Володин Русиядә "дустанә булмаган илләрнең" бизнес активын "тартып алырга" тәкъдим итте

Вячеслав Володин

Моңа кадәр “Бердәм Русия” фиркасе Русиядән китүче чит ил ширкәтләренең активын алачагын белдерде.

Русия Дәүләт думасы рәисе Вячеслав Володин Русиядә "дустанә булмаган илләрнең" бизнес активын дәүләт хисабына хосусыйлаштырырга тәкъдим итте. Моны ул АКШ Вәкилләр Пулаты кабул иткән канун өлгесенә каршы җавап була ала дип саный. Моңа кадәр Америка конгрессының түбән пулаты вәкилләре "Русия ширкәтләре һәм ватандашларының туңдырылган активларын Украинага тапшырырга рөхсәт итүче" канун өлгесен кабул иткән иде.

"Үзәк банк җавап йөзеннән чит ил инвесторларына безнең финанс системыннан акчаларны чыгаруны тыйды. Аерым бәяләмәләргә караганда, сүз 500 млрд доллар турында бара. Без җавап бирә алабыз", дип белдерде Володин.

Моңа кадәр "Бердәм Русия" фиркасенең генераль шурасы секретаре Андрей Турчак Русия базарыннан китү турында игълан иткән чит ил ширкәтләренең милкен дәүләт хисабына хосусыйлаштырырга тәкъдим итте.

Шуннан соң думаның хакимият фиркасе депутатлары канун өлгесе әзерләде. Ул Русиядән китүче чит ил ширкәтләренең тышкы идарәгә күчүен күзаллый. Сүз икътисади сәбәпләрсез, "Европа һәм АКШның Русиягә каршы кәефенә нигезләнгән", Русия икътисады тотрыклыгына йогынты ясаган ширкәтләр турында бара диелде.

Чит ил ширкәтләренең активын мәхкәмә аша гына тартып алачаклар дип әйтелде. Тышкы идарәгә активның 25 процент өлеше "дустанә булмаган илләр" кешесендә булган һәм Русия икътисадына "сизелерлек йогынты ясаган" ширкәтләр эләгергә мөмкин.

Русия думасының мөлкәт мәсьәләләре комитеты 11 майга кадәр канун өлгесенә бәяләмәләр җыячак.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!