Көнбатыш Украинага Донбассны яклау өчен тагын да күбрәк корал бирергә вәгъдә итте

Джо Байден

Аерым алганда, Вашингтон Киевка украин көчләре сугыш кырында шундук куллана алырдай системнар һәм алдан озаклап әзерләүне таләп итми торган җайланмалар җибәрәчәк.

Кушма Штатлар, Британия һәм Канада Русия зур һөҗүм башлаган шартларда, Донбассны яклау өчен Украинага тагын да күбрәк артиллерия бирергә вәгъдә итте.

АКШ президенты Джо Байден 19 апрельдә Британия премьеры Борис Джонсон, Канада хөкүмәте җитәкчесе Джастин Трюдо, шулай ук Көнбатышның башка лидерлары белән читтән торып сөйләшкәннән соң, Америкадан Киевка җибәреләсе сугыш-кирәк яракларының чираттагы партиясенә шушы артиллерия коралларының да кертеләчәген әйтте.

"Аларга артиллерия ярдәме кирәк. Башка күп кенә ярдәм төрләренә өстәп аларга моны бирәчәкбез", дип белдерде үз чиратында Борис Джонсон.

Джастин Трюдо сүзләренчә, Канада авыр артиллерия кораллары бирәчәк, ул тулырак мәгълүматны бераз соңрак хәбәр итәчәген әйтте.

АКШ саклану министрлыгының рәсми вәкиле Джон Кирби исә, Вашингтон, алдан озаклап әзерләүне таләп итми торган җайланмалар белән бергә, украин көчләре сугыш кырында шундук куллана алырдай системнар җибәрүгә йөз тотмакчы дип искәртте.

БУ ТЕМАГА: Боралаклар, ракетлар, радарлар. АКШ Украинага нинди корал җибәрә

Германия канцлеры Олаф Шольц Көнбатыш лидерлары белән видеоэлемтә аша сөйләшкәннән соң, Украинага алман җитештерүчеләре танкка каршы корал, һава һөҗүменә каршы чаралар һәм сугыш кирәк-яраклары җибәрәчәген хәбәр итте. Авыр кораллар турында Шольц телгә алмады, дип искәртә "Немецкая волна". Германиядә Шольцны һәм аның социал-демократлар фиркасен Украинаны нәкъ менә авыр кораллар белән тәэмин итергә чакыралар, әмма канцлер да, аның тарафдарлары да бу очракта низагны киеренкеләштерү куркынычы бар, һәм ул низаг башка илләргә дә күчәргә мөмкин дип белдерде.

Күптән түгел Украина президенты Владимир Зеленский Көнбатышның кораллар белән тәэмин итүе турында сөйләгәндә Киев "шактый яхшы ярдәм" ала дип белдерде. Шул ук вакытта Зеленский бу ярдәм "көчлерәк тә була алыр иде" дип искәртте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!