АКШ Украинага ил гаскәре ихтыяҗларын исәпкә алып ясалган дроннар җибәрәчәк

Switchblade дроны

Бу дроннарның үзенә урнаштырылган матдәне шартлатып, куелган максатка килеп бәрелүче Switchblade пилотсыз очкычы нигезендә эшләнелүе билгеле.

21 апрельдә Пентагон Украинага, украин гаскәре ихтыяҗларын исәпкә алып, Америка ширкәте ясаган пилотсыз очкычлар җибәрәчәген хәбәр итте.

"Феникс өрәге" дигән исем бирелгән 121 пилотсыз очкыч Украинага, АКШ президенты Джо Байден әйткән Америка ярдәменең соңгы җыелмасы кысаларында китереләчәк.

Яңа пилотсыз очкыч турында җентекле мәгълүмат юк, әмма аның үзенә урнаштырылган матдәне шартлатып, куелган максатка килеп бәрелүче Switchblade пилотсыз очкычы нигезендә эшләнелүе билгеле.

Аларны рюкзакта йөртергә һәм теләсә нинди шартларда очыртып җибәрергә мөмкин. Американың бәйсез белгечләре сүзләренчә, Украина өчен эшләнгән төре бронетранспортёрларга һөҗүм итү өчен каралган, аны көндез дә төнлә дә кулланырга мөмкин, оператор кирәкле максатны сайлап алганчыга кадәр, дрон һавада алты сәгатьтән артык очып, объектларны күзәтергә сәләтле.

Коралны Пентагон заказы нигезендә Aevex ширкәте эшләгән. Пентагон вәкиле Джон Кирби сүзләренчә, "ул хәзерге вакытта Донбасста сугышучы украиннарның ихтыяҗларына бик якын булган таләпләргә ярашлы итеп ясалган"

Русия гаскәренә каршы сугышканда украин гаскәренең һава һөҗүме ясау өчен дә, күзләү алып бару өчен дә пилотсыз очкычлардан киң һәм нәтиҗәле куллануы билгеле.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!