ялгасак, шул җиткән, ди. Чиратларда өлкәннәр басып тора, беренче чиратта аларга ярдәм итәргә кирәк, дип саный ул. Украина ягыннан һуманитар ярдәм гел килеп тора. Азмы-күпме кибетләрдә дә ризык бар ди Ринат. "Ач калмас өчен берничә кап пилмән алып куйган идем, әмма берничә көн электр уты булмады. Суыткычтагы пилмәннәр бер зур пилмәнгә әйләнде", дип шаяртырга тырыша ул.
Ринат гомумән җор телле һәм оптимистик карашта. "Барысы да Аллаһ кулында". Бу – аның белән аралашуда иң еш яңгыраган сүзләр. Ринатны иң борчыганы – кызы Әминә белән очраша алмавы. Әминә әнисе белән аерым яши. Ул алар белән телефон аша гына аралаша. Ир гаиләсе өчен йорт төзи башлаган, әмма тормыш ыгы-зыгысында үпкәләшеп зурга киткән, нәтиҗәдә хатыны белән аерылышканнар. Бүген исә сугышка кадәр булган үпкәләшүләр никадәр вак булган икән, сугыш мөһим булган кыйммәтләрне аңларга ярдәм итте, ди ир.
Ринат сугыш беткәч, гаиләсе белән янә кавышуы турында хыяллана. Йортларына кайтып бергә яши башлаячагын күз алдына китерә дә мишәрчәрәк "Аллаһ кушса, Аллаһ кушса" дип әйтеп куя.
— Кызым Әминәне бер ай күргәнем юк. Алар шәһәрнең башка читендә яши. Җәяү барсаң, 1-1,5 сәгатьлек юл. Әмма чыгып китә алмый, ярамый, аннары атышлар башлана ала. Кызым Әминәгә сугыш, атулар ике атнадан соң бетәчәк, очрашачакбыз дип әйттем. Бетмәсә, нәрсә дә булса уйлап чыгарга кирәк. Әти вәгъдәсе нык булырга тиеш. Шуңа сугыш бетсен дип дога кылам, — ди ул.
Ринат Русиядәге туганнары, дуслары белән сугыш турында сүз катмый. Кемнең нинди фикердә булганын мин чамалыйм, ди ул. Бер-ике кеше шулай да хәлләрне булса да сораганын әйтте. Ул Русия кешеләрен гаепләмәскә тырыша, бу сугышта бары тик Путин гына гаепле дип әйтә. Әмма уйга кала да "Путинны яклаучылар, сугышны аклаучылар да бар бит", ди.
— Сугышны хуплаучылар – чирле кешеләр. Нәрсә дия алам мин аларга? Кешеләрне үтерүне аклыйлар икән, башларын, күңелләрен дәваларга кирәк. Харьков болай да урыс телле шәһәр иде, барыбыз да урысча аралаштык. Мин украин телен дә беләм, чөнки эшем өчен дә кирәк ул. Милләт, дин нигезендә кыерсытучыларны очратканым булмады, — дип сөйли ул. — "Русский мир" дип шашып йөрүчеләр булды инде монда да. Путинның килүен көттеләр, әмма кайда алар? Алар идән асларында яки метрода качып утыра. Путинның "Русский мир" пулялары, снарядлары аларга да ата. Путин килгән җир шунда ук корый, юкка чыга. Менә Путин гаскәре безгә килде – Харьковка күз яшьләрсез карап булмый. Путин сугыш, үлем алып килде.
Ринат Янбәков Татарстан, татарлар "Русский мир" дип аталган хәрәкәттә катнашмый дип ышана. Ул Украинадагы сугышны татарлар, Татарстан хупламавына ышына. Сөйләшүдә моңа басым ясалмады, бу фикеренә, инануына шик саласы килмәде аңа.
- 24 февральдә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады. Сугышның максаты Украинаны "денацификацияләү" һәм "демилитаризацияләү" булуын белдерсә дә, конкрет нәрсәне күз алдында тотуын әйтмәде. Сугыш сәбәпле Көнбатыш илләре Мәскәүгә карата кырыс чикләүләр кертте. Бу чикләүләр сәясәтчеләрнең һәм түрәләрнең генә түгел, гади халыкның да тормышына нык тәэсир итә. Сугышка каршы булган йөзләрчә чит ил ширкәте Русиядә эшчәнлекләрен туктатты.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!