Русиядә motolko.help сайты томаланган, анда урыс гаскәрләренең Украинадан посылкалар җибәрүе турында язма чыккан булган

"Беларускі Гаюн" тикшерүендә хәрбиләрнең посылкалар җибәрүе күренә

Томаланган сайтта чыккан тикшерүдә әйтелгәнчә, Русия хәрбиләре бер көн эчендә Мозырьдән Русиянең төрле шәһәрләренә ике тоннадан артык әйбер җибәргән. Бу әйберләр Русия  оккупациясе астында булган шәһәрләрдә украиннарның өйләреннән талап җыелган дип фаразлана.

Роскомнадзор активист Антон Мотолько нигез салган motolko.help сайтын Русиядә томалаган. Сайтта Русия хәрби техникасының күчеп йөрүе мәгълүматлары, шулай ук урыс гаскәрләренең, СДЭК сервисы аша Беларусның Мозырь шәһәреннән Русиянең төрле шәһәрләренә посылкалар җибәрүе турында тикшерү чыккан булган. Бу хакта сайтның үзендә хәбәр ителә.

Роскомнадзор сайтында әйтелгәнчә, томалауга Русия баш прокуратурасының 25 мартта чыгарган карары сәбәпче булган. Прокуратура фикеренчә, сайт "Мәгълүмат, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүматны яклау" турындагы федераль канунның 15.3 маддәсен бозган.

Бу – янәсе сайтта киңкүләм тәртипсезлекләргә, экстремист эшчәнлеккә чакырулар булган, яки дөреслеккә туры килмәгән, иҗтимагый әһәмиятле мәгълүмат чыккан дигән сүз.

"Роскомсвобода" проекты мәгълүматына күрә, motolko.help-ны Русиядә 6нчы апрельдә томалаганнар.

Томаланган сайтта шулай ук активист Антон Мотольконың тагын бер проекты - "Беларускі Гаюн" тикшерүе чыккан булган, анда әйтелгәнчә, Русия хәрбиләре бер көн эчендә Мозырьдән Русиянең төрле шәһәрләренә ике тоннадан артык әйбер җибәргән.

Журналистлар фаразынча, хәрбиләр Русия оккупациясе астында булган шәһәрләрдә украиннарның өйләреннән талап җыйган әйберләрне җибәргән. Сугыш шартларында әлегә бу мәгълүматны бәйсез тикшерү мөмкин түгел.

Тикшерү алып барган журналистларның мәгълүматына күрә, посылкалар Рубцовски һәм Горняк шәһәрләренә (Алтай крае), Ангарски (Иркутски өлкәсе), Железногорски (Красноярски крае), Уссурийски (Приморский крае), Сембер (Ульян өлкәсе), Омски, Новосибирски, Чита (Байкал арты крае), Биробиджан (Яһүд автоном өлкәсе), шулай ук Мәскәүгә җибәрелгән.

Посылкаларда барлыгы 1725 инструмент, 395 килограмм алмаш кисәк (запчасть), төрле шәхси әйберләр: акустик колонкалар, өстәл, электросамокат, багажник капкачы, чатырлар, телевизорлар, кондиционерлар, хәмер һәм кием булган.

Иң зур посылка 450 килограммлык булган, ул Рубцовскига киткән. Аның эчендә инструментлар, музыкаль колонкалар, өстәл һәм чатыр булган. Ике посылканың авырлыгы 200 килограммнан артык, бер генә посылкада да 50 килограммнан азрак әйбер юк, диелә.

Соңрак "Медиазона" Русия гаскәрләре Мозырьдән җибәргән посылкаларның өчтән икесе СДЭК базасыннан юкка чыккан яки тапшырылмаган, дип хәбәр итте.

СДЭК-ның матбугат хезмәтендә журналистларга аңлатуларынча, заказларның системнан юкка чыгуы, клиент сайт аша заказ ясаган ләкин җибәрмәгән, яки җибәрсә дә түләмәгән булуы белән бәйле булырга мөмкин.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!