Европа шурасы платформының журналистиканы һәм журналистларның иминлеген яклауга ярдәм итү партнер оешмалары еллык хисабын чыгарды. Ул 2021 елны, шулай ук 2022 елның февралендә Украинага сугыш башланган чорны колачлый.
Хисапны мәгълүмат чаралары иреге мәсьәләләре белән шөгыльләнүче, хөкүмәтнеке булмаган 15 партнер оешма әзерләгән.
84 битлек документта, бу хисап Европа шурасы карашын чагылдырмый дип искәртелә.
Аерым алганда, хисапта Русиянең Азат Европа/Азатлык Радиосына басым ясавына, аның журналистларын эзәрлекләвенә зур игътибар бирелгән.
"2021 ел — журналистларга һәм мәгълүмат чараларына каршы аерым эшләр артуы белән билгеле булды, илдә калган матбугат ирегенең хәле нык начарайды", диелә документта. Анда шул исәптән Азат Европа/Азатлык Радиосының, "Медуза" һәм "Дождь"ның басымга дучар булуы искәртелә.
Хисап авторлары әйтүенчә, "ят агентлар" турындагы канун аерым затларны, журналистларны һәм мәгълүмат чараларын каралту өчен кулланылган.
Текстта әйтелгәнчә, Русия Украинага һөҗүм иткәч, бәйсез мәгълүмат чаралары үз эшләрен туктатырга яки цензурага дучар итәргә мәҗбүр булган.
"Русия федерациясендә мәгълүмат чарасын яки физик затны ят агент дип тану — аларга кыенлыклар тудыручы административ таләпләргә дучар итү, "дошман чит илләр" белән бәйләп, тәнкыйть белдерүгә киртәләр кую һәм аларны дискредитацияләүгә юнәлтелгән", диелә.
Украинадагы сугышны яктыртуга кагылышлы яңа кагыйдәләр һәм кануннар, Русиядә бәйсез журналистиканы юк итеп, бу чикләүләрне катлауландырды дип саный хокук яклаучылар.
Европа шурасының партнер оешмалары Русиянең платформа эшендә катнашудан баш тартуын да тәнкыйтьли.
Моннан тыш, документ авторлары "санитар эш" аркасында мәгълүмат чараларына һәм журналистларга басым ясалуга игътибар иткән.
Элегрәк Азатлык, әгәр эшчәнлекләре сәяси дип табылса, чит илдән финанслау алмасалар да, затларны һәм сәүдәгә корылган оешмаларны ят агент дип танырга тәкъдим ителүе турында язган иде.
15 партнер оешманың хисабында Европа шурасы әгъза-илләрендә мәгълүмат чаралары иреге нинди хәлдә булуына бәяләмә дә бар, аны журналистлар иминлеген яклаучы платформаның оештыручы партнерлары бергә туплаган.
Европа шурасы бу эшчәнлекне 2015 елда, матбугат иреген яклаучы, хөкүмәтнеке булмаган халыкара оешмалар һәм журналистлар берләшмәләре белән берлектә, Европа шурасы әгъзалары булган илләрдә мәгълүмат чараларына һәм журналистларның иминлегенә җитди янаулар турында мәгълүмат җыю һәм тарату максаты белән оештырды.
Платформада даими рәвештә Европа шурасы әгъза илләрендә журналистларга һәм журналистикага янаулар турындагы мәгълүмат, шулай ук илләрнең бу хәбәрләргә җавабы басылып килә.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!