Белгород янында сугыш кирәк-яраклары саклагычында янгын чыккан

Архив фотосы

Янгынны сүндергәннәр, яраланучылар юк. Курски һәм Воронежда шартлау тавышлары ишетелгән.

Белгород өлкәсенең Старая Нелидовка авылы янындагы янгынны сүндергәннәр, яраланучылар юк. Бу хакта төбәкнең гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Потапов хәбәр итте. Элегрәк Telegram-да губернатор Вячеслав Гладков, беренче мәгълүматларга күрә, авылда сугыш кирәк-яраклары саклый торган урынның яна башлавы турында язган иде.

Аңа кадәр губернатор шартлау тавышлары турында сөйләде. Интернетта видеолар чыкты, алардан һавада ут һәм төтен күренә.

27 апрельгә каршы төндә Курскида яшәүчеләр "шартлаулар" ишеткән дип хәбәр итте Курски өлкәсе губернаторы Роман Старовойт.

Беренче мәгълүматларга күрә һава һөҗүменә каршы систем эшли башлаган. Корбаннар, җимереклекләр юк, дип белдерде губернатор һәм тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәргә сүз бирде.

Курскида шартлау тавышлары ишетү турында җирле халык хәбәр иткән. Бу хәбәрләр шәһәр үзәгеннән дә, читтән дә килгән. "КурскCity" басмасы мәгълүматына күрә, Курскида яшәүче хатын-кызга шәһәрнең ашыгыч хезмәтендә һава һөҗүменә каршы систем эшли башлады дип әйткәннәр.

Украина белән чиктән 200ләп чакрым ераклыкта булган Воронежда ике шартлау булган. Губернатор Александр Гусев сүзләренчә, һава һөҗүменнән саклау системы эшли башлаган һәм пилотсыз күзләү очкычын бәреп төшергән. Төбәктә яшәүчеләрнең гомеренә һәм сәламәтлегенә берни янамый, дип язды ул Telegram-да.

Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле, чиктәш төбәкләрнең хакимиятләре даими рәвештә атышлар турында хәбәр итә, моның өчен Киевны гаепли.

1 апрельдә Белгородтагы нефть базасы янды. 12 апрельдә Белгород янында тимер юлга һөҗүм булды. 14 апрельдә Брянски өлкәсе губернаторы Александр Богомаз Украина ягыннан атулар нәтиҗәсендә сигез кеше яраланды һәм 100ләп йорт зыян күрде дип белдерде.

Курски өлкәсе башлыгы һөҗүм итүче ике пилотсыз очкычны бәреп төшерү турында хәбәр итте.

Украина ягы бу гаепләүләрне кире кага.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!