Тынычлык яклылар Русиядә үз карашын нинди ысуллар белән белдерә

Казанның Бауман урамында сугышның беренче көнендәге язу

Украинага каршы сугышның 70нче көне бара. Мәскәүнең бу агрессиясе Русия халкының тормышын нык начарайтса, илгә фронттан табутлар агылса да, 29 апрельдә Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) 24 февральдә сугыш башларга фәрман биргән президент Владимир Путин гамәлләрен хуплаучылар 80ләп процент булуын белдерде. Әмма сугышның беренче көненнән үк тынычлыкны яклап Русиядә күптөрле протест чаралары да уза тора. Сугышка каршыларны җәзалау өчен Русия думасы тагын да кырысрак канун чыгарды. Ул арада тынычлык тарафдарлары да яңадан-яңа көрәш ысуллары уйлап чыгара. Азатлык русияләрнең тынычлык өчен ничек көрәшүе турында күзәтү әзерләде.

Урам җыеннары, пикетлар

Сугышның беренче көнендә үк Русия шәһәрләрендә, шул исәптән Казан белән Уфада да кешеләр протест белдерергә чыкты һәм ике республика башкаласында да дистәләгән кеше тоткарланды.

Казанда Украина сугышына каршы чыгучыларны тоткарладылар

Казанның Бауман урамында әлеге чара башланганчы ук "Сугыш бетсен" дигән язулар барлыкка килде. Русия буйлап иң күп кеше катнашкан һәм тоткарланган җыеннар сугышның беренче атналарында булды һәм 4 мартта Русия думасы бу чараларда катнашучыларга җәзаларны кырыслаткач, алар сүрелә төште. Шулай да ОВД-Инфо 1 майда Русия шәһәрләрендә тынычлыкны яклап урамга чыккан 200дән артык кешенең тоткарлануын теркәгән. ОВД-Инфо теркәп барган мәгълуматларга караганда, сугыш башыннан бирле Русия хакимиятләре аңа протест яки украиннарга теләктәшлек белдергән дип санаган 15440 кешене тоткарлаган.

24 апрель, православларның Олы көнендә Уфа блогеры Аника Ти тынычлык күгәрчене сурәтләнгән рәсем тотып, шәһәрнең Мәрьямана чиркәве янына сугышка каршы ялгыз пикетка чыкты. Ул үзенең Инстаграмында язуынча, пикетның максаты "яхшы кешеләргә үзләренең ялгыз булмавын күрсәтү". Узып баручылар "аптырап калган", ә дәүләтнең БСТ телеканалы аны "100500 метр" урап узган. Полиция аны тоткарламаган.

Кеше күрә торган урыннардагы язулар

Сугышның беренче сәгатьләрендә үк узып баручылар күрә торган төрле урыннарда аңа каршы язулар барлыкка килде. Алар Казанның Универсиада авылында да күренде. "Сугыш бетсен", "Сезнең һәм безнең азатлык өчен", "Аннексия кирәкми! Путин кирәкми! Сугыш кирәкми!" кебек шигарләр язылган иде. Бераздан ул плакатлар юкка чыкты.

Универсиада авылындагы плакат. 24 февраль 2022

Ә Казанның Мәскәү районы Колахмәтов урамында карга язылган "Сугыш ул — үлем һәм фәкыйрьлек" дигән сүзләрне аннан үтеп йөрүчеләр берничә көн буе күреп узган.

Шулай ук Казанда сугышка каршы төрле стикерлар ябыштырулар башланды.

Ачык хатлар, мөрәҗәгатьләр, петицияләр

Хокук яклаучы Лев Пономарев 24 февральдә Украинада сугышка каршы чыгарган петицияне 1 млн 241 меңнән артык кеше имзалады. Петиция авторлары сугышны туктатуны һәм Русия гаскәрләрен Украинадан чыгаруны таләп итте.

Төрле һөнәр ияләре, галимнәр, студентлар, оешмалар Украинага каршы агрессияне туктату таләбе белән Русия хакимиятенә меңнәрчә кеше имзалаган ачык хатлар белән мөрәҗәгать итте. Русиядә сугышка каршыларга кырыс җәзалар кануны чыккач ул мөрәҗәгатьләрнең күпчелеге интернеттан алынды.

БУ ТЕМАГА: Рияз Исхаков: "Тынычлык – ул сугыш, белмәү – көч" дип ышандыралар

Социаль челтәрләр

Интернетта #НетВойне дигән һештег популярлашып китте.

Башка татар язучылары бу сугыш темасына кагылмаска тырышканда шагыйрь Фәнил Гыйләҗи үзенең тынычлык яклы кыю шигырьләрен интернетка өсти баруы белән игътибарны җәлеп итте.

Уфадан кинорежиссер Рияз Исхаков Русия кинематографистлар берлеге әгъзаларының күпчелеге сугышны яклавын ачыклагач, 26 февральдә берлектән чыгуын игълан итте һәм даими рәвештә Facebook-та сугышка каршы постлар чыгарып килә.

Кибет, акча

Казан супермаркетларының берсендә сугышка каршы активистлар кайбер азык-төлек язуларын алыштырды. Мисал өчен, каһвәнең 400 сумлык бәясе янына "Русия армиясе Мариупольдәге сәнгать мәктәбен бомбага тотты. Анда 400ләп кеше качкан булган" дигән мәгълүмат өстәлгән.

Сугышка каршы көрәшүче феминистлар Telegram-каналының (Феминистское антивоенное сопротивление) Сарытауда яшәүче бер укучысы сугышка каршы шигарләрне акча аша тарату турында яза. Ул бер кибеттә "Сугыш бетсен" дип язылган акча белән түләгән, һәм сатучылар язуны күреп алган. Иминлек хезмәткәрләрен чакырырлар дип курыкса да, сатучылар аңа хуплау гына белдергән. Канун нигезендә, акчалар ниндидер ят язулы булса да, түләүгә яраклы санала.

Инсталляцияләр

"Весна" хәрәкәте активистлары, Киев өлкәсендәге Буча шәһәрендә Русия хәрбиләренең тыныч кешеләрне күпләп үтерүен искә алып һәм протест белдереп, вакыт ягыннан чикләнмәгән протест чарасы игълан итте. Ул төрле урыннарда корбаннар турында язу белән тәреләр, табутлар, чәчәкләр куярга чакырды һәм мондый протест ысулын төрле шәһәрләрдә яшәүче башка кешеләр дә хуплады.

Шундый чараны феминистлар да оештырды һәм аларга дистәләрчә шәһәрдә, шул исәптән Казан, Чаллы, Уфада яшәүчеләр дә кушылып, үз чаралары турында фотолар җибәрде.

Әлеге каналда Ураза бәйрәме уңаеннан татарча язылган котлаулар да сугышка протест белдерә иде.

Перформанслар

Түбән Тагилда яшәүче рәссам Алиса Горшенина, төрле телләрдә "тынычлык" дип язылган күлмәк киеп, перформанс оештырды.

Бу аның сугышка каршы беренче генә перформансы түгел. Элегрәк ул "Кирәмки безгә сугыш" дигән сүзләр язылган зур кара тасма белән күренгән иде.

Киенү, бизәнү

Мәскәүдә Юлия Елисеева тырнакларын Украина әләме төсләренә буяп һәм "Сугыш бетсен" дигән язулы букча күтәреп Кызыл мәйданга чыккан булган, һәм полиция аны тоткарлап, Русия армиясен дискредитацияләүдә, урам чарасында катнашу кагыйдәләрен бозуда гаепләгән.

Полиция зәңгәр һәм сары төсләрнең янәшә булуына хәзер бик нык игътибар итә.

"Сәяси агитация чарасы" дип танылган башмаклар

6 мартта Мәскәүдә бер кеше протест белдерергә дип түгел, ә 8 март бәйрәменә хатынына һәм кызына бүләкләр алырга дип ГУМга шул төсләрдәге аяк киеме белән барган булган. Полиция аны тоткарлап урам чараларында катнашу кагыйдәләрен бозу турында протокол төзегән. Ирнең адвокаты Илья Уткин әйтүенчә, полиция аның башмакларын "сәяси агитация чарасы" дип бәяләгән.

Эш урынындагы мөмкинлекләр

Русиянең "Победа" һава ширкәте очкычы командиры, юлчыларга мөрәҗәгать итеп, Украинадагы сугышка каршы булуын әйтте. "Украинага каршы сугыш — җинаять. Аек фикер йөртүче һәркем мине хуплар һәм бу сугышны туктату өчен барын да эшләр дип уйлыйм. Бу сугыш безгә кирәкми!" диде ул, юлчыларга мөрәҗәгать итеп.


Иң зур шау-шу чыгарган һәм күпләрнең игътибарына эләккән шундый эш урынындагы протест чарасы "Беренче канал" мөхәррире Марина Овсянникованыкы булды. 14 март кичендә "Время" тапшыруы эфирында ул "No war. Остановите войну! Не верьте пропаганде! Здесь вам врут!" Russians against war" дип язылган плакат күрсәтте.

Сугыш башлангач күп кенә медиа әһелләре Кремль пропагандасы өчен эшләүдән туктарга булды. ТНВда 2006 елдан бирле эшләгән, тапшырулар алып баручы булган Лилия Гилдеева да эшеннән китте. Чит илгә киткәч ул "Башта киттем, болай гына җибәрмәсләр дип курыктым, аннан эштән китү турында гариза яздым", дип белдерде.

Болар Русиядә сугышка каршы протест белдерү ысулларының игътибар җәлеп иткән кайберләре генә. Ә сезнең сугышка нинди ысуллар белән протест белдерү очракларын күргәнегез бар? Ул турыда мәгълүматыгызны түбәндәге форумда яза аласыз.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!