Хокук яклаучылар Русиядән күчеп китүчеләрнең туганнарын ФСБга чакыру очраклары турында хәбәр итте

"Куәт оешмасы вәкилләре аларны туганнарын Русиягә кире кайтарырга үгетли", диелә.

Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләре Русиядән күчеп китүчеләрнең гаилә әгъзаларын сораштыру өчен чакыртып ала һәм алардан туганнарын Русиягә кире кайтырга күндерерүләрен сорый. Бу хакта "Первый отдел" хокук яклау проекты хәбәр итә. Аның әгъзалары мондый биш очрак турында белүен әйтә.

Хокук яклаучылар әйтүенчә, сугыш башлангач, аларга ФСБ җинаять эше ачарга тырышкан кешеләр мөрәҗәгать итә башлаган. Бу кешеләргә ФСБхезмәткәрләре оператив-эзләү чаралары уздырган, әмма әлегә гаепләү белдермәгән диелә.

"Первый отдел" искәртүенчә, мондый кешеләргә куәт оешмасы вәкилләре сүз белән генә хыянәтчеләрне, шымчыларны һәм "Украина иминлек хезмәтенә булышучыларны" эзләүләрен әйткән. Шуннан соң бу кешеләрнең күпчелеге Русиядән чыгып китә алган.

"Әмма хәзер аларның туганнарын ФСБга әңгәмә корырга чакыра башлаганнар. Куәт оешмасы вәкилләре гаилә әгъзаларын сораштыру өчен чакыра һәм аларны туганнарын Русиягә кире кайтарырга үгетли. Күрәсең, кемдер "шымчыларны" эзләве өчен хезмәтендә югарырак күтәрүләрен телидер", диелә хокук яклаучылар хәбәрендә.

24 февральдә Путин фәрманы белән Украинага сугыш башлангач, бу сугышка каршы булучы һәм иминлек эзләүче журналистлар, активистлар, танылган затлар, түрәләр һәм гади кешеләр дә Русиядән башка илләргә күчеп китә башлады. Азатлык андыйлар турында даими язып тора.

Аерым алганда, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хатыны эколог-активист Юлия Фәйхрахманова белән Төркиягә күченде.

Башкортстан активисты, Куштауны яклауда актив катнашкан Рөстәм Салаватов та сугыш башланганнан соң гаиләсе белән Төркиягә китеп урнашты.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!