"Газпром" Болгарстанның "Булгаргаз" һәм Польшаның PGNiG газ ширкәтләренә газ җибәрүне тулысынча туктатты. "Газпром" моны аларның газ өчен рубль белән түләмәвенә бәйләп аңлата.
Бу хәбәрләрдән соң Европада газ бәяләре 21 процентка артты һәм 1000 шакмак метр газ бәясе 1350 долларга җитте. "Газпром" шулай ук Болгарстан һәм Польша, газ транзиты илләре буларак, газ торбасыннан үзләренә газ алса, газ үткәргечкә газ җибәрү шул ук күләмдә киметеләчәк дип тә кисәтте.
Мәскәүнең газ өчен рубль белән түләү таләбе символик мәгънәгә генә ия, Көнбатышта газ алучы ширкәтләр барыбер валюта белән түләргә тиеш.
Көнбатыштан килгән валютаны "Газпромбанк" барыбер рубльләргә алыштыра. Кремль исә Көнбатыш илләренең валютаны үзләре рубльгә алыштырып түләвен тели. Әмма күп кенә илләр Русиянең рубль белән түләү таләбен үтәү Кремль басымына бирешү дип саный.
26 апрельдә Польша хөкүмәтенең стратегик энергия инфраструктурасы вәкиле Пётр Наимской Варшауның газ өчен Мәскәүгә рубль белән түләргә җыенмавын белдерде.
Болгарстан икътисад министрлыгы белдерүенчә, Русия газ өчен килешү шартларын бозып түләүне таләп итә.
1 апрельдә Русия президенты Владимир Путин хөкүмәт "дус булмаган" илләр дип таныган илләр газ өчен рубль белән генә түләргә тиеш дигән карар чыгарды.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!