Европа берлеге Украинага пошлина түләмәү мөмкинлеге бирергә ниятли

Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен һәм Украина президенты Владимир Зеленский

"Бу чаралар сәүдәгә этәргеч булачак һәм Украина икътисадына яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу сугышта җиңү һәм сугыштан соң тернәкләнү өчен бик мөһим", дип искәртә Европа комиссиясе башлыгы урынбасары Валдис Домбровскис

Русия Украинага каршы сугыш алып барган вазгыятьтә, Европа комиссиясе Европа берлегенә кертелгән украин продукциясенә барлык пошлиналарны һәм квоталарны вакытлыча гамәлдән чыгаруны хуплады.

"Бу чаралар сәүдәгә этәргеч булачак һәм Украина икътисадына яшәргә мөмкинлек бирәчәк. Бу сугышта җиңү һәм сугыштан соң тернәкләнү өчен бик мөһим. Бу – Европа берлегенең авыр вакытта Украинага ярдәм итәргә ниятләвен күрсәтә", дип язды Европа комиссиясе башлыгы урынбасары Валдис Домбровскис.

Украина президенты Владимир Зеленский, Еврокомиссия рәисе Урсула фон дер Ляйен белән бу карарның нечкәлекләре турында фикер алышуын хәбәр итте һәм Украинаның Европа партнерларына рәхмәт белдерде.

Еврокомиссиянең карары Европарламент һәм Европа берлегендәге барлык 27 ил-әгъзаның хөкүмәте тарафыннан хупланырга тиеш.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!