Германия парламенты Украинага авыр кораллар бирүне хуплады

Украинага "Леопард" танкларын да җибәрү тәкъдим ителә

Германия парламенты Бундестаг Украинага авыр хәрби техника җибәрүне хуплап тавыш бирде. 28 апрельдә узган утырышта депутатлар Украинага хәрби ярдәмне мөмкин булган барлык юллар белән дәвам итәргә кирәк дип карар итте. Бу турыда DW белдерә.

DW моны "тарихи" карар дип атый. Германия, хәрби низаглар барган төбәкләргә корал җибәрү сугышны көчәйтә генә дип, элек мондый адымнардан гел тыелып килә иде.

Бу юлы исә корал җибәрүгә бары "Сул фирка" һәм мондый адым "сугыш игълан итүгә якын" дип белдергән популист "Германия өчен альтернатив" фиркасе депутатлары гына каршы тавыш бирде.

Әле берничә көн элек кенә Германия канцлеры Олаф Шольц, Русия моны НАТОның низагка кушылуы буларак кабул итәргә мөмкин дип, Украинага авыр хәрби техника җибәрүне бик хупламавын әйткән иде. Япониягә рәсми сәфәргә китү сәбәпле, ул бүгенге тавыш бирүдә катнашмады.

Русиянең һөҗүменә каршы тору өчен Украинага күп кенә илләр корал белән ярдәм итеп килә. Соңгы атналарда Киевка авыр хәрби техника тапшыру турында да карар иттеләр.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!