"КрымSOS": Кырымда һәм Херсонда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта

Русия солдатлары корал ярдәмендә гади халыкның һәм эшмәкәрләрнең йөк машиналарын һәм юлчы транспортын тартып ала диелә.

Херсонның оккупацияләнгән өлешендә һәм аннексияләнгән Кырымда урыс гаскәрләре җирле эшмәкәрләрне урлый һәм куркыта, аларны Русия гаскәре белән хезмәттәшлеккә мәҗбүр итә, дип белдерә "КрымSOS" иҗтимагый оешмасы.

Аерым алганда, Русия хәрбиләре корал ярдәмендә халыкның һәм эшмәкәрләрнең йөк машиналарын һәм юлчы транспортын тартып ала. Алар машина паркы, калган җирле логистик ширкәтләрнең җитәкчеләренә һәм хуҗаларына килеп үз боерыкларын үтәргә мәҗбүр итә диелә.

"Кешеләргә шантаж алымнарын кулланалар, аларга туганнарын үтерү һәм җәфалау белән яныйлар. Вакытлыча оккупацияләнгән Кырымда һәм Русиядә рейслар өчен, булган транспортларын һәм хезмәткәрләрен кулланырга мәҗбүр итәләр. Мөгаен, шул рәвешле җирле тауарлар һәм урланган әйберләр чыгарыладыр, шулай ук Херсон өлкәсенә, җирле тауарлар белән чагыштырганда сыйфаты күпкә начаррак һәм бәясе кыйбатрак булган тауарлар кертергә мөмкиннәр. Кырымда оккупация структуралары вәкилләре җирле эшмәкәрәргә килеп, аларны Херсонга сәүдәне җайга салырга мәҗбүр итә. Әгәр эшмәкәрләр баш тартса, аларны үтерү һәм бизнесларында проблемнар чыгуы белән куркыталар", дип белдергән "КрымSOS" идарәсе рәисе Денис Савченко.

Әлегә бу мәгълүмат бәйсез расланмаган.

Күптән түгел Роскомнадзор активист Антон Мотолько нигез салган motolko.help сайтын Русиядә томалаган иде. Аерым алганда сайтта урыс гаскәрләренең, СДЭК сервисы аша Беларусның Мозырь шәһәреннән Русиянең төрле шәһәрләренә посылкалар җибәрүе турында тикшерү чыккан булган диелде.

Журналистлар фаразынча, хәрбиләр Русия оккупациясе астында булган шәһәрләрдә украиннарның өйләреннән талап җыйган әйберләрне җибәргән.

Иң зур посылка 450 килограммлык булган, ул Рубцовскига киткән. Аның эчендә инструментлар, музыкаль колонкалар, өстәл һәм чатыр булган. Ике посылканың авырлыгы 200 килограммнан артык, бер генә посылкада да 50 килограммнан азрак әйбер юк, диелә.

Русиянең Украинага сугышы 24 февральдән дәвам итә. Азат ителгән шәһәр һәм авыллардан урыс гаскәрләре чыкканнан соң сивил кешеләрнең күпләп үтерелүе теркәлә. Аерым алганда Русия оккупациясеннән соң, Буча урамнарында мәетләр таралып ятты.

Көнбатышның кайбер лидерлары Русияне ачыктан-ачык хәрби җинаятьләрдә гаепләде. Русия хакимиятләре бу җинаятьләргә катнашы булуын кире кага, бу - "провокация" ди.

Русия Украинада яулап алу сугышы алып баруын кире кага һәм моны "махсус операция" дип атый.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!