Украина Русия һөҗүмнәренең артуын белдерде

Луһански өлкәсе. 26 апрель, 2022 ел

Украина баш штабы мәгълүматына күрә, Николаев һәм Кривой Рог юнәлешләрендә хәрби хәрәкәтләр активлашуы көтелә.

Русия Украинада һөҗүм темпларын арттыра. Бу хакта 27 апрельдә Украина саклану министрлыгы вәкиле Александр Мотузяник белдерде. Аның сүзләренчә, Русия гаскәрләре барлык юнәлешләрдә дә диярлек интенсив атышлар алып бара. Аеруча Харьков һәм Донецки өлкәләрендә актив хәрби һөҗүмнәр бара.

Украина саклану министрлыгы мәгълүматынча, Русия гаскәрләренең төп максаты – фетнәчел Донецки һәм Луһански өлкәләрендә тулысынча контроль урнаштыру (Русия аларны бәйсез "халык республикалары" дип атый), шулай ук аннексияләнгән Кырым ярымутравына җирдән коридор ачу.

Русия гаскәрләре Азов диңгезе яр буен контрольгә алды, әмма чынлыкта коридор әлегә юк, чөнки булган юллар Мариуполь аша уза, ә бу шәһәрнең бер өлеше элеккегечә украин гаскәрләре контролендә.

Фронт белешмәләренә күрә, Русия гаскәрләре Донбасста – Славянски, Краматорски, Северодонецки шәһәрләре тирәсендә украин көчләрен чолгап алырга тырыша.

Алар төньяктан – Харьков өлкәсеннән һәм көньяктан – Запорожски өлкәсеннән берьюлы һөҗүм итә. Шулай да алга китү темплары зур түгел. Бер ай эчендә урыс гаскәрләре якынча 20-30 километрга алга китте, ә кайбер юнәлешләрдә алга китеш бөтенләй булмады.

Украина баш штабы мәгълүматына күрә, Николаев һәм Кривой Рог юнәлешләрендә хәрби хәрәкәтләр активлашуы көтелә.

Русия саклану министры Сергей Шойгу урыс гаскәрләрен Киевтан күчергәннән соң, төп бурыч – Донецки һәм Луһански өлкәләре җирләрен алу дип белдергән иде.

Шушы көннәрдә генә Русия генералларының берсе "махсус операция" дип аталучы сугышның бу этабының саллырак бурычлары: Донбассны гына түгел, Молдованың фетнәчел Днестр буе төбәгенә кадәр, Украинаның бөтен көньягын басып алу турында әйткән иде.

27 апрельдә Одесса өлкәсенең көньягын Украинаның башка җирләре белән тоташтыручы Днестр елгасы аша салынган тимер юл һәм машина күперенә тагын ракет һөҗүме булды, күпергә зур зыян килде.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!