Киевта Украина һәм Русия "халыклары дуслыгы" хөрмәтенә куелган монументны җимерделәр

"Халыклар дуслыгы аркасы" 1981 елның ноябрендә, Киевның 1500 еллыгы һәм Совет берлеге оешуның 60 еллыгы уңаеннан куелган.

Киев үзәгендә "Халыклар дуслыгы" аркасы астында Украина һәм Русия "халыклары дуслыгын" символлаштыручы монументны җимерделәр. Русия Украинага каршы сугыш алып барган вазгыятьтә, шәһәр хакимияте шундый күрсәтмә биргән.

Социаль челтәрләрдә 1981 елда куелган ике эшченең бронза сынын җимерүләре төшерелгән фото һәм видео чыкты.

Халыклар дуслыгы аркасы 1981 елның ноябрендә, Киевның 1500 еллыгы һәм Совет берлеге оешуның 60 еллыгы уңаеннан куелган. Арка астында "Украина белән Русиянең кушылуын" символлаштыручы украин һәм урыс эшчесенең ике сыны урнашкан, шулай ук 1654 елда булган Переяслава радасына багышланган күп сыннардан торган төркем дә бар.

Киев мэры Виталий Кличко белдерүенчә, ул монументны соңрак алып атачаклар. Арка үзе калачак, әмма украин байрагы төсләрендә яктыртылачак һәм мөгаен исеме алыштырылачак.

2016 елның язында Украина хакимиятләре арканы да сүтәргә җыенган иде. Әмма, бу эшнең кыйбатка төшәчәген исәпләп, кире уйлады. Ахыр чиктә Русия-Украина мөнәсәбәтләренең өзелүен күрсәтү өчен аның ярылуын күрсәтүче рәсем ясау белән генә чикләнергә булдылар.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, кайбер украин шәһәрләрендә урыс әһелләренең һәйкәлләр җимерелде, шул исәптән шагыйрь Александр Пушкинга куелганы да. Урамнарның һәм башка объектларның исемен алыштыру турында бәхәсләр дә бара.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!